Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Сәләт-2016” Егерме ел бергә

Изге борынгы Биләр җире егерменче тапкыр инде Татарстаннан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән талантлы яшьләрне кабул итә. Менә бишенче тапкыр яшьләр көнүзәк мәсьәләләрне тикшерәчәкләр һәм шушы көннәрдә Биләрдә уза торган "Сәләт" Халыкара белем бирүче яшьләр форумы кысаларында үз идеяләрен алга сөрәчәкләр. Бу якшәмбедә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы...

Быел экология "Сәләт"нең төп темасына әйләнде һәм "Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә" дигән исем белән аталды. Форум җитәкчесе Тимур Сөләйманов экология мәсьәләләре хәзерге яшьләрне нык борчый һәм тикмәгә генә нәкъ менә Изге чишмә территориясендә "сәләтле"ләр игътибарны әйләнә-тирә табигатьне саклауга җәлеп итәргә теләмиләрдер.

- Бу урын рухи сафлык символы булып тора. Һәм шушы сафлык аша яшь буын табигать белән гармониядә яшәргә өйрәнергә тиеш, - дип фикерләре белән уртаклашты Тимур.

Үз җитәкчеләренең сүзләрен хуплагандай, биш мең егет һәм кыз һәр елны Изге чишмәдән ерак түгел бик матур җирдә урнашкан палата шәһәрчегендә яши. Быел форум территориясендә берничә экологик объект: зур калай банкалар рәвешендә җайланма (ул балаларны чүп-чарны аерым җыярга чакырырга тиеш, материаллары әйләнә-тирә мохиткә зыян салмый торган экологик өй) куелган. Велосипед ярдәмендә телефонны корырга тәкъдим итүче студент-энергетикларның эшләнмәләре аерым игътибарны җәлеп итеп торалар.

Ачылу көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумның почетлы кунагы иде. Башланыр алдыннан ул район башлыгы Владимир Козонковның озата йөрүендә ел әйләнәсе эшли торган, былтыр ачылган "Фәнсар" балалар лагеренда булды. Дәүләт Советы Рәисе балалар яши торган шартлар белән танышты, йокы бинасын, актлар залын һәм мини-футбол мәйданчыгын карады, шулай ук сменадагы балалар белән аралашты.

Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән яшьләрне сәламләп, Фәрит Хәйрулла улы буыннарның күчүчәнлеген, шулай ук "Сәләт"нең даими төстә үсә баруын билгеләп үтте:

- Минем шушы форумны һәм фестивальне инде менә ничәнче ел оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Һәр елны нинди дә булса яңалык өстәлә, бу мәйданның матди базасы үсә. Моннан 20 ел элек бу урында беренче "сәләтле"ләр изге максат, шушы фикер белән очраштылар. Һәм менә эстафета аталардан - балаларга, өлкән буыннан яшь буынга күчә. Бүген миңа биредә танышып гаилә корган беренче "сәләтле"ләрнең инде балалары да тууын әйттеләр. Бу бөек эш түгелмени? Аларны котлыйбыз! Мин Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыкларына, шулай ук Алексеевск районы хакимиятенә шушы бөек миссияне һәр елны алып барганнары өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Һәр елны барысы да кызыклырак була бара. Сезне "Сәләт" ачылу белән котлыйм, бу - безнең киләчәгебез!

"Сәләт" хәрәкәте җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов кунакларга игътибарлары өчен рәхмәт әйтте һәм бу хәрәкәт яши башлауның беренче елыннан ук аңа ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән Фәрит Хәйрулла улына, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка истәлекле билге тапшырды.

Шушы көннәр дәвамында балаларны бай эчтәлекле программа, аның кысаларында атаклы кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар, өйрәтүче программа көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев