Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яхшы традиция

Районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды.

Акция Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы инициативасы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Ул ел саен 2007 елдан бирле үткәрелә һәм матди ярдәмгә мохтаҗ күп балалы, аз тәэмин ителгән гаилә балаларына һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.


Узган ел, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина сүзләре буенча, шушы максатларга 341 мең сум акча җыелган, бу акча район үзәге һәм авыл җирлекләрендәге 427 мәктәп укучысын әзерләүгә бирелгән. Акчадан тыш, иганәчеләр уку кирәк-яраклары белән тулысынча комплектланган 135 ранец, 10 спорт костюмы, 11 канцелярия товарлары җыелмасы, 1 мәктәп формасы сатып алганнар. Хәйриячеләр сыйфатында оешмалар, район предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр чыгыш ясаган. Бу эштә районның гади гражданнары да катнашкан.


- Киләсе уку елында парталар янына балалар бакчасыннан киткән 275 бала утырачак, өстәвенә шуларның 49ы матди ярдәмгә мохтаҗ, - дип сөйли Елена Александровна. - Бер үк вакытта акция кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән яки инвалид әти-әниләре белән яшәүче 2-11нче сыйныфларның 107 укучысына да ярдәм күрсәтү каралган. Өстәвенә шуларның 15е һәрберсендә мәктәп яшендәге бишәр бала булган гаиләләрдә яши.


Мәктәп портфеленең комплект составы элеккегечә кала: канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт дәресе һәм рәсем сәнгате өчен җыелма. Акчаны җәлеп итү технологияләре дә традицион булып кала. Мәсәлән, шушы көннәрдә 19 оешма, предприятие җитәкчеләренә һәм өч эре эшмәкәргә мохтаҗ укучыларга матди ярдәм күрсәтүләрен сорап хат язылган иде. "Пятерочка+" һәм "Магнит" супермаркетларында ике өстәмә акча җыю кубы куелды. Моннан тыш, "Дулкын" һәм "Асылбикә" сәүдә комплексларында урнашкан шәхси эшмәкәр Александр Садовниковның ике бүлегендә, ике "Спектр" кибетендә (Гагарин һәм Казаков урамнары) дүрт куб куелган, анда район халкы мәктәп кирәк-яракларын салып, шулай ук бу игелекле эшкә үзеннән өлеш кертә ала.

ОГРН 1061600052425,

ИНН/КПП 1658079690/ 165701001,

р/с 40703810100020000999


в ОАО «Ак Барс» банке,

БИК 049205805,

к/с 30101810000000000805

реквизитлары буенча «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына (түләүнең максаты - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит") акча күчереп яки Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, «Электрон Татарстан» үз-үзеңә хезмәт күрсәтү инфоматларында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» ("Помоги собраться в школу") сылтамасын кулланып, үзебезнең мәктәп укучыларына гына түгел, ә бөтен республика балаларына да матди ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Надежда Зарипова, күп балалы ана (Левашево авылы):
- Безнең гаиләдә ун бала. Яшермим, аларны асрарга бик авыр. Узган ел ике кызыбыз беренче сыйныфка укырга керде, хәзер берьюлы биш балабыз мәктәптә укый. Тагын бер кызыбыз - 7нче, ә улларыбыз 4нче һәм 9нчы сыйныфларга барачак. Бер генә баласын булса да мәктәпкә әзерләгән кеше моңа күпме чыгым китүен беләдер. Шуңа күрә балаларымны яңа уку елына әзерләү өчен, декрет ялында булуыма да карамастан, миңа эшләргә туры килә. Аллага шөкер, өебездә тегү цехыбыз эшли. Ирем Рәис Корбангали улы - шәхси эшмәкәр. Без өчәү - ирем, үзем һәм олы кызыбыз Светлана гына эшлибез. Шуңа күрә үткән ел күрсәтелгән матди ярдәм өчен без бик шатбыз. Социаль яклау бүлеге аша "Мостовик" предприятиесеннән мәктәпкә балаларны әзерләүгә 7500 сум алдык, тагын 12 мең сумга якын акчаны Воскресенск чиркәве кешеләре җыйды, ә чиркәү җитәкчелеге 1нче сыйныфта укучы балаларыбызга ике мәктәп формасы бүләк итте. Безгә ярдәм кулын сузган бөтен кешегә зур рәхмәт.
Әмма берьюлы биш баланы әзерләү өчен бу акчалар гына да җитмәде, гаилә бюджетыннан да байтак туздырырга туры килде. Акчаны экономияләү өчен өске киемнәрне үзебез тегә башладык. Хәтта яңа уку елына мәктәп формасын да үз кулларыбыз белән тегәргә булдык - үрнәкләр алдык, өлгеләрен Интернеттан таптык. Ә менә аяк киемнәрен сатып алырга туры киләчәк, балаларның аяклары тиз үсә бит, аның сыйфаты да хәзерге вакытта яхшы түгел. Ни кызганыч, канцтоварлар да кыйммәт. Республика, район җитәкчелегенең һәм иганәчеләрнең күп балалы һәм аз керемле гаиләләрне кайгыртудан читтә калмауларына без чиксез шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев