Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мендельсон маршы авазларына кушылып...

Күптән түгел никахлашу сараенда 40 елдан артык бергә яшәгән Гадиевлар гаиләсен Мендельсон маршы авазлары астында хөрмәтләп зурладылар, шулай ук тантаналы төстә яңа туган балаларны теркәделәр. Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы белән оештырылган һәм гаилә кыйммәтләренә җаваплы караш формалаштыручы традицияләргә нигезләнгән ир белән хатын мәхәббәте һәм тугрылыгы көне илдә инде бишенче ел...

Күптән түгел никахлашу сараенда 40 елдан артык бергә яшәгән Гадиевлар гаиләсен Мендельсон маршы авазлары астында хөрмәтләп зурладылар, шулай ук тантаналы төстә яңа туган балаларны теркәделәр.

Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы белән оештырылган һәм гаилә кыйммәтләренә җаваплы караш формалаштыручы традицияләргә нигезләнгән ир белән хатын мәхәббәте һәм тугрылыгы көне илдә инде бишенче ел үткәрелә. Бәйрәм әлегә дәүләт статусы алмаса да, Светлана Медведева җитәкләгән оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале булдырды.
Әнә шундый медаль бәйрәм көнендә ирле-хатынлы Гадиевларга тапшырылды. Традиция буенча ир белән хатын Мәртәбәле кунаклар китабында имзаларын калдырды. Шуннан соң гаилә адресына күп теләкләр һәм котлаулар яңгырады. Тәлгать Сәгыйрь улы белән Валентина Александровна үз әти-әниләре үрнәгендә нык һәм тату гаилә төзегәннәр. Хезмәт белән тәрбияләнгән Гадиевлар ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм кулы сузганнар, ике кызлары Лилия белән Эльвираны да кечкенәдән эш сөяргә өйрәтеп үстергәннәр, туган якка, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләргә тырышканнар. Педагогик белем алган кызлары әти-әниләре сукмагыннан китеп, үзләрен кешеләргә кирәкле эшкә багышлыйлар.
Тәлгать Сәгыйровичның хезмәт дәфтәре зур: ул гади эшчедән җитәкчегә кадәр саллы хезмәт юлы үткән: нинди генә эштә, нинди генә постта булуына карамастан, һәрчак объектив карашта булырга тырыша, кешеләргә карата гадел булу, төгәл нәтиҗәләр ясау һәм дөрес карарлар кабул итә белү сәләтенә ия. Үз вазыйфаларына җаваплы караганы өчен күп санлы бүләкләре бар аның. Тәлгатьнең хатыны Валентина Александровна, тумышы белән Чувашстан Республикасынннан. Партия мәктәбен тәмамлаганнан соң ире белән Алексеевск районына кайта, озак та үтми, гаилә башлыгын "Разумовский"совхозына партоешма секретаре итеп эшкә билгелиләр, татарча бер сүз белмәгән яшь ханым татар авылына күчеп кайтып, анда бухгалтер булып эшкә керешә. Тиз арада кешеләр белән уртак тел таба. Игелекле, тыйнак һәм киң күңелле булганга күрә аны хезмәттәшләре дә, күршеләре дә чын күңелдән ярата башлый. Бүген инде Валентина татар телен яхшы белә, татар ашларын бик оста пешерә, милли традицияләрне хөрмәт итә. «Хәзер дә бөтен бәйрәмнәрне -татарныкын да, чуашныкын да бәйрәм итәбез,-дип сөйли ул.-Тату яшибез, башкача була да алмый, чөнки гаиләбез күп милләтле бит».
"Әтием белән әнием Валентинаны тиз генә кабул итә алмадылар,-дип искә төшерә Тәлгать Сәгыйрович. -Озак кына караштырганнан соң, милләте чуаш булуына да карамастан, аны кабул итеп кенә калмыйча, бөтен күңелләре белән яраттылар. Без аларның йөзенә кызыллык китермичә, матур яшәргә тырыштык, үз хезмәтебез белән көн иттек. Мин хатыныма бик рәхмәтле. Чөнки йорт һәм хуҗалык мәшакатьләре күбесенчә аның җилкәсендә бит, үзем әле бүген дә эшемнән туктаганым юк. Тәлгать Сәгыйрь улыннан, тормыш юлдашыгызны сайлаганда ялгышмадыгызмы, моңа үкенмисезме? дигән соравыма : "Һич тә үкенмим, хәер, тормышта барысы да шома гына бармады",-дип җавап бирде ул. Тик бернигә дә карамастан, яраткан хатыны белән алар барысын да бергә кичергәннәр, үзара булышлык, бер-берсенә хөрмәт, ярату аркасында гаиләләрен саклап кала алганнар.
Тантаналы чараның шаһитлары һәм аның турыдан-туры катнашучылары ирле-хатынлы Самариннар,Авдеевлар, Дектяревлар, Вәлиевлар, Бабыкиннар да үз шатлыкларын уртаклашты: аларның гаиләләрендә язын сабыйлары - Екатерина, Савелий, Родион, Адел, Денис дөньяга килгән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә аларның исемнәре рәсми рәвештә теркәлде.
Тантанада катна-шучыларның һәммәсенә дә бәйрәм истәлеге итеп район хакимияте исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев