Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ял һәм хезмәт

Җәйге каникуллар башлану белән Урта Тигәнәле урта мәктәбендә "Кояшкай" мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде.Балаларның ялын һәм хезмәтен берләштергән юнәлеш турында җәйге лагерь начальнигы Алия Зәйнуллина сөйли: -Җәй-төгәлләнгән уку елы һәм алдагысы арасындагы үзенә күрә бер күперчек ул. Мәктәп яны лагерьлары-балаларның җәйге ялы формаларының иң таләп ителгәне. Әлбәттә, "Яңгыра-выклы...

Җәйге каникуллар башлану белән Урта Тигәнәле урта мәктәбендә "Кояшкай" мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде.Балаларның ялын һәм хезмәтен берләштергән юнәлеш турында җәйге лагерь начальнигы Алия Зәйнуллина сөйли:

-Җәй-төгәлләнгән уку елы һәм алдагысы арасындагы үзенә күрә бер күперчек ул. Мәктәп яны лагерьлары-балаларның җәйге ялы формаларының иң таләп ителгәне.
Әлбәттә, "Яңгыра-выклы җәй"нең әзер рецепты юк, шулай да безнең укытучылар яхшы кәеф һәм үзара аңлашуның шатлыклы җәйнең нигезе икәненә инанып эш иттеләр.
Җәй-ул, барыннан да бигрәк, җылы һәм кояшлы көннәр, шуңа күрә дә 1 июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә эшкә керешкән лагеребыз "Кояшкай" дип аталды. Әйдаманнарыбыз башлангыч сыйныфлар укытучылары Зилә Рамаева белән Гүзәлия Гыймадиева һәм педагог-оештыручы Ләйсән Зариповалар булды. 18 көндә җиде яшьтән алып унике яшькә кадәрге 30 бала ял итте һәм үз сәламәтлеген ныгытты. Балалар бирегә бик теләп йөрделәр. Чөнки аларның ялы үзенчәлекле, эчтәлекле һәм күңелле үтте. Иртәләребез зарядка белән башланып китте, ачык һавада төрледән-төрле уеннар оештырылды, табигать кочагына, авылыбыз урамнарына экскурсияләргә бардык. Иң матур йортлар, иң чиста урам, яшел урам билгеләнде. Укучыларыбыз һәртөрле башваткычларны бик теләп чиштеләр, шахмат турнирында, җиңел атлетика, бадминтон, волейбол һәм футбол буенча спорт ярышларында катнаштылар.
Бу ял хезмәт белән үрелеп барды. Чишмә территориясе җыештырылды, балалар көче белән дару үләннәре: кычыткан, сукыр кычыткан, әрем җыелды, макулатура җыю оештырылды.
Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнендә русча шигырьләр уку бәйгесен эченә алган Рус теле көне,"Великий могучий русский язык"темасына КВН, "Моя любимая русская песня"дип исемләнгән концерт куелды, рус халык биюләре башкарылды.
Июнь уртасында "Алексеевск керамикасы" ААҖга сәяхәт кылдык. Завод үзе химаячебез булды. Бу көн балалар өчен истәлекле вакыйга булып калды. Безне биредә кадерле кунаклар кебек каршыладылар. Экскурсовод Евгений Скворцов барлык цехларны күрсәтеп йөрде. Һәр балага татлы күчтәнәчләр тапшырдылар. Форсаттан файдаланып, "Таң" газетасы аша "Алексеевск керамикасы" ААҖ генераль директоры Рәмис Кәбировка һәм Евгений Скворцовка җылы каршылаганнары өчен рәхмәт әйтәм. Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек һәм эшегездә алга таба да уңышлар насыйп итсен.
Соңыннан укучылар азык-төлек комбинатында булдылар, лимонад белән ипидән авыз иттеләр.
Азаккы көннәрнең берсендә кече сабантуй үткәрдек. Бөтен балалар да уеннарда катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Ә Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Лагерьда үткәрелгән барлык чаралар ватан-пәрвәрлек, татулык, үз төбәгең белән горурлану хисләрен арттырды,дип уйлыйм. Балалар да, әти-әниләр дә канәгать калдылар. Малайлар һәм кызлар кояшта кызындылар, ял иттеләр, тәмле итеп ашадылар һәм көннәрен файдалы итеп үткәрделәр.

Алсу Шәйхуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев