Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Талантлар тагын гаҗәпләндерде

Узган атнада район мәдәният йортында район башлыгы Владимир Козонков катнашында "Талантлар фейервергы" исемле VIII район яшьләр фестивале булып узды, анда яшь буынның күренекле вәкилләрен сәламләделәр.

Әлеге фестивальнең исеме чараның асылын бик тә ачык чагылдыра, чөнки бу көнне район яшьләре бөтен талантларын күрсәттеләр. Район үзәгенең 3нче мәктәбе укучылары үзләренең әлегә зур булмаган һәм гап-гади иҗат җимешләре - гади генә хәрәкәтләр ясый ала торган робот-техника түгәрәгенең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Ләкин киләчәктә алар үзләренең япон яшьтәшләрен куып тотачаклар, дип өметләник. Нәкъ менә малайларыбыз һәм кызларыбыз инженерлык фикеренең иң югары ноктасында булачаклар. Шул ук мәктәп укучылары ясаган ифрат зур самолет макетлары янында фестивальдә катнашучылар бик теләп фоторәсемгә төштеләр. Мәктәпләр укучылары агачтан ясаган эшләнмәләр арасында Зур Тигәнәле мәктәбе укучылары искиткеч төгәллек белән эшләгән "Дон" комбайны аерылып торды. Биредә шулай ук кардан йөрү өчен билгеләнгән уникаль велосипед та куелган иде, мондый могҗизаи техника Биләр мәктәбендә бар.


Аерылып торучы яшьләрне сәламләү артистларның иҗат номерлары белән үрелеп барды, алар арасында фестиваль лауреатлары шактый иде. Беренчеләрдән булып фидакарь хезмәтләре белән бик күп талантлар, патриотлар һәм артистлар үстергән район һәм республиканың танылган укытучылары бүләкләнде. Районны данга күмгән өч йөздән артык егет һәм кыз сәхнәгә күтәрелде, алар арасында халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреатлары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, фестивальдә катнашучылар бар иде. Сәхнәгә шулай ук күп санлы медальләрен чыңлата-чыңлата ел буена районыбызны республика һәм Бөтенроссия ярышларында лаеклы тәкъдим иткән иң яхшы волейболчылар, баскетболчылар, теннисчылар, көрәшчеләр һәм башка спортчылар күтәрелде. халыкара турнирларда һәм чемпионатларда җиңүчеләр аерым-аерым сәламләнде, алар бездә аз түгел. Җиңүчеләрнең тулы бер буынын тәрбияләгән тренерлар да игътибарсыз калмады. Яшьләр оешмалары лидерлары һәм активистлары да алкышларга күмелде.


Бу көнне 2013 елда район предприятиеләре һәм оешмалары арасында V Спартакиадада җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Анда Аграр колледж һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсе спортчылары җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев