Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Мәңгелек шатлык чишмәсе»

Алексеевскида якшәмбе мәктәбенең актлар залында Правослау китабы көнен бәйрәм итүгә багышланган "Вечной радости ключ" чарасы булып узды.

Тантана Русьта беренче "Апостол" басма китабын чыгару көненә туры китерелде, ул 1564 елның мартында дьяконнар Иван Федоров һәм Петр Мстиславец хезмәтләре нәтиҗәсендә басылып чыккан.

Алексеевск благочиниесенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ольга Шарова сөйләгәнчә, яшьләр өчен китап уку һаман да әле актуаль:

- Мәгълүмати технологияләр заманында китапның, элеккечә үк, кеше өчен алыштыргысыз ярдәмче һәм зирәклек чыганагы булып калуы сөендерә. Нәкъ менә шуның аркылы без Гайсә Пәйгамбәр тәгълиматы, правослау дине нигезләре, Чиркәүнең изге атакайлары тәгълиматы белән танышабыз. Менә инде 2010 елдан алып ел саен мартта бөтен Россия буенча шундый чаралар үткәрелә.

2010 елда Рус Правослау Чиркәвенең Изге синоды утырышында расланган бәйрәмнең төп идеясе дини кешеләрне китап укуга тартудан гыйбарәт. Ә Воскресенье чиркәве мәхәллә кешеләре әлеге чара нигезендә яшь буында китапка мәхәббәт тәрбиялиләр.

Чара барышында залда утыручы малайлар һәм кызлар Русьта иң беренче басма китапның 1564 елның мартында, ягъни моннан 450 ел элек дөнья күргән Иван Федоровның "Апостол" китабы икәнен белделәр. Ә "Свет миру" яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар "Евгений Онегин" әсәрен сәхнәләштергән иделәр, алар кыскача гына балаларны бөек рус язучысы һәм шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның күренекле әсәре белән таныштырдылар. XIX гасыр күлмәкләре һәм костюмнары кигән балалар аркасында тамашачылар бик тиз генә узганнарга кайтып килгән булдылар. Әлеге әсәр бөек рус язучыларының китапларын популярлаштыруга юнәлдерелгән "Живи классика" проекты кысаларында әзерләнгән иде.

"Книжная мода" да кызыклы килеп чыкты, анда якшәмбе мәктәбе укучылары үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. Китапны шулай гадәти булмаганча тәкъдир итү калган балаларда кызыксыну тудырды.

Протоиерей Павел (Чурашов), катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, безнең көннәрдә китап укуның мөһимлеген билгеләп үтте:

- Бүген яхшы китап - бу кешене кирәкмәгән мәгълүматлар ташкыныннан саклап калучы, ә күңеленә тынычлык иңдерүче тугрылыклы юлдаш һәм дус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев