Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Нечкәбил” конкурсы

Бистәбезнең беренче мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Нәҗметдинова ел саен уздырыла торган "Нечкәбил" матурлык һәм гаилә республика конкурсында беренче сайлап алу турына узган, ярымфиналда җиңгән һәм унбиш катнашучы арасыннан финалга чыккан. Фестиваль шартлары буенча һәр гаилә нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган,...

Бистәбезнең беренче мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Нәҗметдинова ел саен уздырыла торган "Нечкәбил" матурлык һәм гаилә республика конкурсында беренче сайлап алу турына узган, ярымфиналда җиңгән һәм унбиш катнашучы арасыннан финалга чыккан.

Фестиваль шартлары буенча һәр гаилә нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәтә белергә тиеш.

Шулай ук җыр, бию, нәфис сүз кулланып сайлап алган тема буенча үзеңнең зур булмаган бәйрәм чыгышыңны, үз гаиләң, үзең, тормыш иптәшең һәм балаларың турында сөйләгән " Хатын-кыз хәлләре" дигән видеосюжет тәкъдим итәргә кирәк.

- Балалары булган һәм актив тормыш позициясе алып барган ханымнар өчен әлеге конкурс, июньдә сайлап алу турыннан башланды, -ди Алсу. Анда һәр катнашучы үзенең гаиләсе, уңышлары турында сөйләде. Турда кем ярымфиналга чыгуы билгеле булды. Ярымфиналга әзерләнү җиңелләрдән булмады дип әйтәсе килә: үзеңнең гаиләң, нәсел агачың, тамырларың турында хикәя язырга, ә балаларга - үз гаиләсен ясарга, аның девизын күрсәтергә һәм тормыш турында үзләренең фикерләрен әйтергә кирәк иде. Гаиләнең девизы дип бердәмлек, какшамас, тугрылык, игелек, сабырлык, мәхәббәтне саныйм. Ярымфиналда гаилә әгъзаларыңны һәм иҗади сәләтеңне - кул эше белән шөгыльләнә, аш-су әзерли алуыңны күрсәтергә бары тик биш минут вакыт бирелә. Мин үземнең бәйрәмемне" Чишмәле җәннәт" дип атадым, чыгышым шигырь формасында узды. Мин туган Биләр җиребез чишмәләре турында, аның әкияттәгедәй табигате, балачагым турында сөйләдем, кызларым Илзирә һәм Зөһрә, шулай ук әнием ролендә чыгыш ясаган Урманасты Шынталысы Мәдәният йорты директоры Земфира Вәлиева белән җепләрдән һәм ташлардан үзем ясаган чишмә һәм ташны күрсәттек, кунакларны чишмә суы белән сыйладык. Татарларның гимны булган "Туган тел" җырын башкардым.

Бәйрәм конкурсында 20 районнан 35 гаилә катнашты. Нәтиҗәдә шуларның 15есе иң яхшылары дип табылды, Алсу гаиләсе дә лидерлар исемлегенә кергән. Егермеләп җыр, татар һәм рус телләрендә биш китап авторы, »Сөембикә» театры җитәкчесе, ике бала әнисе һәм укытучы Алсу Нәҗметдинова » Буыннар бәйләнеше» , »Нәсел агачы» номинацияләрендә Диплом белән, шулай ук Сертификатлар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Муниципалитет башлыгы Владимир Козонков аның гаиләсенә » Районның уңышлы гаиләсе» исемен бирде.

- Бәйрәм миңа бик тә ошады,-дип үзенең хисләре белән уртаклаша Алсуның кызы, КХТИның 2нче курс студенткасы Зөһрә. Ә 4нче сыйныфта укучы Илзирәгә бәйрәмнең матурлыгы, берникадәр әкияти булуы белән истә калган.

-Мондый конкурсларның булуы бик әйбәт! Нечкәбил бәйгесе гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче бәйрәм буларак истә калды. Ул киләчәктә дә шушы үзенчәлеген сакласа иде. Бәхетле, нык гаиләләр, Нечкәбилдәй тынгысыз ханымнар һәрвакыт үрнәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев