Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа елда “Дусларны каршылау”

Туган якны өйрәнү музее активистлары һәм ирекле ярдәмчеләренең титуллы май ае көннәреннән иң яхшы вакытлар җиткәнчегә кадәр кичектерелгән традицион очрашуы "иске" Яңа елны бәйрәм итүгә бик уңышлы туры килде, ул музейда эшләүчеләрнең болай да җылы һәм дусларча аралашуы өчен аеруча эчкерсез һәм иркен халәт тудырды.

Музей директоры Любовь Абрамова, очрашуны ачып, музей активистларының даими төстә очраша башлауларын элек заманнарда ук инде ветераннарның үзләре башлап җибәрүләрен, аз санлы штатка (ул чакта ике кеше иде) көндәлек эшләрендә булышу өчен атнага бер тапкыр "музей советы"на җыелуларын кунакларның исләренә төшерде. Учреждение иркенрәк бинага күчкәч, туган якны өйрәнүчеләр берлеге "Дуслар очрашуы" дигән исем алган тагын бер игелекле традиция рәвешендә ярдәм ала башлады. Яңалыклар күзәтү, бер елда музейда узган кызыклы вакыйгалар турында сөйләү, бүләк бирүчеләрне сәламләү - ул чакта очрашуларның программасы һәрвакыт бай эчтәлекле һәм төрле була иде.
Һәвәскәр туган якны өйрәнүчеләрның өметләре бу юлы да акланды. Аннан да битәр, ишек төбендә аларны Кар кызы каршы алды, ә матур итеп бизәлгән гүзәл чыршы аларның күңелен күтәреп җибәрде. Очрашу туган якны өйрәнү музеена күңелле викторина-экскурсиядән башланып, акрын гына китерелгән әйберләрне (ә шунсыз ничек) күзәтүгә күчә барды. Ул әйберләр арасында күпер төзүчеләр тапкан мастодонт теше, тимер-бетон күпердән табып алынган революциягә кадәрге заманнардан калган үтә сирәк очрый торган элмә такта һәм башкалар да бар.
Ә аннары кабат табышмакларга, викториналарга һәм конкурсларга чират җитте. Кызыксындырылган аудитория алып баручы Ирина Галанинаның барлык тәкъдимнәренә бик тиз җавап бирде, һәм менә сабыр табигатьле шагыйребез Александр Бочкарев кызу гына кыска саплы сөнгесен мишеньгә кадап, иң яхшы нәтиҗәгә ирешә, ә энергияле, ләкин шундый ук сабыр холыклы элеккеге укытучы Анатолий Ширшов кызыксынучан хезмәттәшләренә агач үтүк һәм уклау ярдәмендә кер үтүкли белүен күрсәтә. Туган якны өйрәнүчеләр сорауларга бер-берсен уздыра-уздыра җавап бирделәр (мәсәлән, "Экспонатны бел" - исемен генә атама, аның музейның кайсы залында куелганын да өстә), тематик кроссвордны чиштеләр, бер-берсенең җавапларын тулыландырдылар, сокланырлык эрудиция күрсәттеләр. Программаның музейдагы әйберләрне күрсәтә-күрсәтә алып барылуы турында сөйләп торырга кирәкме икән, сценарий тематикасы да үзебезнең музей материалларыннан төзелгән иде. Оештыручылар музыкаль паузалар турында да (патефонда һәм иске радиоалгычтагы ретро-пластинкалар), "шаяру-юмор" турында да (экскурсия вакытында витриналар янында балаларның сөйләшеп торуы һ.б.лар), конкурста җиңүчеләрне бүләкләү турында да (чыршы янында "тарихи" киемнән рәсемгә төшү дә) кайгырткан иделәр. Очрашуда катнашучыларның кәефе искиткеч әйбәт иде, тик туган як хәрәкәте ветераннарының барысының да килә алмавы гына кызганыч: яшьләре һәм авырулары иң чыдамлыларын да аямый шул.
"Дуслар очрашуы" чәй янында аралашу, шигырьләр сөйләү һәм җырлар башкару белән тәмамланды. Саубуллашмыйча гына таралыштылар: музеебыз ишекләрен күп кенә катнашучыларыбыз, чын дуслар буларак, шактый еш ачып керәләр, яңа табылган әйберләрне туплыйлар (бары тик шушы көндә генә дә фонд копилкасына 20дән артык әйбер өстәде). Бу музей, аңа нигез салган Виталий Иванович Абрамов ниятләгәнчә, элеккечә үк бөтен кешегә хезмәт итәчәк, дигән ышаныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев