Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак телне шундый бозып сөйлисең! Ил колагын хурлап, халкыңның рухын рәнҗетәмен димисең! Мескенләнмә, бакый гомер килгән тел байлыгын итмә кадерсез. Бер уйласаң, илаһи бит, изге - Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!... Равил Фәйзуллин. Әйе, Равил ага Фәйзуллин үзенең шушы шигырендә бик актуаль проблема күтәрә. Халкыбыз үз...

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге -
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!...

Равил Фәйзуллин.
Әйе, Равил ага Фәйзуллин үзенең шушы шигырендә бик актуаль проблема күтәрә. Халкыбыз үз телен сакласа гына, үзенең яшәешен тәэмин итәчәк. Шушы елның февраль аенда Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе старт алды. Без, Коры Көрнәле укучылары, бу акциягә бик актив кушылдык. Татарча сөйләшү бит ул әле көнкүрештә аралашу гына түгел, ул сөйләмеңне аңлаешлы, төгәл һәм аһәңле итеп оештыру, туган телеңнең тәмен, нечкәлекләрен белеп сөйләшү дә. Мәктәбебездә укучыларның туган илгә, туган телгә булган ихтирамын, мәхәббәтен күрсәтерлек чаралар оештырылды.
Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган очрашу кичәсенә төрле елларда Армиядә хезмәт иткән кунаклар чакырылды. Әфган сугышында катнашкан Гайнетдинов Мансур абый, болгавыр чорда Чечняда хезмәт иткән Шиһабетдинов Ленар абый, әле яңа гына Кара диңгез Флотында хезмәт итеп кайткан Переведенцев Марат абыйлар үзләренең Ватаннарына хәрби бурычларын үтәүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Сыйныфташыбыз Фәссахов Рәсимнең Мәхмүт Хөсәеннең "Туган ил өчен" шигырен сәнгатьле итеп сөйләве барысына да бик ошады. Күп кенә шигырьләр һәм җырлар яңгырады кичәдә.
Мәктәп музеенда үткән сыйныф сәгатьләрендә дә без илебез тарихында татар халкының тоткан урыны турында авылыбыз, районыбыз кешеләре мисалында бик күп кызыклы мәгълүматлар алдык. Тарих һәм әдәбият укытучысы М.К.Фатыйхов безнең ата-бабаларыбыз катнашкан зур вакыйгаларның илебез тарихындагы әһәмиятен ачып бирсә, сыйныф һәм музей җитәкчебез Фатыйхова Резидә апа авылыбыздан чыккан каһарманнар турында мавыктыргыч итеп сөйләде. "Укучылар, үзегезнең авылыгыздан, районыгыздан чыккан матур, батыр кешеләр белән горурланыгыз, аларны беркайчан да онытмагыз, киләчәк буыннарга алар турындагы истәлекләрне тапшырыгыз!" дип тәмамлады ул сүзен.
Ә март ае бик матур вакыйгадан башланды: 4нче март көнне безнең алдыбызда халык музыка кораллары остасы, җырчы Солтан Фидәис улы Шиһапов үзенең "И моңлы Туган телем!" дигән концерт программасы белән чыгыш ясады. Төрле халык инструментларында башкарылган халкыбыз һәм башка халык көйләрен, җырларын без әсирләнеп тыңладык. Нинди матур, моңлы, күңел кылларын тибрәтерлек бит безнең халкыбыз көйләре! Ә Солтан абый Саратский яшел гармунын сузып җибәргәч, 7нче сыйныф укучысы Вәлиева Алия түзмәде, Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" шигырен сәнгатьле итеп сөйләп бирде.
Биедек тә, кушылып җырладык та, шигырь дә сөйләдек без бу концертта. Чара бер тында, матур истәлекләр калдырып узып та китте.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә ана телебезне саклауда төп сәбәпчеләр - әниләр бәйрәмебез кунаклары булды. Бәйрәмнең буеннан буена Ана, Туган тел, Туган ил - кеше өчен иң газиз төшенчәләр икәне кызыл җеп булып сузылып барды. Саф ана телебездә татар композиторларының иң матур җырлары, күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады.
Ә татар халык биюе беркемне дә битараф калдырмый, безгә кушылып әниләребез дә, укытучы апаларыбыз да җилкенеп биеделәр.
Ә шушы елның 6 мартында без, 8 һәм 7нче сыйныф укучылары, авылыбыз Мәдәният йорты оештырган "Алтын казан" исемле халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәнгатен чагылдырган чыгыш белән Базарлы Матакта үткән театр коллективлары фестивалендә авылыбыз һәм районыбыз данын якладык, тамашачылар мәхәббәтен яуладык.
Шулай ук сыйныфыбыз укучылары Гайфуллина Резидә һәм Фәссахов Рәсим район буенча үткәрелгән туган якка багышланган шигырь конкурсларында катнаштылар. Саҗидә апа Сөләйманованың "Туган җирем, эчкән суым" шигыре һәр икесенең башкаруында үзенчәлекле яңгыраш тапты. Рәсим конкурс лауреаты булып кайтты.
Акциябезнең иң истәлекле вакыйгасы - бу безнең халкыбызның күренекле әдибе, милләтпәрвәре, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Гаяз Исхакыйның туган авылы Чистай районы Яуширмә авылындагы музей-тыюлыгына тарих, татар әдәбияты укытучыбыз Фатыйхов Марс Касыйм улы һәм мәктәп музее җитәкчесе Фатыйхова Резидә апа оештырган сәяхәтебез булды. Татар халкының бөеклеген исбат итәргә тырышып үзе никадәр зур эшчәнлек алып барган, эзәрлекләүләргә дучар булып та үзенең сайлаган юлына тугры булып калган, милләтебезнең дәүләтчелеге өчен көрәштә үзен-үзе аямаган, халкыбызны аң-белемле итүдә мөгаллим буларак та, язучы һәм публицист буларак та искиткеч зур эш башкарган якташ әдибебез белән горурлану хисләре биләде безнең күңелләрне. Ә музейның экспонатларга, мәгълүматларга бай булуы сокландырды. Музей хезмәткәрләре киң күңел, ачык йөз белән каршы алдылар, шундый аңлаешлы, мавыктыргыч итеп сөйләделәр һәм үзләре дә безнең белән соклануларын белдерделәр. Бигрәк тәрбияле укучылар, йотлыгып тыңлый беләсез, дип мактадылар.
Ә кайту юлыбызны махсус Тигәнәле авыллары аша булган юлдан борып алып киттек. Күптән Олы Тигәнәле авылының Туган якны өйрәнү музеена барырга җыена идек инде. Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты - без күренекле әдип, Бөек Ватан сугышында катнашкан Батталларның данлыклы улы Салих ага Баттал исемен йөртүче Тигәнәле музеенда. Лилия апа Зарипова безне көтеп алды, музейның искиткеч бай экспонатлары белән таныштырды. Без Яуширмәдә алган тәэсирләребез бик көчле булгангамы, зур юлда алҗыгангамы бу музейның бөтен мәглүматларын да кабул итәр өчен тагын бирегә килергә кирәк дигән карарга килеп кайтып киттек. Берьюлы ике музей мәгълүматларын күңелең белән дә, аңың белән дә үзләштерергә кыенрак икәнен белсәк тә, юлыбызны биредән боруыбызның сәбәбе бар иде. "Ясная поляна" ЧҖҖ җитәкчеләре безнең сәяхәтебезгә автобусны түләүсез бирделәр. Форсаттан файдаланып, безгә, укучы балаларга, туган ягыбыздагы музейларга барырга мөмкинлек тудырган "Ясная поляна" ЧҖҖ генераль директоры Батдалов Фәнис Салих улына, мәктәбебез белән даими элемтәдә торып, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торучы "Игенче" бүлекчәсе директоры Гатин Газыйм Әхмәдулла улына зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Сез безгә Туган ягыбызны өйрәнергә, халкыбызны, телебезне тагын да яратырга ярдәм иттегез. Зур рәхмәт Сезгә!
Шушы көннәрдә Халкыбызның шигъри кыйбласы булган Г.Тукай бәйрәмен зурлап үткәрергә җыенабыз. Чөнки без туган илебезне, туган телебезне яратабыз, аның белән горурланабыз.

Коры Көрнәле төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Ч. Гибатова, Р. Гайфуллина, Г. Казакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев