Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәхәббәт – ул йөрәк эше

Мәхәббәт темасына багышланган үлмәс классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша яшьләрдә саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан мәдәният учакларыбызда төрле чаралар үткәрелеп тора. Шундый чараларның берсе турында Урта Тигәнәле авыл китапханәчесе Равия Сафина редакциябезгә хат юллаган.

Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә,

Ләкин, һәрбер йөрәк аны яңарта,

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның хисе белән янарга...

Мавыктыргыч уен кичәбезне яраткан шагыйребез Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" һәм "Мәхәббәт ул йөрәк эше" исемле шигырьләре белән башлап җибәрдек. Гашыйк җаннар -авылыбызның берсеннән-берсе матур кызлары, кыю егетләре әлеге уенда катнашырга бик теләп риза булдылар.

Мәдәният йорты режиссеры Рәисә апалары уенчы алты парга бер-бер артлы уеннарны биреп, кызыклы сорау-җавапларны алыштырып кына торды. Кызлар-йолдызларыбыз егетләренә кулдан, матур итеп бүләк әзерләделәр. Егет солтаннары аларга җавап итеп музыкаль сәлам тапшырдылар. Күп кенә сорауларга парлап җавап эзләделәр. Мин китапханәче буларак тамашачыларны мәхәббәт темасын яктырткан әсәрләр белән таныштырдым, әлеге әсәрләрне укырга тәкъдим иттем. Кайсы гына язучы, шагыйрь мәхәббәт темасына кагылмаган да, кайсы гына язучы аны яктыртмаган. Андый язучыны мин әле белмим. Һади Такташның һәркем яратып укыган "Мәхәббәт тәүбәсе"ннән өзекне Фәнис Гималетдинов сәнгатьле итеп укып бирде.

Яшьлек, гомерең кыска синең,

Шундый кыска булып тоела,

Кичен чәчәк аткан була,

Ә таңында инде коела...

Иң кызыгы, җырлый-җырлый мәктәптәге сыман кара тактада мисал чишү, сүзләрдән хаталар табу, Галиябануга -Хәлилне, ә Йосыфка - Зөләйханы "табарга" булышу иде. Егетләребез хат язу осталыкларын да күрсәттеләр, егетләр кулыннан бүләк алу кайсы кызга шатлык китермәсен ди инде. Урта Тигәнәле мәдәният йорты утлары гашыйклар көнендә бик озак яндылар. Бәйрәмебез гашыйк җаннарның парлы биюләре белән тәмамланды. Бәйрәм көнне инде үз ярын табып кавышкан парлар да күп иде.

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,

Була ул һәркемдә дә.

Мәхәббәтсез яшәп булмый

Олыгайган көндә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев