Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

АК ШАРЛАРДА АК ХЫЯЛЛАР...

…Кайчан күңелен яулап алды соң әле аны табиб булу теләге? Хәтерли, әлбәттә, хәтерли урта сыйныфларда укучы кыз Гөлинә бу көнне. Табибә булып эшләүче җиңги апасы Лилия бу һөнәр ияләре турында сөйләгәннән соң кыз күңелендә ап-ак халат кигән, шифаханә коридоры буйлап үкчәле түфлиләре белән шык-шык басып килгән, авыруларга гел елмаеп торучы...

Менә шул ак халатлы туташ образы алдагы мәктәп елларында да аны гел озата бара да инде. Кыр Шунталысы мәктәбенең соңгы сыйныфларында укыганда медицина уку йортына керү өчен мәҗбүри булган фәннәрне тирәнтен өйрәнә башлый Гөлинә. Казан медицина университеты каршындагы курсларга йөрергә дә вакыт таба ул. Университетның төп бинасы каршындагы зур ак шарлар кызны киләчәк ак, серле, матур тормышка ымсындырып, "елмаеп" каршы алалар иде кебек...

...Мәктәптә соңгы кыңгырау да яңгырый. БДИ имтиханнары да уңышлы тапшырыла. Гөлинәнең әти-әнисе Гөлчәчәк белән Равил Сираҗетдиновлар, үзара киңәшләшеп, кызларына укырга медицина көллиятенә барырга тәкъдим итәләр. Кызларының медуниверситетка керүе алар өчен барып ирешә алмаслык бер мираж гына булып күренә ул вакытта.

...Менә Гөлчәчәк ханым белән Гөлинә Казан медицина көллиятенең кабул итү комиссиясе каршында басып торалар. "Әни, без бирегә документларны тапшырырга өлгерербез әле, медуниверситет каршындагы теге ак шарлар янына гына барып килик инде!"- дип үтенә кыз әнисенә. Сизгер ана күңеле баласын аңламыймы соң инде?! Кызын ак шарлары белән университетның үзенә тартуын Гөлчәчәк ханым, әлбәттә, бик тиз төшенеп ала. Ире белән телефоннан киңәшләшү бик кыска була: "Түләүле бүлекне "тарта" алырбызмы?". Әтисенең: "Ничек тә тырышырбыз!" - дигән җавабын ишеткәч, Гөлинә, әлбәттә, университетның кабул итү комиссиясенә "оча"... .

...Ул вакытта Равил да, Гөлчәчәк ханым да үзләренең тырыш, гаҗәеп максатчан кызларының, КГМУның педиатрия факультетындагы түләүле бүлектә иң алдынгы студентларның берсе буларак, икенче семестрдан соң ук бюджет бүлегенә күчәчәген дә, укуын Республика клиник хастаханәсендә эш белән бәйләп алып барачагын да, мәктәпне берничә ел соңрак тәмамлаган энесе Шамилне үз янына укырга "тартачагын" да, энесе өчен ни дәрәҗәдә ярдәмче һәм терәк булачагын да белмиләр әле...

...Университетта диплом тапшыру тантанасында Сираҗетдинова Гөлинә Равил кызының исем-фамилиясе кызыл диплом алучылардан соң иң беренче булып яңгыравы минем өчен бераз көтелмәгәнрәк булган иде. Гөлинәнең дипломын кулыма алып карагач, мин моның шулай булырга тиешлеген бик тиз аңладым. Билгеләре "кызыл дипломлы"лардан азга гына калышкан яшь табибә Гөлинә аягүрә басып "Гиппократ анты"н әйткәндә, күңелемдә бу тыйнак кызның тырышлыгына һәм максатчанлыгына соклану, аның өчен горурлану, әти-әнисе өчен чын күңелдән шатлану хисләре туды. Гап-гади авыл кызының медуниверситетны иң яхшы студентларның берсе буларак тәмамлап, балалар табиблары рәтенә басуы киләчәктә күп сабыйларның сәламәт булып дөньяга туачагына һәм яшәячәгенә зур ышаныч тудыра.

Бүгенге нәтиҗәләре өчен Гөлинә әти- әнисенә, мәктәптә, медуниверситетта белем биргән укытучыларына һәм, әлбәттә, практика вакытларында үзенең җылы мөнәсәбәте, акыллы киңәшләре, эш тәҗрибәсе белән ярдәм иткән районыбызның хөрмәткә лаек балалар табибы Рафаэль Гайсинга рәхмәтле.

Беркемгә дә сер түгел, балаларны чын күңелдән яратмаган кеше бу һөнәрне сайлый алмый. Табибтан артык зур җаваплылык таләп итә шул бу һөнәр. Ходай тарафыннан кешегә бер генә тапкыр бирелә торган гомернең беренче секунд-минутлары ук менә шул табиблар кулында бит. Шуңа күрә Гөлинәнең алдагы бер ел эчендә интернатурада алачак төп эш юнәлеше буенча белеме дә анестезиология-реаниматология белән бәйле булачак. Димәк, аның киләчәк эше - яңа гына туган балаларга беренче ярдәм күрсәтү, дөньяда яши башларга ярдәм итү.

Бүген Гөлинә киләчәккә ак хыяллар белән яши. Аның яхшы табибә булуын, тормышында үз юлын табып, әти-әнисен, туганнарын шатландырып, үҗәтлеген югалтмыйча, хезмәтеннән ямь табып, бәхетле яшәвен телисе килә. Яңа гына дөньяга килгән сабыйларның әти-әниләре тарафыннан шатлыклы рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын сиңа, Гөлинә! Шәхси тормышыңда да үзеңә ак бәхетләр генә юлдаш булсын! Кайчандыр ак шарлар аша күңелеңә иңгән ак хыялларың тормышка ашсын иде!

Роза Кутуева, Алексеевск-Кыр Шунталысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев