Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәктәпләрен быел 12 бала алтын медальга тәмамлады

Агымдагы елның 80 чыгарылыш сыйныф укучысының 68е информатика һәм ИКТ, география, рус теле, математика, физика, тарих, химия, җәмгыять белеме, биология һәм инглиз теле буенча имтихан тапшырды.

13 яшь алексеевскилы имтихан тапшырудан баш тартты, чөнки алар урта һөнәри уку йортларына керергә булды. Коронавирус пандемиясе әнә шундый төзәтмәләр кертте һәм БДИны тапшыру быел мәҗбүри булмады: аны югары уку йортына керүчеләр генә тапшырды. Районыбыз мәктәпләренең 12 чыгарылыш сыйныф укучысы «бик яхшы билгеләр» өчен алтын медальләр алды. Менә алар: Азат Хәмзин, Ксения Доронова, Артём Бәдретдинов, Елена Васильева, Алёна Лифанова, Рузилә Хисәметдинова, Назар Сучков, Максим Хлопунов, Регина Хушанова, Валерия Пашагина, Гөлсинә Гарипова, Камилла Кәбирова.

Йомгаклау сынаулары буенча утыз дүрт егет һәм кыз югары балл җыя алды.

Сүз уңаеннан, узган уку елында да югары балл җыючылар саны шулай ук иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, имтиханнар вакытында укучыларның һәм педагогларның сәламәтлеген саклау өчен барлык кирәкле шартлар да үтәлде. Рус теле, математика, җәмгыять белеме һәм биология фәннәреннән уртача баллар да артты.

Педагоглар, укучылар һәм ата-аналарның ел буе тырышып әзерләнүләре артта калды.

Сезгә уңышлар телибез! Һәм, һичшиксез, туган районыгызга кайтыгыз, аның кешеләре өчен хезмәт итегез!

Фото с сайта prizyv.ru
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/obrazovanie/12-vypusknikov-shkol-rayona-poluchili-zolotye-medali-za-otlichnuyu-uchebu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев