Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

КЕШЕ КИТӘ – ҖЫРЫ КАЛА

"Жиңел түгел, тормыш мәшәкатьле, Ләкин үзе биргән сәләт белән Күтәргәндер илне, авыл баласын!" Зәки Нәбиулла Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере...

27 апрель көнне сәгать 10да авылыбызның мәдәният йортында 2005 елның декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән Мостафин Мәсгут абыйның якты истәлегенә багышланган бик матур кичә булды. Әгәр дә ул исән булса, аңа быел 79 яшь тулган булыр иде.


Кичә бик матур сәхнәләштерелгән күренештән башланып китте. Бәйрәмне Рәфидә апа Гатина алып барды. Мондый кичәнең әле авылыбызда тәүге тапкыр үткәрелүе иде. Безнең максатыбыз - авылыбызда яшәп, эшләп, үзенең фидакарь хезмәтен, тырышлыгын куеп бакый дөньяга күчкән авылдашыбызны искә алу, аның якты истәлеген мәңгеләштерү, яшь буынга җиткерү. Бу - авылыбызның традицияләрен саклау, буыннарны очраштыру, ата-аналарны олылау буларак та мөһим. Кичәбезнең төп шәхесе - шушы авыл җирлегендә гомер кичереп, беркайчан да зарланмыйча, барына да риза булып, гомер буе намус белән хезмәт итеп, безнең арадан китеп барган авылдашыбыз Мәсгут абый Мостафин. Ул яши белеп яшәп, үзеннән соң киләчәк буынга эз салып калдырган шәхес. Аның турында сөйләр сүзләр, искә алырлык якты хатирәләр күп. Шулай булмаса, әлеге кичәгә аның якыннары, балалары, оныклары, авылдашлары, хезмәттәшләре җыелмас иде.


"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халкымның дөньясын", дип язган бөек шагыйребез Г.Тукай. Хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, үзең дә халык тарафыннан сөелерсең, халыкның мәхәббәтен казанырсың. Мәсгут абыйга атап язылган төсле бу шигырь юллары. Мәсгут Хизбулла улы 1935 елда Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында дөньяга килгән. Шактый мәшәкатьле тормыш юлы үтәргә туры килә сугыш чоры балаларына. Сугыш Мәсгут абыйларның да гаиләсен читләп үтми. Ачлыгын, ялангачлыгын да кичерәләр алар. Шундый авыр балачак кичергән Мәсгут ага ничек нечкә, җор күңелле булып кала алды икән?


Сүз Мәсгут абыйның бертуган сеңелесе Зөлкария апага бирелде.


- Абыем изге күңелле кеше иде. Ул минем өчен әти дә, әни дә булды. Әтине мин күрмәдем дә, ә әнием бик яшьли үлеп китте. Бөтен серләремне аның белән уртаклаша идем. Чаналар белән күрше авылларга концертлар куеп йөри идек. Мәсгут абый җыр-моңга гашыйк кеше иде. Клубта эше бик авыр, ләкин авыр булса да яратып, намус белән башкарды ул.Сәхнәдә аңа ярдәм итүчеләр күп булды. Алар авылның йөзек кашлары иделәр. Аларга саулык, сәламәтлек бирсен Ходай. Абыемның рухы шат булсын. Шул чорда бергә эшләгән хезмәттәшләрен искә алды Зөлкария апа һәм аларга рәхмәт йөзеннән чәчәкләр таратты. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.


Мәсгут абый бәхетне читтән эзләп йөрүчеләр рәтеннән түгел. Туган авылында 10 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, махсус музыкаль белеме булмауга да карамастан, музыкага, җырга-моңга булган сәләте аны авыл мәктәбенә җыр укытучысы буларак алып килә. Шул уңайдан бергә эшләгән Рәисә апа Зариповага сүз бирелде:


- Без Мәсгут абый белән мәктәптә 35 ел бергә хезмәт куйдык. Мин аны хөрмәт итә идем. Аның кызы Фирая миндә укыды. Шуңа күрә ул мине якын күрде. Мин аның турында бары тик яхшы фикердә. Ул намуслы кеше, өендә дә аның һәрвакыт тәртип иде. Ул чәчәкләр үстерергә ярата иде. Күп итеп кабаклар үстерә, аларга һәр көнне су сибә иде. Мәсгут абый безнең хәтеребездә мәңге сакланыр. Ул изге кеше иде. Урының оҗмахта булсын, Мәсгут абый.


Укучысы Айсылу апа Сәйфетдинова да берничә сүз әйтте:


- Мәсгут абый бик күңелле кеше иде. Сөйләсәң, бик күп сөйләргә була. Ул эшен һәрвакыт белеп, ышаныч белән башкарды, вазифасына җаваплы карады һәм һәрвакыт көләч йөзле кеше иде. Аның кайгысы да, шатлыгы да тирә-юньдәгеләр белән уртак булды. Аның бер сыйфаты бар иде. Ул кая гына бармасын, кайда гына йөрмәсен, яңалык алып кайтырга омтыла иде. Аның бармак калынлык җыр дәфтәре бар иде. Ул дәфтәренә яңа җырлар яза, шигырьләр туплый иде. Ул заманда хәзерге кебек интернет булса, Мәсгут абый безне тагын нишләтер иде икән?


Мәсгут абый 40 еллап гомерен мәдәният өлкәсенә багышлады. Кабинетка нур булып балкып килеп керә иде. Җыелышларда еш искә төшерәбез без аны, - дип искә алды Рәфидә апа.


Сәхнәгә берәм-берәм бөтен татар авылларыннан да Мәсгут абый белән бергә эшләгән хезмәттәшләре күтәрелде, алар үзләренең якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Бергә булган кызык хәлләрне искә төшерделәр. Гомумән, аны бары тик яхшы яктан гына искә алдылар. Мәсгут абыйның якты истәлегенә концерт номерлары башкардылар.


Мәсгут абый һәрвакыт халык арасында булды. Өздереп гармун уйный, матур итеп җырлый, буш вакытларында җырлар, шигырьләр иҗат итә иде. Ямьле сабан туйлары дисеңме, төрле концертлар, кичәләр, яшьләр туйлары, тантаналы юбилейлар, район, республика күләмендә уздырылган чаралар дисеңме - барысының да үзәгендә Мәсгут ага иде, - дип сүзен дәвам иттерде Рәфидә апа. Инде шул елларда җирле үзидарә сәркатибе булып эшләгән Гөлкәй апа үзенең истәлекләре белән уртаклашты:


- Без бүген Мәсгут абыйны искә алу кичәсенә җыелдык. Мин Урта Тигәнәледә туып-үстем. Шул вакытта Мәсгут абый концертлар белән безнең авылга төшә иде. Аннары язмыш мине дә Зур Тигәнәле авылына алып килде. Мин аңа соклана идем. Аңарда моң яңгырап тора иде. Безнең туйны да ул үткәрде. Шуннан соң мин аның уң кулына әйләндем. Бергә концертлар куеп йөрдек. Бик күңелле яшәдек. Аның якты истәлегенә багышлап, "Син сазыңны уйнадың" җырын бик матур итеп башкарды Гөлкәй апа.


Мәсгут абый ишле гаиләдә үсә. Кечкенәдән үк гармунда уйный. Алай гына түгел, абыйсына дип алып кайткан гармунны урлап диярлек уйнарга өйрәнә. Гармунга, җырга-моңга мәхәббәт Мәсгут абыйга әтисе ягыннан күчә. Әтисенең бертуганнары барысы да диярлек гармунчылар булган. Мостафиннар элек-электән авылның сандугачлары булып саналганнар.


Сүз Тигәнәле авылының хөрмәтле кешесе, ветераннар оешмасы рәисе Гөлсирә апага бирелде. Ул үзенең сүзен яшь вакытта Мәсгут абый белән бергә җырлаган җырны искә төшереп башлады:


- Мәсгут абый белән күп еллар бергә эшләдек. 16 яшемнән мәктәп китапханәсенә эшкә килдем. Аннан соң авыл китапханәсендә эшләдем. Тик тормадык. Чараларны бик күңелле итеп үткәрә идек. Агитбригадалар белән концерт куеп йөрдек. Мин шигырь сөйли идем, аннан соң әкренләп биергә дә өйрәндем. Кем нәрсә сөйләсә дә, аның турында сөйләгән сүзләр барысы да дөрес. Мәсгут абый 69 яшендә арабыздан китеп барды. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын. Сүзен Мәсгут абыйга дога булып ирешсен дип, мөнәҗәт җырлап тәмамлады.


Экранда - Мәсгут Хизбулла улының тормыш мизгелләрен, авыл халкы тормышын хәтердә яңарткан фотолар, аның моңлы тавышы яңгырап торды, иҗат юлын чагылдырган видеофильмнан өзекләр күрсәтелде.


Авыл җирлеге башлыгы Рашат абый сүз алды:


- Мәсгут абыйны мин хөрмәт итә идем. Ул олыларны олы, кечеләрне кече итә белә иде. Авыл халкы белән җырлап, биеп йөрде, ләкин, ни кызганыч, арабыздан бик иртә китте...


Минем дә Мәсгут абый турында берничә сүз әйтәсем килә. Ул минем остазым иде. Кая гына бармасын, кечкенә вакыттан ук ул мине үзе белән йөртте. Район сәхнәсенә дә ул менгезде. Ул матур итеп гармунда уйный, мин җырлый идем. Безнең бергә төшкән фотолар да бар. Моның өчен мин Мәсгут абыйга бик рәхмәтле.


2014 ел Татарстаныбызда Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Мәсгут абый гомеренең күп өлешен Тигәнәле авылының, алай гына да түгел, районыбызның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.


Мәсгут абыйның уңышларында, билгеле, аның гаиләсе зур урын алып тора. Тормыш аңа уңган, булган, сабыр, җитез Сәрия апаны бүләк иткән. Алар шаулатып дөнья көткәннәр, еллар авырлыгына да карамыйча, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар үстергәннәр, киләчәккә өмет белән караганнар. Иңне-иңгә куеп алар 2 малай 1кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, тормыш югалтуларсыз гына булмый, олы уллары - Илдар абый гүр иясе.


Тормышта да сынатмадым, үземә тиң пар таптым, дип язган Мәсгут абый. Мәдәният хезмәткәренең тормыш иптәше булу үзе бер батырлык. Мәдәният хезмәткәрләренең ялы да, бәйрәме дә барысы да клубта. Сүз хатыны Сәрия апага, балаларына бирелде. Алар бу кичәне матур итеп оештыручыларга бик зур рәхмәт әйттеләр.


Кеше фани дөньяга мәңгелеккә килмәгән. 2005 елның декабрендә Мәсгут абыйның вафатыннан соң, Тигәнәле авылы да ятимләнеп калды сыман. Әмма ул халык күңелендә җырлары кебек һаман яши бирә!


Кичә азагында зал тутырып килгән авыл халкына, иганәчеләр Сөниев Илнарга һәм Әхмәтҗәнова Рәзинәгә рәхмәт әйтелде.


Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, ди татар халкы. Кичәне йомгаклап, алып баручы теләге булганнарны Мәсгут абый өстенә зыярәт кылырга чакырды.


Мәсгут абыйның тормышы һәм иҗаты турындагы истәлекләр киләчәк буынны бәхетле итәргә, иманлы, кешелекле итеп тәрбияләргә ярдәм итәр, дип ышанып калам. Үлгәннәрнең каберен дә, кадерен дә белеп яшик! Кирәк, күңелләр сафлансын өчен кирәк икән мондый кичәләр. Бу кичә сәнгать сөючеләрнең хәтерендә озак сакланыр.


Юк, тормыш бетми, тереклек мәңгелек, яшәү матур шулай да. Балалар калганда, кешеләр күңелендә синең турыда күркәм хатирәләр калганда, сине шулай искә алганда - тормыш матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев