Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Конкурс уңышлары

Конкурс нәтиҗәләре билгеле булды, аларда балалар сәнгать мәктәбе укучылары узган елны тәмамлау чорында үз талантларын күрсәтергә батырчылык иттеләр.

Бу нәтиҗәләр сөендерде: читтән торып үткәрелгән "Без бергә" халыкара конкурсында Островскийның "Үз кешеләр, килешербез" пьесасыннан Липочка монологы белән "Нәфис сүз" номинациясендә Раида Шәйдуллина (укытучысы Любовь Лобанихина) беренче дәрәҗә лауреат булды, ә төбәгебезнең борынгы һөнәрләр традициясендә "Алексеевск әбисе" курчагын ясаган Виктория Лифанова (укытучысы Ольга Романченко) "Мин яратам сине, Россия" Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алды. Әлеге иҗат бәйгесендә катнашу тәкъдимен Виктория "Сөйкемле шүрәле" республика конкурсы оештыручыларыннан алды, ул анда да җиңеп чыккан иде.
Балалар сәнгать мәктәбенең тагын бер укучысы Регина Кәбирова да (укытучысы Валентина Зиннәтуллина) "Без бергә" конкурсының инструменталь башкару номинациясендә беренче дәрәҗә диплом яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев