Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларның яхшы ялы – өлкәннәр бурычы

Алда каникуллар, ата-аналарны, һичшиксез, хәзер үк балаларының буш вакытларын ничек үткәрәчәкләре турындагы фикер борчый. Безнең районда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм савыктыру турындагы сорау белән без балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә ФӘССАХОВАга мөрәҗәгать иттек. - Балаларның ялы темасы теләсә кайсы вакытта, бигрәк тә җәй көне, каникуллар өч айга сузылганда,...

Алда каникуллар, ата-аналарны, һичшиксез, хәзер үк балаларының буш вакытларын ничек үткәрәчәкләре турындагы фикер борчый. Безнең районда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм савыктыру турындагы сорау белән без балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә ФӘССАХОВАга мөрәҗәгать иттек.

- Балаларның ялы темасы теләсә кайсы вакытта, бигрәк тә җәй көне, каникуллар өч айга сузылганда, актуаль. Өстәвенә бөтен баланың да калдырырга әби-бабалары юк. Гәрчә икенче яктан сүз күбрәк баланың тамагы тук һәм өлкәннәрнең аларга күз-колак булуында түгел, ә аның яхшы ялы турында булса да. Бу сәламәтлекне ныгыту да, эчтәлекле ял да.
Безнең районда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялы ел әйләнәсе тәэмин ителә. Җәй башыннан көндезге сәламәтләндерү мәктәп яны лагерьлары башлана, быел 490 бала өчен 18 көнлек бер сменаның эшләве планлаштырылды. Ә көзге каникулларда тагын 270 бала өчен 7 көнлек смена каралган. Җәйге һәм көзге путевкаларның гомуми бәясе шул рәвешчә 2034 һәм 791 сум, ата-аналар кертеме 305,10 һәм 118,65 сум тәшкил итә, аерма җирле бюджет исәбенә дотацияләнә.
Икенче ел рәттән район мәктәпләрендә июньдә яшүсмерләр өчен көндезге хезмәт һәм ял лагере ачыла, алар анда көненә ике тапкыр ашатылачаклар. 18 көн буена 275 югары сыйныф укучысы җәмгыятькә файдалы хезмәт-мәктәпләр территорияләрен төзекләндерү, вак-төяк ремонт һәм көчтән килерлек башка эш (гомуми белем учреждениеләре базасында) белән шөгыльләнәчәкләр. Путевканың бәясе-2034 сум, ләкин бу ата-аналар кесәсенә һич тә сукмаячак, асылда балалар үзләренә сарыф ителгән акчаны эшлиләр булып чыга.
Традиция буенча каникуллар башлану белән "Имәнкәй" сәламәтләндерү лагере балалар алдында үз ишекләрен ачачак. Июньнән августка кадәр анда 240 укучы ял итәчәк. Быел 18 көнлек 4 смена оештыру билгеләнде, аларның берсен республиканың "Сәләт" лагере үткәрәчәк. Моннан тыш, бу лагерьда балалар тормышы саф һавада, урман эчендә узачак, ямансулап торырга вакытлары булмаячак: алар өчен тәрбия эшенең төрле формаларын файдаланып, эчтәлекле ял оештырылачак. Алар арасында төрле-төрле конкурслар, танып-белү-күңел ачу программалары, спорт ярышлары, экскурсияләр, бәйрәмнәр һәм күп кенә башкалар бар. "Имәнкәй"дә ял итү чыгымнары-9990 сумга, ата-аналарга 1498,50 сумга төшәргә мөмкин, ләкин район җитәкчелеге ярдәме аркасында андый путевка ике тапкыр арзанрак-750 сум торачак. Бүгенге көндә лагерьда ремонт эшләре бара, андагы бөтен проблемалар бетереләчәк.
Моннан тыш, быел "Сәләт" спорт-туристлык лагере 7 көнгә Биләр янында бөтен республикадан килгән 550 бала өчен палата шәһәрчеге ясауны планлаштыра, алар арасында 50 кеше-Татарстанның югары уку йортлары студентлары. Ә инде Речное авылыннан ерак түгел бик матур урында "Олимп" спорт-туристлык лагере җәелеп китәчәк, аны яшьләр эшләре һәм спорт мәктәбе оештырачак. Өстәвенә "спартан" шартларында, табигать кочагында шундый шәһәр читендәге ял 4305 сумга төшәчәк. Акчаның зур өлешен республика казнасы каплаячак, шуңа күрә ата-аналар өчен ул 582,75 сум торырга тиеш, ләкин янәдән дә җирле бюджет акчасын кертү исәбенә алар нибары 250 сум гына түләячәкләр.
Ни кызганыч, "Имәнкәй" һәм "Олимп" теләге булган бөтен кешене дә кабул итә алмый, шуңа күрә балаларның бер өлешен республиканың сәламәтләндерү учреждениеләренә озатырга мәҗбүрбез. Быел җәй Татарстан шифаханәләрендә муниципаль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең 160 һәм коммерция һәм коммерция булмаган оешмалар хезмәткәрләренең 30 баласы гына ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Өстәвенә ата-аналар финанс чыгымнары нормативларының кимендә 15 процентын гына түләячәкләр. Шифаханәләрдә бер бала-көн бәясе төрле. Ләкин аерма әле тагын шунда, бюджетта эшләүчеләргә путевка бәясенең 85 процентын дәүләт түли, ата-аналар калган 15 процентны түләячәк. Коммерсантларда һәм коммерция булмаган оешмаларда эшләүче гражданнарга исә шундый ук сумманы түләргә туры киләчәк, ләкин бюджеттан ярдәм бу очракта ике тапкыр азрак-42,5 процент. Шуңа күрә җитмәгән акчаны әлеге хезмәткәрләр эшли торган оешмалар фондыннан җәлеп итәргә кирәк булачак.
"Идел" шифаханәсендә 10ар баладан торган 5 сменаның эшләве каралган. Беренче смена-28 майда, икенчесе-17 июньдә, өченчесе-8 июльдә, дүртенчесе-28 июльдә һәм соңгы смена 17 августта башланачак. Ә менә "Нарат урманы"нда һәм "Васильево" шифаханәсендә берәр смена планлаштырыла, алар икесе дә 1 июньдә башланачак.
Бу елдан шифаханәләрнең күбесе балаларны сәламәтләндерү процедуралары үткәрү шарты белән генә кабул итәләр, балаларны дәвалауга чыгымнар өстәмә рә-вештә ата-аналар яки опекуннар җилкәсенә ятачак. "Идел" һәм "Нарат урманы" администрацияләре генә бу яктан ташлама ясадылар, алар балаларны бары тик ял итүгә генә кабул итәргә ризалаштылар. Бу хәлләрне исәпкә алып, һәр баланың "Идел"дә 18 көн булуы барлыгы 10800 сумга төшә, ата-аналарның түләве, дәвалауны исәпкә алмыйча, 2461,50 сум тәшкил итәчәк. "Васильево"да һәм "Нарат урманы"нда 18 көнлек путевканың кыйммәт булуы уңаеннан район җитәкчелеге һәм шифаханә дирекциясе арасында путевкаларны 14 көнгә кадәр киметү турында килешү билгеләнде. Шуңа күрә "Васильево"да дәваланып ике атналык ял итү 12600 сум торачак, ата-аналар 4261,50 сум кертәчәк, ә "Нарат урманы"нда дәваланмыйча гына 14 көнлек ял 10500 сум белән бәяләнә, ата-аналар кертеме-2161,50 сум.
Тагын бер нәрсә. Ел саен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укудан буш вакытта 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшьтәге балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра. Быел анда 330 бала-280 мәктәп һәм 50 аграр колледж укучысы эшләячәк. Кайберләре территорияләрне төзекләндерү белән шөгыль-ләнәчәк, башкалары "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге линиясе буенча үз өсләренә ялгыз карт гражданнарга ярдәм күрсәтү мәшәкатьләрен алачак. Балигъ булмаган бу балаларның хезмәтенә дәүләт түләячәк. Мондый эш балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, авыр тормыш хәлендәге яшүсмерләр һәм балалар арасында сукбайлыкны, караучысызлыкны һәм җинаятьчелекне булдырмау максатында тормышка ашырыла.
Быел да укучыларыбызның җәйге ялы актив кына түгел, ә бәлки файдалы да булачагына һәм яңа уку елына аларның ныгып, яхшы ял итеп, көч җыеп, әйбәт кәеф һәм укуга зур теләк белән киләчәкләренә ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев