Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Тере классика”

Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучыларның "Тере классика-2015" исемле Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Иҗат бәйгесендә районның сигез гомуми белем бирү учреждениесеннән 6-7 сыйныфларда укучы 12 бала катнашты. Яшь китап укучылар рус һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән кычкырып өзекләр укуда ярыштылар. Конкурс йомгаклары буенча бистәнең өченче мәктәбе укучысы Дарья Еремина җиңүче дип табылды, ул Виктор Астафьевның "Белогрудка" әсәреннән өзек укыды. Икенче урынга Виктор Драгуновскийның "Он живой и светится" хикәясе өчен Урманасты Шунталысы мәктәбе укучысы Эльмира Хәмидуллина лаек булды, ул диплом белән бүләкләнде. Өченче урында - Шәмә мәктәбе укучысы Алексей Ермолаев, ул Виктор Драгуновскийның "Если бы я был взрослым" хикәясен укыды. Атап киткән укучылар конкурсның 2 апрельдә Казанда узачак республика этабында районыбызны тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев