Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җирдәге миссиям

Май аенда "Мәгариф" журналы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Авыл укытучысы- 2014" конкурсы үткәрүе турында хәбәр иткән идек. Конкурсның беренче этабы 25 майда төгәлләнде. Конкурска килгән 500 гә якын эшнең 10ысы 2нче турга сайлап алынган. 2нче тур интернет-тавыш бирү формасында үтә. 1 июльдән 31 августка кадәр номинантларның берсе өчен...

Май аенда "Мәгариф" журналы Мәгариф

һәм фән министрлыгы белән берлектә

"Авыл укытучысы- 2014" конкурсы

үткәрүе турында хәбәр иткән идек.

Конкурсның беренче этабы

25 майда төгәлләнде.

Конкурска килгән 500 гә якын эшнең

10ысы 2нче турга сайлап алынган.

2нче тур интернет-тавыш бирү

формасында үтә. 1 июльдән 31 августка

кадәр номинантларның берсе өчен

интернеттан тавыш бирергә мөмкин.

2нче тур номинантлары арасында районыбыздан 2 укытучы -

Кыр Шунталысы урта мәктәбенең

рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Фидания Гафиятуллина

һәм 2нче Алексеевск урта мәктәбе

укытучысы Илсөяр Җамалиева да бар. Үзләренең эшләре турында

сөйләргә үтенеп без конкурсантларга мөрәҗәгать иттек.

Бүген сүз Фидания Гафиятуллинага бирелә.

- "Авыл укытучысы-2014" конкурсына эшемне икеләнеп кенә җибәргән идем. Конкурсның шартлары буенча эш авыл мәгарифе проблемаларын күтәрергә, аларны чишү юлларын күрсәтергә тиеш иде. Тиеш иде дигәч тә, проблеманы зур итеп күтәргәнне кем ярата соң?! Алай да авыл укытучысына шулай ачык микрофон бирелгәч, үзем авыл мәгарифе проблемасы санаган әйберләрне язарга тырыштым. Ә бу проблемалар искиткеч тирән, беренче карашка мәктәпкә, мәгарифкә катнашы да юк кебек. Шуларның иң беренчесе - авылдагы эшсезлек. Сәясәтчеләребез, иренмәгән кешегә эш кайда да бар, дип кабатларга яратса да, иртә таңнан Шунталының гына күпме кешесе эшкә дип район үзәгенә чыгып китә?! Районның башка авылларында, республикада күпме алар?! Ярты тәүлеккә авылыннан чыгып киткән авыл кешесе нинди өмет белән баласының киләчәген авыл белән бәйләргә теләр икән?! Сораулар кискен, ә җавапны эзләргә соңга калмаска иде. Заманча авыл үрнәкләре Рбишча, Шыгырдан, Әләзәннәр үсә баралар бит, чөнки авыл эшмәкәрлеге яшәтә аларны. Рбишча капкалары, Шыгырдан, Әләзән казылыклары бүген якын чит илләргә китә икән, кеше эшкә аптырамый, авылның, мәктәбенең киләчәге бар, дигән сүз. 80нче елларда ук цивилизациягә ышанычлы адымнар ясый башлаган авыл (бу очракта конкрет авыл Кыр Шунталысын күз алдында тотам), икътисадына балта чабылмаган булса, бәлки, бүген бу проблема белән очрашмаган да булыр иде. Авылны бүген читтән торып кына яратып, читтән торып кайгыртып коткарырга мөмкин түгел. Шул авылларда үскән ир-егетләр кайтып, инвесторлар булсыннар, авылдашларын эш белән тәэмин итсеннәр иде. Казылыкны Шыгырданда гына түгел, Шунталы белән Тигәнәледә, Көрнәле белән Әшнәктә дә ясап буладыр аны. Авыр эштән чирканмаган авыл кешесе фигуралы тимер кою осталыгына да, теплица эшенә дә өйрәнер, 80нче елларда тирә-як авылларны ипи белән тәэмин итеп торган Шунталы пекарнясында пирог та "Оазис"тагыдан кимрәк пешмәс иде (шул шунталылылар пешерә бит аны!).

Мин үземнең конкурс эшемдә күтәргән икенче бер проблема - авыл мәктәбе белән шәһәр мәктәбе арасындагы дистанция. Фәннәрне укыту турында әйтүем түгел. Авыл мәктәбендәге интернет, интерактив такта, компьютерлар - барысы да баланың интеллектуаль ресурсына эшли. Бик алдынгы техника шәһәрдә дә санаулы мәктәпләрдә генә. Авыл баласы бүген ул яктан үзен кыерсытылган дип саный алмый. Ә аерма башка яктан, баланы гармонияле шәхес итеп формалаштыру ягыннан... Сочи олимпиадасындагы җиңүле чыгышыннан соң унбиш яшьлек Липницкаяның, мин булдырдым, дип трибунага күз салган мизгелендә авылның Айгөл-Миләүшәләренең, билгеле, бик үк ак булмаган көнләшү кичерүләрендә һич кенә дә шигем юк. Алар белән бергә мин дә уйладым. "Әйе шул, сез булдыра алмыйсыз", - дидем. Ә каян килеп булдыра алсын соң аны авыл баласы? Мәктәптән соң нинди стадионда, нинди тренер өйрәтә аны, нинди җыр студиясенә барып керә ул, нинди спорт мәктәбенең ишеген ача ала? Мәктәптәге 32 елымның егерме бишен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын үтәгән педагог буларак әйтәм мин моны. Нинди генә талантлы балалар юк бездә, ә авыл мәктәбенең бу яктан баланы үстерергә мөмкинлекләре чикләнгән. Конкурска карата оештырылган аңлатмаларда бу сорау шактый бәхәс тудырды. Яшьләр шәһәргә китүнең төп сәбәбе итеп шуны күрсәтә. Дөрес, самородоклар бар ул, яланаяклы Архангель малае крепостной Ломоносов, Әлфия Афзалова белән Илһам Шакировлар... Тик сүз егерме беренче гасыр мәктәбе турында бара. Икътисадның, сәясәтнең күп мәсьәлә-ләрен хәл итәргә тиешле даирәләр өчен бу җитди сорау булсын иде.

Мин, гомерен авыл балаларына багышлаган авыл укытучысы, "Җирдәге миссиям" дип аталган эшемдә менә шул фикерләремне белдердем. Авылның, авыл баласының язмышын кайгырту - минем бүгенге миссиям. Мәктәпсез авыл, авылсыз ил яшәмәс. Хөкүмәтебез моны аңлаганда соң булмасмы?

Кадерле газета укучылар! Минем язмама карата, бәлки, аңлатмаларыгыз булыр. Язсагыз, шат булыр идем.

Әгәр сез минем фикердәшләрем

булсагыз,

magarif-uku.ru

сайтында минем өчен тавыш

бирүегезне сорыйм

Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев