Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗат һәм сәнгать атналыгы

4нче мәктәп-балалар бакчасында иҗат һәм сәнгать фән атналыгы үткәрелде.

Атна дәвамында һәр сыйныфта "Алтын көз" рәсемнәре, яшелчә һәм табигый материаллар, көзге яфраклар аппликацияләре конкурс-күргәзмәләре үткәрелде. Мәсәлән, 3нче сыйныф укучысы Әнәс Мирзагалиев әнисе Резидә белән көзге коры яфраклардан бик матур букет җыйганнар, Альбина Яһудина балаларга тәкъдим ителгән барлык конкурсларда катнашты. Укытучысы Галина Иванова җитәкчелегендә ул көзге пейзажны рәсемгә төшерде, кишердән Жираф һәм "Әкияттә кунакта" аппликациясен әзерләгән иде. Ә 3нче сыйныф укучысы Иркә Шәйхетдинова әнисе Гөлия белән агачтан "Өйчек" ясаган, гөмбәләр бәйләгән, "Әкият персонажлары" темасына аппликацияләр һәм көзге яфраклардан гербарий ясаган иделәр. Кызның сыйныф җитәкчесе Фирая Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, аның әнисе дә мәктәп, район конкурсларында гына түгел, ә хәтта федераль һәм халыкара конкурсларда да катнашып, җиңү яулый. Августта һәм сентябрьдә, мәсәлән, алар "Яраткан китапларың битләре буйлап" Бөтенроссия иншалар конкурсында һәм "Компьютер графикасы" Бөтенроссия конкурында, шулай ук Мисыр оештырган "Кеше хокукы өчен" Халыкара конкурсының "Проза" номинациясендә җиңүгә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев