Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тукай яши күңелләрдә

Зур Тигәнәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөя Әхмәтҗанова мәкалә язып җибәргән. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

- Габдулла Тукайның тууына 130 еллыкны районыбызның барлык мәктәпләрендә билгеләп үттеләр. Әлеге чара 26 апрельдә түгәрәк өстәл форматында мәгариф идәрәсе һәм мәдәният оешмасы белән берлектә татар һәм рус телләрендә викторина сыйфатында оештырылды . Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Тукай мирасы» дигән викторина игълан ителүгә үк оештыру эшләре башланды. Стена газетасы

чыгарылды, Тукай иҗаты турында викторина сорауларына җавап эзләү башланды. Безнең өчен Тукай татар телен, әдәбиятен яраткан, аның белән таныш булган кеше өчен бөтен тормышына үрелеп бара торган җеп шикелле. Тукайны зурлау - шигъриятне зурлау ул. Мәктәптә «Шүрәле», «Су анасы», «Эшкә өндәү» кебек шигырьләрен өйрәнеп үсәбез дә, аннары фәлсәфи шигырьләренә күчәбез. Ул безгә тора-бара ачыла бара .

Ул безнең милләтебезнең горурлыгы, мирасы.Үзебезнең тарихыбызны, әдәбиятебезне, телебезне хөрмәт итмәсәк, үзебезне дә хөрмәт итмәячәкләр. Тукай кешеләр күңелендә мәңгегә калыр.Тик моны искә төшереп торырга кирәк. Буыннар алмашу белән татар милләтенә,талантлы кешеләренә горурлык хисе сүнмәсен иде.

Тукай исән, җыры күңелләрдә.

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай яши моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә!

Әлеге презентация-викторина укучыларның шагыйребез Г.Тукай турында белемнәрен тикшерергә һәм шагыйрь иҗаты хакында белмәгәннәрен белдерергә мөмкинлек бирде.

Биш авыл мәктәбеннән җыелган викторина катнашучылары бишәр укучыдан булып, сораулар экранда тамашачыларга да күренерлек итеп бирелде. Һәр команда тамашачыларга үзенең презентациясен тәкъдим итте. Зур Алан мәктәбе укучыларының чыгышлары театраль тамашага корылган иде. Кыркүл мәктәбеннән килгән укучылар Тукай әсәрләрен татарча сәхнәләштереп күрсәтсәләр, Родники (Чишмә) мәктәбе укучылары милли киемнәр киеп, үз чыгышларын Тукай шигырьләрен яттан сөйләп дәвам иттеләр. Урта һәм Зур Тигәнәле укучылары да алардан калышмадылар, үзләренең бар булган осталыкларын эшкә җиктеләр.

Ә шигырь сөйләү номинациясендә Зур Тигәнәле мәктәбеннән 5 нче сыйныф укучысы Камилә Шәмсетдиновага тиңнәр булмады. Жюри аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп, осталыгын киләчәктә дә дәвам иттерергә дигән теләген җиткерде. Викторинада укучылар бөек шагыйребезнең иҗаты буенча күп мәгълүмат алдылар, жюри биргән сорауларга сәхнәдә төгәл һәм тулы, дөрес җаваплар яңгырады. Катнашучы укучыларның барысы да истәлекле Диплом һәм футболка белән бүләкләнделәр. Зур Тигәнәле укучыларыннан җыелган команда - беренчелекне, икенче урынны - Урта Тигәнәле укучылары, өченче урынны Зур Алан укучылары яулады. Киләчәктә дә шундый чаралар администрациябез тарафыннан ешрак оештырылсын иде, дигән теләктә калабыз.

Ярышлар арасында төрле авыллардан килгән талантлы яшьләрнең чыгышлары тамашачыларны сокландырды, аларны алкышлап озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев