Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Уятмакчы булсаң халык күңелләрен

Биш ел рәттән Татарстанның Биектау районында "Иске Казан" тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында үткәрелеп килүче "Түгәрәк уен" татар фольклоры быел үз әйләнәсенә республикабыз шәһәр һәм районнарыннан килгән 400 башкаручыны җыйды. Быел ул Шәпке авылында үтте. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Биектау муниципаль районы Шәпке авылының җирле үзидарәсе башлыгы тырышлыгы...

- Без, Урта Тигәнәле авылының "Ак калфак" фольклор коллективы әлеге фестиваль-бәйгедә "Печән өсте" күренеше белән чыгыш ясадык. Тырышлыгыбызны абруйлы жюри әгъзалары бәяләп, Диплом белән бүләкләде. Дөрес, бик нык әзерләнгән 10-15 еллап иҗат итүче коллективлар бар иде. Аларга сокланып карадык. Без бу фестивальдә катнашуыбызга бик шатбыз. Әйтеп бетергесез хис-тойгылар белән кайттык. Ә хәзер "Ак калфак" әгъзаларының фикерләре белән танышып китик:


Сәрия ГАТИНА: "Бу катнашу миңа тагын бер кат үземнең милләтем, туган телем белән горурланырга, татарның зурлыгын тоярга мөмкинлек бирде. Менә шул ягы белән аеруча кадерле, истәлекле".


Солтания ВӘЛИЕВА: "Миңа, гомумән, бу чара бик ошады. Шәпше авылы үзе, чәк-чәкләр, гармуннар, татарча җыр-бию белән каршы алулары. Әле үзебез дә мәдәният йорты каршында түгәрәк уен оештырдык".


Фалия БУРАНОВА: "Сәхнәдән күземне ала алмадым. Сокланып туя алмаслык бит безнең татар халкы. Ул берсеннән-берсе матур, купшы киемнәр, сөйкемле, нурлы йөзле, бай рухлы, уңган-булган, бар яктан килгән апалар-абыйлар, кызлар-егетләр. Үземнең татар булуым белән горурланып кайттым".


Равия САФИНА: "Бу чарада төрле буын кешеләренең катнашуы зур игътибарга лаек. Өлкән буын вәкилләре үзләренең чыгышларында онытылган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны сәхнәгә алып чыгалар. Аларны яшь буын дәвам итә. Саба районыннан килгән балаларның чыгышлары бик матур иде. Буыннарның өзелмәс чылбыры - татар мәдәниятенең яшәве гомерле булачагының нык дәлиле бу. Үзебезнең коллективта да бит өлкәннәр дә, урта буын да, балалар да бар. Мин моңа бик шатмын".


Эльмира ЧӘПЧӘКОВА: "Коллективлар искиткеч күп күренешләр алып килгәннәр иде. Йолаларыбыз бик бай безнең! "Яшь киленгә су юлы күрсәтү", "Май язу", "Чишмә буенда", "Кич утыру", "Каз өмәсе", "Канат сыдыру", "Бәби туе", "Килен бүләге, "Тула басу","Сөлге агарту", "Самавыр янында" һ.б.лар. Әлеге күренешләр барысы да шулкадәр үз, шулкадәр якын, кадерле, шулкадәр дә сагындырган. Тамашачы рәхәтләнеп көлә, такмак-җырларга кушыла, чыгышларны дәррәү алкышларга күмә".


Әйе, менә шундый тәэсирләр белән кайттык без бу фестивальдән. Безне әзерләгән җитәкчеләребез - район мәдәният йорты методисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Гатинага, режиссерыбыз Рәисә Курмаевага рәхмәтебез чиксез. Чын фольклор төркеме булу өчен без бик күп эшләргә кирәклегенә инанып кайттык. Алай да түгәрәк уеннарын бездә - балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында яшьләргә өйрәтергә мөмкинлек бар әле.


"Рус районында татар фольклор коллективлары булуга мин бик шатмын. Алар бездә унлап санала. Аларның республика ярышларына чыгулары сөендерә. Димәк, халкыбыз яши, киләчәге бар, борынгы йолалар онытылып бетмәгән һәм бетмәячәк тә", - дип сөйләшүне тәмамлады Рәфидә Гатина.


"Түгәрәк уен" фестивалендә катнашкан һәр кеше аннан якты уйлар, күтәренке күңел белән кайтып китте.

Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев