Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кантончы бабаларыбыз тарихы

Рәсәйдә кантончы атамасы 1805 нче елда барлыкка килә. Кантон - французча «округ» дигәнне аңлата. Кантончылар - түбән хәрби чиннарның (гади генә әйткәндә, солдатларның) тумыштан хәрби ведомствога караган, үсеп җиткәч хәрби хезмәткә алынырга тиешле балигь булмаган ир балалары.

Мондый структураның нигезләре Петр I заманында ук салына башлый. Петр I фәрманы буенча 1721 елда гарнизоннарда (округтагы полкларда) 50 урынлык солдат балаларын грамотага һәм һөнәргә өйрәтү мәктәпләре булдырыла. 1732 елда укучы балалар саны 4 меңгә җиткерелә. Мәктәпкә 7 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар алына башлый. 1758 елдан барлык солдатларның ир балалары Хәрби ведомствога беркетелә. 18 гасыр азагындагы сугышларда бик күп бала ятим калу сәбәпле, 1798 елда Санкт-Петербургта хәрби ятимнәр йорты оештырыла. Шуңа бәйле рәвештә гарнизон каршындагы мәктәпләрне Хәрби ятимнәр мәктәбе дип йөртә башлыйлар. Бу мәктәпләрдәге балалар саны 16400 гә җитә. 1805 елда, Николай I идарә иткән чорда, округтагы полклар шушында яшәүчеләр хисабына тулыландырып торылганга, Хәрби ятимнәр мәктәбе кантончылар мәктәбе дип үзгәртелә, ә анда тәрбияләнүчеләрне кантончылар дип йөртә башлыйлар. 1824 елда Хәрби ятимнәр мәктәпләре Хәрби тораклар департаменты (Департамент военных поселений) башлыгы, артиллерия генералы граф А.А. Аракчеев карамагына күчә. 1826 елдан кантончылар мәктәбе, хәрби частьлардагыча, батальоннарга, эскадрон, дивизион, ярым батальоннарга һәм роталарга бүленә. Кантончылар мәктәбе губерналарны һәрбер шәһәрендә (Россиянең 52 шәһәрендә) булдырылып, алар алты укыту бригадасына берләштерелә. Бригада башында генерал тора. Ел саен, кантончылар мәктәпләрендә дистәләрчә мең ир бала тәрбияләнә. 1857 елга аларның саны 37 меңгә җитә. Мәктәпләрдә кантончыларның күпләп үлүе сәбәпле, составны даими тоту өчен, һәрбер полк каршында резерв батальон булдырыла. Үлгән кантончы урынына резерв батальоннан башка кантончы алына торган була.


Казан шәһәрендә хәрби кантончыларны урнаштыру комитеты 1825 елда оештырыла. Бу комитет янгыннан соң калган Казан Кремле эчендәге ярым җимерек арсенал һәм кою эшләре биналарын төзекләндереп, кантончыларны шунда урнаштыру тәкъдиме белән чыга. Бу эшкә 1827 елда тотыналар һәм ул ун ел диярлек дәвам итә. Бу вакытта кантончылар элеккеге күчермә (пересыльная) төрмәдә урнашкан була. Элеккеге Адмиралтейство канторасының бер өлешендә (Покровская, хәзерге К.Маркс урамында) кантончылар лазареты урнаша.


1836 нчы елның августында император Николай I кантончылар батальоны өчен Казан Кремлендә корыла торган биналарны карап китә, төзелешне тизләтүне таләп итә. Шул сәбәпле, төзелеше ун елга сузылган комплекс 1837 елда кулланышка тапшырыла. Бу комплекс составында фельдшерлар бүлмәсе белән лазаретлар, лаборатория, даруханә, хезмәткәрләр өчен хастаханә ятаклары да каралган була. Кантончылар комплексы «Пушечный двор» һәм Кол Шәриф мәчете комплексына кергән, хәзерге «Хәзинә» галереясе һәм «Казан Эрмитаж үзәге» урнашкан биналарны үз эченә алган була. 1838 елдан кантончылар шушы биналарда яши башлый, соңрак анда юнкерлар училищесы булдырыла.

Хәрби гаилә хәлләре...


Рекрутлыкка алынгач, крестьян хәрби ведомство милке булып санала дип әйттек. Хезмәт иткән вакытта солдат өйләнә алган. Шул сәбәпле, хәрби частьлар каршында солдат бистәләре дә барлыкка килә торган булган. Солдатларның ир балалары тумыштан хәрби ведомствога буйсына, ягъни солдат булып туа. Кече яшьтән аны хәрби хезмәткә әзерлиләр. Солдат балалары армиянең киләчәк кадрларына әвереләләр. 18 яшьтән солдатка алынганга, дәүләт аларны шушы яшькә кадәр асрап, тәрбияләп тора. Хәрби хезмәткә алынган солдатның хатыны да крепостнойлыктан азат ителә. Дәүләт солдатка, гаиләсен ( хатынын һәм балаларын) асрау өчен паек һәм акча бирә башлауга карамастан, халык балаларын кантончылар мәктәбенә бирмәс өчен төрле чаралар уйлап тапкан. Шуларның берсе - ир бала тууны яшерү яки аның яшен киметеп күрсәтү. Чыннан да, төрле еллардагы халык санын алу материалларында ир-атның яше ике графада (әйтү һәм тышкы кыяфәте) күрсәтелгән. Анда аларның аермасы 7-15 ел тәшкил итәргә мөмкин. Мәсәлән, документта бала яңа туган дип язылган, ә тышкы кыяфәте буенча аңа 2-10 яшь дип күрсәтелгән. Мондый күренеш барлык ир-атка кагыла. Мондый күрсәткечләр хатын-кызларга карата кулланылмаган, аларның яше бер тапкыр гына күрсәтелгән. Аларны чагыштырсаң, ир-атның һәрвакыт тормыш иптәшеннән (хатыныннан) 5-10 елга яшьрәк, ә тышкы кыяфәте буенча аларның яшьтәшлеге ачыклана. Кайбер очракта бала табар алдыннан солдаткалар башка авылга барып бала тапкан, туган баланы асрамага алган бала яки «подкидыш» дип күрсәткән, яңа туган баланы башка җиргә тәрбиягә биргән. Ревизия вакытында ир балаларны күрсәтмәгән. Шуларның бер дәлиле булып, безнең нәселгә кагылышлы квитанция (№ 441498, 1859 ел, 22 апрель) сакланган. Ул Сәхабетдин бабамның бабасы - Хисаретдин бабайның туганнан-туган энесе Моталлап бабайга кагыла. 1858 елда халык санын алу вакытында Биктимер бабайның беренче улы - 25 ел хезмәт итеп кайткан отставкадагы солдат Бикмөхәммәтнең Моталлап исемле (кантончы) улы күрсәтелми. Бу хәл ярты елдан соң ачыклана. Бикмөхәммәт бабай (1802 елда туган) үлеп китү сәбәпле (1850 елдагы халык исәбен алу вакытында аның турында мәгълүмат инде юк), материалларны вакытында бирмәү сәбәпле, Моталлап бабайга көмеш акча белән 90 тиен (ул вакытта сыер 3 сум тора) штраф салына.


Икенче бер документ Рәсәй Эчке эшләр (Виларет, Рафис), Федераль куркынычсызлык (Рафаэль), Прокуратура хезмәткәрләре (Бәгъдәнур) Ситдыйковларның ерак бабаларына кагыла. Рапорт (1853 ел, 6 июнь) волость идарәсе тарафыннан Чистай өязенең 2нче станы Приставына юнәлтелгән. Документта 25нче майда Кыр Шунталысы авылында даими яшәүче отставкадагы солдат Абдулхәким Сапаров һәм аның законлы хатыны Мария Якубовскаяның (Польша татары), Хәрби ведомствога караган ир балалары туды, аңа Кыр Шунталысы авылының указлы мулласы Бикмөхәммәт Вәлитов Абдулвәли дигән исем бирде, дип хәбәр ителә.

Вакытлар үтү белән кантончылар мәктәбенә беректерелгән малайларның саны арта барган. Алар арасында солдаткалардан, тол хатын-кызлардан законсыз туган ир балалар саны шактый булган. Соңрак кантончылар мәктәбенә чегән, поляк, раскольник һәм яһүдиләрнең балаларын да ала башлыйлар. Кантончылар составына яшь сукбайлар, җинаятьчеләр, тәрбиясез калган балалар (беспризорниклар) да кертелә.

Дворянин титулын алу

Кантончы 10-14 яшенә кадәр гаиләсендә тәрбияләнә, яше җиткәч, ул кантончы буларак, казна хисабына яши. 7 яшенә кадәр ир-бала гаиләдә кала, аның өчен азык-төлек бирелми. Урта (7-12) яшьләрдә кантончыга азык-төлек бирелә башлый. Олырак (12-18 яшьлек) кантончы, азык-төлектән тыш, акчалата (3 сум) ала, хәрби һәм башка һөнәрләргә, грамотага өйрәтелә. Кием-салым, аяк киемен үзе юнәлтергә тиеш була. Ир балага 12 яшь тулгач, аның ата-анасы яки туганнары аны Чистайга (өязгә) инвалидлык начальнигы канцеляриясенә алып баралар. Аннан кантончыларны төркемнәргә туплап, җәяүләп, Казанга озаталар. Юлда аларны гадәттә арестантлар төркеменә кушып йөрткәннәр, ә кичләрен бөтенесен бергә острогларга бикләп куя торган булганнар. Балалар каторжаннар белән бергә төн куна торган булганнар. Сасы исләр, чылбыр чыңгыраулары, такта ятаклар тәэсиреннән бала-чага йоклый алмый интегә, курка торган була. Өстәвенә, аларның азык-төлеген, акчаларын каторжаннар урлап яки талап алганнар. Бирмәгән очракта, аларны кыйный торган булалар. Алҗып-талчыгып Казан каласына җиткәч аларны алып баручы унтер-офицер, кантончыларны мәктәп башлыгына тапшырган.

Кантончылар гарнизон мәктәпләрендә (Суворов училищесы сыман) хезмәт итүдән башлый. Башта алар - грамотага, ә сәләтлеләре артиллерия, инженерлык, ораторлык, хәрби медицина, топография, музыка буенча әзерләнә. Алардан махсус белем таләп иткән гаскәриләр әзерлиләр. Әзрәк сәләтлеләр столярлык, тимерче, итекче һ.б. һөнәрләрне үзләштерә. 15 яшь тулганнан соң, сәләтле балалар укуларын тагын 3 ел дәвам иткән, ә калганнарын хәрби хезмәткә җибәргәннәр. Кантончылык хәрби стажга саналмаган.

Хезмәткә алынгач, кантончыларны көчләп чукындыра да торган булганнар. Чукынмаганнарны ач тотканнар, йоклатмаганнар, кыйнаганнар, суга чумдырганнар, салкында урамда тотканнар… . Кыскасы, яхшы итеп үгетли торган булганнар. Чукынган кантончыга 25 сум акча, төрле өстенлекләр биргәннәр. Тик 5 ел буена вазыйфа алырга хокуксыз булганнар. Шуннан соң аларның карьера баскычы шактый күтәрелгән. Алар хәтта дворянин титулы ала алган.

Чукындырылган бала

Чукынган очракта балаларның исемнәрен рус исемнәренә алыштырганнар, аларга рус фамилияләрен биргәннәр. Император ай саен христиан динен кабул иткән кантончылар санын тикшереп торган. Аңа биргән рапортларда ул «очень мало», «весьма неуспешно», «недоволен малым успехом обращения в православие» дигән имзалар калдырган. Бу өлкәдә тырышкан командирларны мактаган, орденнар белән бүләкләгән, хезмәте буенча өскә күтәргән.

Чукынганнан соң, кантончыларны башка милләтләр арасына билгеләгәннәр. Яңадан үз диненә кайткан очракта, кантончыны төрмәгә япканнар. Христиан динен кабул иткән кантончы тик христиан динендәге хатын-кызга гына өйләнә алган. Хәрби хезмәттән соң «Николай солдатлары» туган җирләренә кайта алган. Бу вакытта инде аларга 43-45 яшь булган. Аларга тормышны яңабаштан башларга туры килгән: ата-аналары үлгән, туган-тумачасы аны инде оныткан; үзе дә туган телен оныткан диярлек һ.б. Шул рәвешле, аларның күбесе туган җиренә әйләнеп тә кайтмаган, хезмәт иткән җирендә торып калган…..

Кантончылар хәрби хезмәттән соң 40 сум күләмендә пенсия алган: бу акчага яхшы гына яши, баласын укыта алган.

Кантончылар структурасы 1805 елдан 1856 елга кадәр гамәлдә була. Рәсәй тәхетенә утыру уңаеннан, Александр II тарафыннан 1856 елның 26 августында чыккан Манифест буенча солдат балаларының хәрби ведомстводан бәйсезлеге игълан ителә, алар «әйбер, җисем» булудан туктый. Мәсәлән, шул елларда Чистай өязе, Мөслим волосте, Кәләй авылы кече Бахта авыл җәмгыятенә караган Кыр Шунталысы авылы кантончыларын хәрби ведомстводан чыгару турында документ сакланган. Анда түбәндәге исемлек китерелә:

1) Әбдрәшит Габдрахмановның законсыз туган улы Сәхретдин (9,5 яшь). Хәрби ведомствога 1851 елда беркетелгән; әнисе - Монасыйпова Бәдигөлҗамал (40 яшь), сеңелесе Мәрхүбҗамал (7 яшь);

2) отставкадагы солдат (боцманат - диңгез флоты унтер-офицеры) Каюм Хәмитов уллары (1852 елда беркетелгәннәр): Камалетдин (8 яшь), Җәләлетдин (4 яшь); әниләре Вафия Насыйрова (30 яшь), сеңелләре Бибимахруй (0,5 яшь);

3) вафат булган отставкадагы солдат Биктимеров Бикмөхәммәт улы Моталлап (16 яшь), 1851 елда беркетелгән; әнисе Гафифә Хәлилова (35 яшь);

4) вафат булган отставкадагы солдат Абдулхәким Сапаров улы Абдулвәли (5 яшь); 1855 елда беркетелгән.

Документка волость старшинасы Исмәгыйль Тимербулатов, волость башлыгы Егор Федоров, Кыр Шунталысы авылы писаре Назыйр Бикбов кул куйганнар.

Александр II Манифестыннан соң, кантончылар мәктәпләре дә әкрен генә бетерелә, үзгәртелә. 1858 елдан алар - башлангыч хәрби мәктәпләргә, ә 1868 елдан хәрби гимназияләргә әверелә. Аларда писарьлар, музыкантлар, җырчылар әзерләнгән. Тик бу укыту оешмаларына инде укучылар үзләренең яки ата-аналарының теләкләре белән кабул ителгән, хәрби хезмәткә дә өстенлексез, гомуми рәвештә алынган. Күрәсең, мондый мәктәптә 21 нче Муром полкы музыканты Морадым Мөкъминев (Кыр Шунталысына 1874 елның 2 августында кайта), 8нче Эстлянд полкы барабанчысы Шәйхетдин Мөхетдинов (авылга 1883 елның 6 сентябрендә кайта), 1891 елда кабат Кызылъяр волосте (волостька Олы һәм Кече Кызылъяр, Александровка, Николаевка, Сахаровка, Приютовка, Хутыр Волынь, Яуширмә, Урманасты, Чирүле һәм Кыр Шунталысы авыллары кергән) хөкемдары итеп сайланган унтер офицер Ситдыйк Назыйров, 2 нче артиллерия бригадасы артиллеристы Шәрәфетдин Мөксинов (1867-1883 елларда хезмәт итә) һ.б. укыганнар. Кантончыларның язмышы әле өйрәнелә, бәлки, киләчәктә тагын кызыклы фактлар ачылыр, дип өметләнеп калыйк.

Галим Хисамиев, Казан дәүләт медицина университеты доценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев