Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Семинардан һәркем үзенә рухи азык алды

Агымдагы елның 5нче мартында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар-утырышы булып узган. Семинар барышында бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булган рус телле балаларның татар телен ишетеп аңлавын үстерү, дәүләт аттестациясе кысаларында үткәреләчәк бердәм республика тестын уңышлы үтүгә әзерлек мәсьәләләре күтәрелгән. Шул турыда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик...

Алексеевск бистәсендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Сөнгатуллина "Дәүләт аттестациясенең В4-В11 төрен эшләүгә әзерлек этабы буларак текст өстендә эш" дип аталган мастер-классында укучыларга таныш булган текстлар ярдәмендә грамматик категорияләрне кабатлау һәм сөйләмгә кертү буенча үзенең нәтиҗәле эш алымнарын күрсәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шул ук мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Гадиева рус телле укучыларны ишетеп аңлауга өйрәтү һәм республика күләм тест биремнәренең В1-В3 төрен эшләүгә әзерләү өчен үзенең аудирование күнегүләр җыентыгын тәкъдир итте. Әлеге җыентык ярдәмлек материал буларак һәр укытучыга да таратылды.


Татар балаларын туган телләренә өйрәтү методикасы рус балаларын укыту методикасыннан тулаем аермалы. Шуңа күрә семинар барышында әлеге мәсьәләгә аерым тукталдык. Кыр Шунталысы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Нуретдинова татар балаларын дәүләт аттестациясе кысаларында үткәреләчәк бердәм республика тестына әзерләү буенча үзе кулланган электрон һәм басма чыганаклар белән таныштырды, үзенең уңышлы эш алымнары турында сөйләде.


Семинарның эш планына шулай ук яшь укытучыларның эше белән танышу да кертелгән иде. Алексеевск бистәсендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәйхетдинова рус төркемендә укучы 2нче сыйныф укучылары белән татар халык ашлары темасы буенча дәрес күрсәтте. Дәрес барышында укытучы үзенең уңышлы эш алымнары белән уртаклашты, эш нәтиҗәләрен күрсәтте. Дәреснең беренче минутыннан ук укучыларның телне аңлап, яратып өйрәнүләре күренеп торды. Әле 2 генә ел телне өйрәнүләренә карамастан укучыларның сүзлек запасы бай, алар яңа сүзләрне өйрәнелгән җөмлә калыпларына җиңел генә куеп сөйләмгә чыга алалар. Балаларның уңышында укытучының зур роль уйнавы бәхәссез. Әлеге дәрес барышында Лилия Мәгъфур кызының үз фәнен, укыту методикасын яхшы белеп эшләве, өметле укытучы булуы күренде.


Семинарның икенче өлеше укучыларның дәрестән тыш чараларда татар телен, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү нәтиҗәсен карау иде. 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Альбина Хәмитшина һәм Ләйлә Хәлилова тарафыннан әзерләнгән "Могҗизалы башваткыч" уены барышында укучылар татар халык мәкальләрен, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен искә төшерделәр, нәфис сүз, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Уен барышында семинарда катнашучыларны беренче мәктәп укучыларының уңышлары белән таныштыру мөмкинлеге дә булдырылган иде.


Семинар укытучыларга бәйрәм алды бүләге буларак оештырылган Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт белән тәмамланды. Укытучылар Н. Гыйматдинова әсәре буенча куелган "Бер тамчы ярату" мелодрамасын карадылар. Әлеге чара мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Кәбиров ярдәме белән оештырылды.


Семинар файдалы, нә-тиҗәле һәм истә калырлык булып үтте. Горурланып әйтә алабыз: районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзара аралашып, кулга-кул тотынышып эшлиләр. Аларның эш нәтиҗәләре - укучыларының уңышлары. Ә уңышлар бездә бик күп. Безнең укучылар олимпиадаларның республика турында призерлар, төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр. Без укучыларыбызга киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен, ә укытучыларыбызга исәнлек-саулык, тырыш укучылар теләп калабыз. Форсаттан файдаланып, укытучыларның көндәлек авыр эшләрен күреп, эшләрендә терәк булган мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәшит улы Кәбировка олы рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә уңышлар теләп калабыз.

Фалия
ХӘСӘНШИНА
әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев