Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасы исемле булды

Гайдар урамында яңа балалар бакчасы исеме өчен тавыш бирү төгәлләнде, аны яңа уку елы башында ачу планлаштырыла.

Битараф булмаган алексеевскилылар я тәкъдим ителгән вариантны, я үзләре уйлап чыгарган исемнәрне яклап тавыш бирделәр. Тавыш бирү нәтиҗәләре менә мондый: "Көнбагыш" ("Подсолнух") исеме өчен - 5 кеше, "Бал корты" ("Пчелка") өчен - 5, "Төремкәй" ("Теремок") өчен - 3, "Росток" өчен - 2, "Салават күпере" ("Радуга") өчен - 2, "Елмаю" ("Улыбка") өчен - 1, "Непоседа" өчен - 1, "Өмет" ("Надежда") өчен - 1, "Сипкелләр" ("Веснушки") өчен - 1, "Карлыгач" ("Ласточка") өчен - 1, "Мозаика" өчен - 1, "Лунтик" өчен - 1, "Йолдызчык" ("Звездочка") өчен - 1, "Миләшкәй" ("Рябинушка") өчен - 1, "Лучик" өчен - 1, "Простор" өчен - 1, "Чишмәкәй" ("Родничок") өчен - 1, "Үсеш академиясе" ("Академия развития") өчен - 1, "Просторное детство" өчен - 1, "Светлячок" өчен - 1, "Аистенок" өчен - 1, "Ал чәчәк" ("Аленький цветочек" өчен - 1, "Алан" ("Полянка) өчен - 1, "Вишенка" өчен - 1, "Кораблик" өчен дә 1 кеше тавыш бирде.

Район мәгариф бүлеге Советы карары белән яңа балалар бакчасына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Баланы үстерү үзәге - 6нчы "Пчелка" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев