Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шигъри мизгелләр

Рәшидә Галиева - Алексеевск районының Урта Тигәнәле авылында туып-үскән. Казан шәһәрендә яши, балаларга тәмле ризыклар пешерә. Уй-кичерешләрен шигъри юлларга сала. Әлеге шигъри тәлгәшләрдә якыннарына, туган җиргә мәдхия, бүгенгесе, киләчәк турында уйланулар, борчу-сагышлар да, өмет-хыяллар да бар. Автор үзе әйткәнчә: яшәтә дә хыял, яшәртә дә хыял...

Урта Тигәнәлем

Юк якында урманнарың,

Юктыр синең тауларың.

Бар синең бик уңдырышлы

Болыннарың, кырларың.

Бар синең урталарыңнан

Салмак аккан инешең.

Бар синдә иң якты кояш,

Йолдызлы зәңгәр күгең.

Төннәрне яктырткан аең,

Һаваңның хуш исләре.

Киң күңелле кешеләрең,

Тыныч, матур кичләрең.

Йөрәкләргә дәрт бирүче

Син - Урта Тигәнәлем.

Тамырларым аерылмасын,

Диеп теләгән мәлем.

Бәхетле мин

Йомам күзләрне, уйлыйм үткәнне,

Узган алтмыш ел, булдымы бәхет?

Уңдыммы мин шушы тормышымнан,

Күрдәм микән һәрчак мин рәхәт?

Рәхмәтле мин әти-әниемә,

Булмаса да пар канатым,

Булмаса да йөрәк җимешем,

Рәхмәтле мин сиңа, Аллаһым.

Булдым һәрвакытта сау-сәламәт,

Шатландым һәрбер үткән көнгә.

Тыныч-имин яшәгәнем өчен

Шөкер итәм хәзергесенә.

Таптым күңел тынычлыгымны,

Намазга да басып киләмен.

Мәчеткә дә йөрим, догаларны

Хәзер инде яттан беләмен.

Язса иде калган гомерләрне

Изгелекләр кылып үтәргә.

Ахирәттән бакый дөньясына

Иман белән генә китәргә.

Рәхмәт сиңа, Аллаһы Тәгаләм

Бирдең син миңа исәнлек,

Бирдең көч, түземлеген.

Бирдең ризык, торыр урын,

Сабырлык, игелеген.

Үпкәләмим мин үземнең

Язылган язмышыма.

Мең рәхмәтле Аллаһыга,

Ризамын тормышыма.

Рәхмәтле әти-әнигә,

Рәхмәтле туганнарыма.

Бер Аллаһым!

Исәнлек, сабырлык биреп,

Чит кулларга калдырма!

2008 ел

Яшәтә дә, яшәртә дә хыял

Ник сорыйсың, ялгыз бәхет

Буламы соң ул диеп,

Һәркемгә дә бәхет өчен

Пар кирәклеген белеп.

Кем - парлы килеш бәхетсез,

Кемдер ялгыз бәхетле.

Сау-сәламәт булганга мин

Аллаһыма рәхмәтле.

Яшәвем белән бәхетле

Шушы матур дөньяда.

Бәхетне татып була ул

Бер тамчы шатлыкларда.

Жәлләмәгез, ялгызың, дип -

Өлешкә тигән бүләк.

Кадере юк парлылардан

Мин күпкә бәхетлерәк.

Ялгызлыгым - минем язмыш,

Үзгәртеп булмый һич тә.

Бәхет - минем хыялларым,

Яшәтә дә, яшәртә...

Яратам барысын

Яратам мин салкын кышның

Ак карлы бураннарын.

Шул бураннарга ияреп

Бутала хыялларым.

Яратамын яз көнендә

Уянган җир исләрен.

Яшел хәтфә чирәмнәрен,

Тәүге күк күкрәүләрен.

Яратам җәйнең гөлләргә

Кунган күбәләкләрен.

Зәңгәр күлдә каз-үрдәкнең

Чумып-уйнап йөзүен.

Бик яратам мин көзләрнең

Алтындай яфракларын.

Тып-тын булып, иркенәеп

Калган кыр-басуларын.

Кышның булса үз рәхәте,

Назлары була язның.

Яратам җәйнең җәннәтен

Ә көзләрнең муллыгын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев