Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Президент чыршысында

Алексеевск районының 28 баласы-спортта югары казанышларга ирешүчеләр, уку алдынгылары, район һәм республика олимпиадалары һәм конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук "Радуга" бию коллективына йөрүчеләр 30 декабрьдә 7 мең яшь татарстанлы арасында республика башкаласында Президент чыршысында булып кайтты. Бәйрәм алдыннан бик нык дулкынланган балалар өчен Казанга кадәр юл сизелмичә дә узып китте. Һәм...

Алексеевск районының 28 баласы-спортта югары казанышларга ирешүчеләр, уку алдынгылары, район һәм республика олимпиадалары һәм конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук "Радуга" бию коллективына йөрүчеләр 30 декабрьдә 7 мең яшь татарстанлы арасында республика башкаласында Президент чыршысында булып кайтты.

Бәйрәм алдыннан бик нык дулкынланган балалар өчен Казанга кадәр юл сизелмичә дә узып китте. Һәм менә без "Татнефть Арена"да. Боз сараенда безне иреклеләр каршы алды, алар шунда ук "актив тамашачы курсы" үткәрделәр. Ягъни кычкырып алкышларга, аяклар белән тыпырдарга, кычкырырга, кыскасы, үзеңнең соклануыңны төрлечә белдерергә өйрәттеләр.
Эмоцияләр шуңа торырлык иде! Күп дәрәҗәле сәхнәдә чын тамаша башланып китте: татар халык әкиятләре геройлары Алтынчәч, нәфис Су анасы, Шүрәле, шулай ук инде яратып өлгергән әкият һәм мультфильм персонажлары Маша белән Аю, Джек Воробей, итек кигән Мәче катнашкан әкияти "Минута славы"ны олимпия чемпионкасы гимнастка Ләйсән Утяшеваның бик матур номеры, көчле кул чабулар белән каршыланган "Очучы баскетболчылар шоу"ы, яшьләр кумиры җырчы Нюшаның чыгышлары алмаштырды.
Ниһаять, озак көтелгән мизгел килеп җитте: балалар каршында котлаулар һәм Яңа ел теләкләре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул, атап әйткәндә, болай диде: "Татарстанның байлыгы-бу аның кешеләре, талантлы балалар. Нәкъ менә алар-республиканың киләчәге!" Ул шулай ук бәйрәмнең кадерле кунаклары белән таныштырды, алар арасында күп тапкырлар олимпия чемпионы Алексей Немов та бар иде.
Президент чыршысы азагында кунакларның барысы да татлы Яңа ел бүләге һәм Татарстан Республикасында Универсиада алды елының төп герое спорт булачагы символы-"Дракончик-лыжник" йомшак уенчыгы алдылар.
О.КУРСАНОВА, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең педагог-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев