Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каршылыксыз кино

Пәнҗешәмбе көнне, 22 ноябрьдә "Кама" кинотеатрында "Бердәм Россия" партиясенең "Халыкара фестиваль кайтавазы-каршылыксыз кино" проектын тормышка ашыру кысаларында алексеевскилылар Казаннан килгән делегация белән очрашты. Делегация составына ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина һәм Рифат Гинибаев, ТРның мактаулы кинематографисты Владимир Елисеев, сценарист-журналист Елена Крайнова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...

Пәнҗешәмбе көнне, 22 ноябрьдә "Кама" кинотеатрында "Бердәм Россия" партиясенең "Халыкара фестиваль кайтавазы-каршылыксыз кино" проектын тормышка ашыру кысаларында алексеевскилылар Казаннан килгән делегация белән очрашты.

Делегация составына ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина һәм Рифат Гинибаев, ТРның мактаулы кинематографисты Владимир Елисеев, сценарист-журналист Елена Крайнова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Аржаков, "Крылья Барса" баскетбол клубы спортчылары Марат Рәхимов һәм Дамир Сабиров кергән.
Очрашуда "Марафон победы", "Баскетбол на колясках", "Лошадка" фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде. Алар бирегә җыелучыларны тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә, чөнки фильмнарда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш юлында килеп чыккан кыенлыклар белән көрәшүләре һәм үзләрендә тулы тормыш белән яшәргә көч табулары күрсәтелә.
Валентина Липужина билгеләп үткәнчә, әлеге фильмнар безненең арада яшәүче өметен, ышанычын югалтмаган кешеләр турында...
"Татарстан инвалидлары турында фильм иҗат итү фикере чит ил фестивальләренең берсендә туды. Бүгенге көнгә безнең турыдан-туры катнашыбыз булган берничә фильм бар. Аларда кызгануларга караганда, күбрәк җиңеп чыгу һәм уңышлар турында сөйләнә. Аларның мәгънәсе шунда ки, ачылыр өчен безнең һәрберебез үзенең потенциалын файдалана, мөмкинлекләрен таба ала"-ди Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан җирле бү-лекчәсе рәисе Рифат Гинибаев.
Фильмнарны караганнан соң тамашачылар очрашуда катнашучылар белән аралашты, төп геройлар булган спортчыларга берничә сорау бирде. Моннан тыш, кунаклар, Әниләр көне хөрмәтенә күп балалы әниләр Гөлчәчәк Хәйбулина һәм Ирина Маташовага истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чара тәмамлангач, Казаннан килгән делегация Сугышчан дан музеенда булды, экспозицияләр һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү формалары белән танышты. Безнең районга сәфәрдән соң Владимир Елисеевта Алексеевск районы кешеләре белән турыдан-туры бәйле булган яңа фильм төшерү турында иҗади уй туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев