Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Игътибар үзәгендә – гаилә

"РИТЕК" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларының 3нче конкурсында "Мәдәният һәм спорт", "Шәфкатьлелек" номинацияләрендә "Красный восток" авыл мәдәният йорты директоры Светлана Некрасова һәм Алексеевск китапханәләр системасының 4нче филиалы - авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Татьяна Счастлива призерлар булды. "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" чарасы конкурсында катнашкан Светлана Некрасова...

"РИТЕК" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларының 3нче конкурсында "Мәдәният һәм спорт", "Шәфкатьлелек" номинацияләрендә "Красный восток" авыл мәдәният йорты директоры Светлана Некрасова һәм Алексеевск китапханәләр системасының 4нче филиалы - авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Татьяна Счастлива призерлар булды.

"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" чарасы конкурсында катнашкан Светлана Некрасова 210 мең сумлык Грант отты. Әлеге акча төп максаты гаилә җепләрен, ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен,тугрылыгын ныгыту булган чаралар проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. Моннан тыш, балаларны гаилә тормышы кыйммәтләренә һәм традицияләренә, аларның иҗади сәләтен үстерүгә җәлеп ителгән кайбер чаралар үткәрүне күздә тота. Шуның нигезендә "Мәхәббәт һәм тугрылык" дигән баш астында мәнфәгатьләр буенча клуб, шулай ук китаплар һәм журналлар уку, мәдәни һәм халык традицияләрен өйрәнү һәм үстерү, балаларны һәм яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләү, рус халкының фольклорын һәм төрле милләтләр мәдәниятен өйрәнү өчен шартлар булдыру планлаштырыла. Мәдәни-агарту учреждениесенең яшьләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе нәти-җәсендә яшьләрдә җәмгыятьнең ячейкасы булган гаиләгә җаваплы караш формалаштырылачак, өлкән буын тәҗрибәсен һәм традицияләрен үзләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мөмкин-леге барлыкка киләчәк.
"Пчелка" тәр-биягә бала алучы гаилә клуб-берләшмәсе" проектын эшләүче Алексеевск китапханәләр системасының 4нче филиалы - авыл китапханә-сенең әйдәп баручы китапханәчесе Татьяна Счастлива, үз чиратында, 150 мең сумлык Грант яулады. Проект нигезендә ул асрамага алынган балалар өчен клуб-берләшмә төзүне һәм бала алучы гаилә әгъзаларының мәгълүмати, белем бирү, тәрбияви, агарту, социаль һәм мәдәни-ял вакыты эшчәнлеген күздә тотучы максатчан эзлекле эш алып баруны планлаштыра, бу, автор фикере буенча, ата-аналар һәм балалар арасында үзара бәйләнешне тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев