Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лебедино экологлары

Татьяна Типясева Лебедино мәктәбендә егерме җиде ел эшли. Шул вакыт эчендә үзен тәҗрибәле, актив һәм инициативалы, педагогик осталыгын даими камилләштерүче, барлык яңалык белән кызыксынучан укытучы итеп күрсәтте. Үз эшендә педагог дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирә. Күп еллар буена Татьяна Петровна үз тарихы булган "Яшь эколог" түгәрәгенә җитәкчелек итә. Иң...

Татьяна Типясева Лебедино мәктәбендә егерме җиде ел эшли. Шул вакыт эчендә үзен тәҗрибәле, актив һәм инициативалы, педагогик осталыгын даими камилләштерүче, барлык яңалык белән кызыксынучан укытучы итеп күрсәтте.

Үз эшендә педагог дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирә. Күп еллар буена Татьяна Петровна үз тарихы булган "Яшь эколог" түгәрәгенә җитәкчелек итә. Иң элек түгәрәк "Яшь орнитолог" дип аталган һәм аның максаты безнең төбәк кошларын өйрәнү була. Укучылар үз күзәтүләрен педагоглары җитәкчелегендә каен урманында алып барганнар. Экскурсияләр вакытында балалар урманның чүпле, пычратылган булуын күрәләр һәм ак кәүсәле, зифа каеннарның өлкәннәр тарафыннан рәхимсез рәвештә киселүләрен күреп йөрәкләре әрни. Кечкенә урманны күңел ачарга килгән яшьләр дә пычрата.
Өлкәннәрнең табигатькә карата битараф, җимергеч мөнәсәбәте укытучыны да, аның укучыларын да уйланырга мәҗбүр итә. Һәм аларның инициативасы, педсовет карары белән экология түгәрәге булдырырга карар кылалар. Шул рәвешле, 2000 елда "орнитологлар" "яшь экологлар"га әйләнә. Түгәрәккә йөрүчеләр җирле экологик проблемаларны ачыклап, үз алларына аларны бетерү өчен хәлдән килгәнчә эш җәелдерү максатын куялар.
Быел түгәрәккә 12 ел тула. Төп эшчәнлеге булып элеккечә үк төрле юнәлешләрдә алып барыла торган табигатьне саклау вазыйфасы кала, ул табигый мохитне саклау һәм яхшыртуны (чүп-чар белән көрәшү, кошларга җим кую, сыерчык оялары ясау, кырмыска ояларын киртәләү, агач утырту һ.б.лар) халыкны экологик агартуны үз эченә ала.
Безнең кул белән утыртылган уникаль каен урманын саклап калу өчен педагог белән балалар җирлек башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Урманны шефлыкка алдылар. Экологик сукмак салдылар, тикшеренү эшләрен дәвам иттерделәр.
Татьяна Петровна җитәкчелегендә укучылар күп тапкырлар республика экологик конференцияләре һәм конкурсларында бүләкләнделәр. Соңгы биш ел эчендә генә дә алар ике тапкыр "Практикада табигатьне саклау эшчәнлеге "номинациясендә "Подрост" республика бәйгесендә ике тапкыр җиңделәр, натуралистик һәм экологик түгәрәкләрнең республика смотрында уңышлы чыгыш ясадылар, "Мин-Россия гражданы" 9 нчы Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Татьяна Петровна үзе дә күп тапкырлар һөнәри бәйгеләрдә -балаларга өстәмә белем бирү авторлык белем бирү программалары, экология һәм биология буенча методик эшләнмәләр (3 урын) республика конкурсында, "Иң яхшы инновацион идеягә"(3урын) методик эшләнмәләр һәм ярдәмлекләр район конкурсларында җиңде. Иң соңгы казанышы-"2012 ел укытучысы" конкурсы лауреаты.
Яңа уку елы алдыннан Татьяна Типясева һәм аның укучыларына туган якның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру кебек гаять игелекле эштә зур уңышлар телим.

С. Варламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев