Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Август педагогик конференциясе: мөһимнән - күләмлегә

Август педагогик конференциясенең пленар утырышында район мәгариф системасының үсеш стратегиясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Район башлыгы Сергей Демидов һәр кешенең формалашуында укытучының гаять зур ролен билгеләп үтте.

- Сезнең өстә - зур җаваплылык, - диде ул. Укучыларның язмышы, илнең иртәгесе көне күп очракта нәкъ менә укытучыга, аның профессиональ һәм кешелек сыйфатларына бәйле.

Район мәгариф системасын үстерү стратегиясе турында фикер алышу барышында аның сыйфатын күтәрү өчен берничә мөһим тәкъдим әйтелде.

Гадәттәгечә педагогик август конференциясендә яшь белгечләрне хөрмәтләделәр, алар быел укудан соң беренче тапкыр педагогика дөньясына керәчәкләр. Андыйлар сигез кеше.

Укуда һәм укытуда югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар һәм педагоглар бүләкләр алды.

БДИ тапшырганда 90 нан артык балл җыйган укучылар, Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы призерлары һәм җиңүчеләре, аларның остаз-педагоглары район башлыгы грантына лаек булдылар. Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеген безнең alekseyevsk.ru сайтыннан карагыз.

Традиция буенча мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышы педагогик тармак ветераннарын хөрмәтләү белән тәмамланды.

 

Шулай ук Алексеевск муниципаль район башлыгы грантына: Чернова Наталья Николаевна, Гатина Светлана Вячеславовна, Тазеева Ольга Михайловна ия булдылар.

«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Медвежонкова Светлана Владимировна, Толпегина Лариса Анатольевна, Сираҗетдинова Асия Зиннәтулла кызы, Бочкарева Людмила Николаевна бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән Гардиханова Ольга Геннадьевна, Макарова Нина Федоровна, Матвеев Александр Николаевич, Обрезкова Оксана Сергеевна, Подгорная Ирина Геннадьевна, Романченко Ольга Владимировна, Хәмидуллин Таһир Гарифулла улы бүләкләнделәр.

Яңа уку елына иң яхшы әзерлек буенча смотр-конкурста җиңүчеләр дип 2 нче Алексеевск мәктәбе (директоры Людмила Николаевна Липлянина), 4 нче Алексеевск башлангыч мәктәбе (директоры Гөлчәчәк Наил кызы Сөнгатуллина) һәм 5 нче Алексеевск «Кояшкай» балалар бакчасы (мөдире Ирина Владимировна Федотова) танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев