Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әкият иленә сәяхәт

4 нче башлангыч мәктәп-бакчада әдәби укулар атналыгы тәмамланды, анда беренче - дүртенче сыйныф укучылары катнашты.

Беренче сыйныф укучылары әкияттә кунакта булдылар: өзек буенча аның исемен белеп, барлык персонажларны да исләренә төшерделәр, ә аннан әкиятләрне иң яхшы белүче исеменә ярыштылар. Команда капитаннары өчен оештырылган конкурста Вероника Соколова җиңде, ул бирелгән барлык сорауларга хатасыз җавап бирде, авыр бирем - телеграмма кайсы геройдан килгәнне белде. Әкият иле буйлап мавыктыргыч сәяхәт тәмамланганда һәр команда үз эше өчен диплом алды. 2-4 сыйныф укучыларына килгәндә, алар "Әкиятне бел" конкурсында, "Әкият юлы буйлап сәяхәт" уенында катнаштылар, алар аның барышында өч станциядә: "Кызыклы арифметика", "Геройны бел" һәм "Әкияттә кунакта" булдылар. Әдәби атналыкка нәтиҗә ясалды: I - урынны 3 сыйныф укучысы Иделя Вәлиуллина, II - урынны 4 сыйныф укучысы Анна Васильева һәм 2 сыйныф укучысы Александр Турушкин, ә III урынны беренче сыйныф укучысы Раилә Нуруллина һәм икенче сыйныф укучысы Данил Власов бүлеште. Ә дүртенче сыйныф укучысы Данил Песков артистлык осталыгы өчен кызыксындыргыч грамота белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев