Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Галәм одиссеясе

Илебез Космонавтика көнен бәйрәм иткән кояшка бай апрель көннәрендә В.И. Абрамов исемендәге туган як музее үзенә йөрүчеләрне зур, эчтәлекле "Галәм одиссеясе" дигән күргәзмәгә мавыктыргыч сәяхәткә чакыра.

Сез әлеге болытлар артындагы тематиканың күп кенә значок һәм вымпелларын гына түгел, күп санда Россия һәм халыкара космик экипажларның профессиональ фотографияләрен, космонавтларның автографлары белән китаплар һәм фоторәсемнәрен дә күрә, шулай ук коры җирле авыл районы Алексеевскины һәрчак борчыган җирдән читтәге киңлекләрне үзләштерү темасы белән нәрсә бәйләгәнен белә алачаксыз. Якташларыбыз язмышы аша Байконур космодромында булачаксыз, җирнең тарту көчен җиңә алган беренче кеше - Юрий Гагарин белән очраша алачаксыз. Якташыбыз Надежда Кужельная белән бергә сез "Энергия" ракета-космик корпорация космонавтлары төркеме составына керәчәксез. Ниһаять, музейда иң романтикларны уникаль экспонат - галәмдә булып кайткан "Буран" космик кораблен тышлаган җылылык саклагыч плитка көтә.


23 апрельдә, "Музей язы - 2014" республика акциясе кысаларында күргәзмәгә керү - бушлай. Теләге булган бөтен кешене чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев