Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сабантуйлар җитте, Сабантуйлар!..

Сабантуй - элек-электән халкыбызның яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Аңа алдан ук әзерләнәләр. Элек, без бала чакта, авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләк җыя иделәр. Авыл халкының Сабантуйга бүләк бирмичә калучысы булмый иде. Ә кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чикте. Яшь егетләр яраткан...

- Җәйнең иң матур бер мәлендә, бар табигать яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелгәндә халкыбызның борынгы бәйрәме - Сабан туе 30 майда районда беренчеләрдән булып Кыр Шунталысы авылында башланып китте. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшкәнче табигать кочагына халыкны җыеп, чын күңелдән уйнап-көлеп, ял итеп алу ифрат та файдалы. Гадәттә Сабантуйларда туган-тумачалар бергә җыела, дуслар-сыйныфташлар күрешә, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар кунакка кайта, бергәләп күңел ача. Быелгы Сабантуйга да кунаклар күп кайтты, бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булып Владимир Козонков, Рифкат Мифтахов һ.б.лар да катнашты.


Сабантуйны "ВЗП Северное Алексеевское" ААҖ генераль директоры Рамил Сәләхетдинов ачып җибәрде. Ул хезмәт сөючән, тырыш кыр батырларын: чәчүдә, тырмалауда һәм дым каплатуда, культивацияләүдә, чәчүлекләрне тыгызлауда һәм башка эшләрдә тир түгеп, тырышып эшләп, югары уңышларга ирешкән игенчеләрне, терлекчеләрне, Сабантуйга әзерләнүдә актив катнашкан хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды һәм Сабантуй әләмен күтәрүгә язгы чәчүдә беренче урынны алган Илнур Гыймалиев лаеклы дип табылды, диде.
Менә мәйданга милли киемнәр кигән егетләр-кызлар килеп керде, болын җыр, гармун тавышларына күмелде. Алар артыннан кыр батырлары һәм алдынгы терлекчеләр атлады.


Бер почмакта милли көрәш җәелеп китте. Монда яшьләр арасында Илсаф Хәйретдинов җиңеп чыкты. Ә өлкәнрәк яшьләр арасында кунакка килгән Зур Тигәнәле авылы егетләре 1нче урынны алды һәм бәйрәм бүләге - тәкә дә шул авыл егете Илнарга эләкте.


Әнә мәйдан уртасында озын багана башында әтәч хәбәр бирә. Авылыбыз егете Салават Вәлиуллин, тәвәккәлләп, багана башына менеп китте һәм тиз арада бүләк белән әтәчне алып та төште. Шулай ук капчык киеп йөгерү, капчыклар белән сугышу, көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка күкәй куеп йөгерү, аркан тартышу һәм башка бик күп кызыклы уеннар уйнатылды.


Мәйдан сәхнәсендә күрше авылдан килгән артистлар Наилә Арсланова, Данис Закиров һәм Шунталы мәдәният йорты артистлары бер-берсен алмаштырып кына торды. Шулай ук Речное авылыннан килгән үзешчән артистлар да алдынгыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.


Бәйрәмгә килгән Нурлат егете, бөтен кеше яратып өлгергән популяр автор-башкаручы Фирдүс Тямаев үзенең коллективы белән авыл халкына чын мәгънәсендә шатлык бүләк итеп, аларның кәефләрен күтәрде, бәйрәмдә ямь өстенә ямь өстәде.


Авыл халкы да, күрше авыллардан килгән, шәһәрләрдән кайткан кунаклар да күңелләре булганчы җырлап-биеп күңел ачтылар. Бәйрәмнән чын күңелдән канәгатьләнү алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, яхшы кәеф белән соң гына өйләренә таралыштылар. Кыскасы, бәйрәм бик шәп булды!


Шул уңайдан бәйрәмнең төп химаячеләрен дә әйтеп узыйк инде. Болар - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм генераль директор Рамил Сәләхетдинов йөзендә "ВЗП" Северное Алексеевское"ААҖ, Әлки "Транстрейт сервиса" генераль директорлары Альберт Шәйхетдинов һәм Дамир Шәйхетдинов, шулай ук "Сельхозснаб" директорлар советы рәисе Фәнис Гатин, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Хамматвәлиев, Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Хәммәдиев. Аларга бик зур рәхмәт.


Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев