Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәни гүзәлләр конкурсы

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм район мәдәният йорты "Алексеевск районының нәни туташы - 2014" гүзәллек һәм талантлар балалар конкурсын игълан итә.

Иҗат ярышының 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге кызлар катнашырга мөмкин булган сайлап алу туры 9 апрельдә район мәдәният йортында узачак, финал шунда ук 11 апрельдә булачак. Конкурс программасы өч төп өлештән тора: "визит карточкасы" (үзең турында проза һәм шигъри формада 1 минутлык кыска чыгыш), талантыңны тәкъдир итү (шәхси номер, аны 2 минут эчендә теләсә нинди жанрда башкарырга мөмкин), бүләкләү тантанасына барлык катнашучыларның бал күлмәкләрендә сәхнәгә бергә чыгулары.

Жюри исәпкә алачак төп критерийлар - конкурста катнашучыларның үзләрен сәхнәдә тота белүләре, сөйкемлелек һәм артистлык, шулай ук катнашучы образының сәхнә киеменә һәм тәкъдим ителгән номерына туры килү.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2-56-74 телефоны буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев