Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Файдалы ял

Шушы көннәрдә "Ватан" хәрби-патриотик палата лагереның ел саен үткәрелә торган "Эзләү" профильле сменасы төгәлләнде. Туган як музееның фәнни хезмәткәре Владислав Осянинның сүзләренә караганда, июль азагында республиканың 5 районыннан һәм шәһәреннән килгән 50 малай һәм кыз атна буена ял итү һәм укуның бай программасын үзләштергәннәр. Бу программага саф әзерлеге, каршылыклар полосасын...

Шушы көннәрдә "Ватан" хәрби-патриотик палата лагереның ел саен үткәрелә торган "Эзләү" профильле сменасы төгәлләнде.
Туган як музееның фәнни хезмәткәре Владислав Осянинның сүзләренә караганда, июль азагында республиканың 5 районыннан һәм шәһәреннән килгән 50 малай һәм кыз атна буена ял итү һәм укуның бай программасын үзләштергәннәр. Бу программага саф әзерлеге, каршылыклар полосасын үтү, контроль-туристик маршрут һәм ориентлашу, Калашников автоматын сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, Бөек Ватан сугышы барган урыннарда эзләү эше буенча дәрес-лекцияләр, 1812 елгы Ватан сугышы тарихы буенча дәресләр, археологик казу урыннарына һәм Чистайга экскурсияләр, сугыш тарихын белүгә "Брейн-ринг", КВН, башка конкурслар һәм биремнәр кергән. Әлбәттә инде, учак янында гитарага кушылып җырлый-җырлый кич утыруларсыз да узмаган. Балаларның сүзләренә караганда, шундый актив ял аларның күңеленә хуш килгән, тик бер нәрсә генә ошамаган-смена бик тиз тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев