Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җиһанов исемендәге конкурста

Алексеевск балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Раида Шәйдуллина Нәҗип Җиһанов исемендәге яшь пианистларның 6нчы ачык конкурсы дипломанты булды. Яшь талантлар смотрының икенче катнашучысы, 5нче сыйныф укучысы Маша Турушкина да үз программасын ышанычлы төстә тәкъдим итте. Республиканың һәр ике ел саен уза торган иң дәрәҗәле конкурсларыннан берсе быел композиторның 100 еллык юбилеена...

Алексеевск балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Раида Шәйдуллина Нәҗип Җиһанов исемендәге яшь пианистларның 6нчы ачык конкурсы дипломанты булды. Яшь талантлар смотрының икенче катнашучысы, 5нче сыйныф укучысы Маша Турушкина да үз программасын ышанычлы төстә тәкъдим итте.

Республиканың һәр ике ел саен уза торган иң дәрәҗәле конкурсларыннан берсе быел композиторның 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелде. Абруйлы жюри (Казан консерваториясе доценты Рэм Урасин, профессор Флора Хәсәнова, консерватория каршындагы махсус мәктәп директоры Александр Михайлов һ.б.лар) 70тән артык талантлы баланы тыңлап, күп төрле критерийлар (тотрыклылык һәм башкаруда хислелек, билгеле бер техника төрләренә, тавышны алып бару сыйфатына ия булу, тәкъдим ителгән программаның катлаулылыгы һәм хәтта берәр әсәрне иҗади башкару) буенча аеруча уңышлыларын билгеләде.
Беренче турда бик яхшы уйнавы Р.Шәйдуллинаның (сыйныф җитәкчесе В.Зиннәтуллина) бәхәссез уңышы булды, бу аңа финалга чыгуны тәэмин итте. Катлаулы Бах полифониясен һәм Җиһановның "Зарисовка"сын башкарып, ул жюрины һәм залны җитлеккән техникасы, матур авазы һәм авторның программага кертелгән әсәрләренең төп идеясен ачык аңлавы белән әсир итте. Кулуарларда хезмәт-тәшләр белән сөйләшүләр дә укучы һәм укытучының бәхәссез уңышын расладылар (конкурсның төп контингенты-башкаланың һәм ТРның зур шәһәрләренең музыка мәктәпләре), аны тын да алмыйча тыңладылар.
Машаның уңышы (сыйныф җитәкчесе Т.Гренадерова) уртачарак-киләсе турга ул узмады, тәҗрибәсенең җитенкерәмәве һәм конкурс форматында билгеләнгән өлкән сыйныфлар белән бер төркемдә чыгыш ясау кирәклеге йогынты ясады. Ул төп нәрсәне-таләпчән аудитория каршында чыгыш ясау сәләтен күрсәтеп, педагог биргән барлык бурычларны гамәлгә ашырды. Бу аның төп җиңүенең алда икәнлеген ышаныч белән әйтергә мөмкинлек бирә.
Балалар сәнгать мәктәбе барлык бүлекчәләренең аеруча әзерлекле укучыларының иҗади конкурсларда катнашуын мәктәп администрациясе укыту процессының төп компоненты, дип саный. Яңа биеклекләр яулауда балаларга-уңышлар, ә аларның педагогларына укучылары белән дәресләр вакытында ныклык һәм акыллы түземлелек телик.
* * *
"Пиано-форум"-Кама аръягы төбәгенең балалар музыка мәктәбе вәкилләрен чакырып бераз гадәти булмаган форматта ел саен үткәрелә торган чара Әлмәт шәһәренең музыка училищесында узды. Фортепиано сыйныфларында укыту, педагогларга методик ярдәм күрсәтү максатларында оештырылган бу чара аларга эш тактикасын конкрет укучы белән тикшерергә, ирешелгән нәтиҗәләрне хезмәттәшләренең уңышлары белән чагыштырырга булыша.
Алексеевск балалар сәнгать мәктәбеннән училище педагоглары алдында 1нче һәм 2нче сыйныф укучылары Ксения Куль һәм Азалия Әсфәндиярова (сыйныф укытучылары О.Дерунова) чыгыш ясады. Кызлар шәһәрдәге яшьтәшләре дәрәҗәсендә уйнап, тәҗрибәле белгечләрнең җылы сүзләренә лаек булдылар, шуның белән укучылары өчен нык борчылган укытучыларын сөендерделәр. Чыгыш ясаганнан соң педагог кирәкле киңәшләр һәм тәкъдимнәр, шулай ук киләсе елда да тыңлап карауга килергә чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев