Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Семинардан соң

3 декабрьдә Речное мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар утырышы булды. Әлеге семинар рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә төпле укыту алымнарын куллануга багышланган иде. 9нчы сыйныфта үткәрелгән "Ак халатлы кешеләр" дип исемләнгән ачык дәрестә укытучы В.Е.Мигушина балалар белән "Сәламәтлекне саклау" темасына сөйләшү өчен кирәкле сүзләрне кабатлап, Габдрахман...

3 декабрьдә Речное мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар утырышы булды. Әлеге семинар рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә төпле укыту алымнарын куллануга багышланган иде.

9нчы сыйныфта үткәрелгән "Ак халатлы кешеләр" дип исемләнгән ачык дәрестә укытучы В.Е.Мигушина балалар белән "Сәламәтлекне саклау" темасына сөйләшү өчен кирәкле сүзләрне кабатлап, Габдрахман Әпсәламовның "Ак чәчәкләр" романының сюжеты буенча сөйләшү үткәрде. Дәрес барышында укучылар бирелгән тема буенча үзара диалог төзеп аралаша алуларын, табиб һөнәре турында монолог төзеп сөйли белүләрен, "Сәламәтлекне саклау" темасына мәкальләр белән таныш булуларын күрсәттеләр.
Семинарның икенче өлеше балаларның дәресләрдән тыш шөгыльләренә багышланган иде. "Музыкаль каймак" дип аталган сыйныфтан тыш чара барышында әлеге мәктәптә балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелгәнлеге күренде. Балалар татар телендә төрле җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шунысы игътибарга лаек: укытучылар балаларны татар халкының мәдәнияте, уеннары, бәйрәмнәре белән таныштыру аша телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбиялиләр. Бәйрәмнәр, концертлар барышында укучыларны сәхнәдә һәм залда үз-үзләрен тотарга өйрәтәләр.
Әле зур эш тәҗри-бәләре булмауга да карамастан, шундый эчтәлекле, методик яктан төгәл уйланылган дәрес һәм дәрестән тыш чара үткәрүдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мигушина Вера Ефимовнага һәм Досова Елена Юрьевнага, һичшиксез, мәктәп администрациясенең ярдәме зур булды. Мәктәп директоры Сорокина Любовь Павловна һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Строкина Елена Михайловна укытучыларның методик яктан белемнәрен үстерү өстендә системалы эш алып баралар, аларга эш тәҗрибәләрен район укытучыларына тәкъдим итәргә мөмкинлекләр булдыралар.
Кечкенә генә булуына да карамастан, бүгенге көндә белем йорты - мәктәп гөрләп эшләп тора. Моның өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Киләчәктә дә Речное мәктәбе коллективына иҗади уңышлар, ә укучыларына төпле белем алып тормышта үз юлларын табуларын телибез.

Р. Гадеева, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев