Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тарихи сәяхәт

Күптән түгел генә Урта Тигәнәле урта мәктәбенең бер төркем укучылары, тарих укытучысы Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улы белән бергәләп Казанда булып кайттылар. Анда аларга ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тарихка сәяхәт" республика бәйгесенә йомгак ясау тантанасында катнашу насыйп булды. Бәйгенең максаты-яшьләрне республикабызда эчке һәм тышкы туристлыкны үстерүгә,...

Күптән түгел генә Урта Тигәнәле урта мәктәбенең бер төркем укучылары, тарих укытучысы Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улы белән бергәләп Казанда булып кайттылар.

Анда аларга ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тарихка сәяхәт" республика бәйгесенә йомгак ясау тантанасында катнашу насыйп булды. Бәйгенең максаты-яшьләрне республикабызда эчке һәм тышкы туристлыкны үстерүгә, борынгы Болгар һәм Свияжск утрауларында өстенлекле туристлык үзәкләрен үстерүгә җәлеп итү, туган төбәкнең мөһим туристлык ресурслары, аның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре турында белемнәрен киңәйтү иде. Конкурста укучы кызлар Сибатова Румия, Миназова Эльвина, Айгөл Мөхәммәтҗанова дипломнар белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре, югары квалификация категориясенә ия тарих укытучысы Б. Шәйхетдинов экскурсия маршрутларын әзерләү буенча зур методик эше өчен шулай ук бәйгенең дипломына лаек булды.
Бәдертдин Гыйльметдин улы экскурсияне оештыруда һәм проектларын тормышка ашыруда киңәшләре, матди-техник булышлыклары өчен Алексеевск районы хакимиятенә, район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә, мәгълүмати-методик үзәккә һәм проектны видеотасмага салган 1 нче Алексеевск урта мәктәбе укытучысы И. Лисинга, Болгарга һәм Казанга сәяхәтләре вакытында озатып йөргән автобус йөртүче Рамил Камаловка зур рәхмәтен җиткерә.

Суфия НУРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев