Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җәйге ялның кызган чагы

Районда җәйге каникул чорында укучыларның ялы башкарма комитет раслаган Балаларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү программасы нигезендә оештырылды.

Әлеге программа буенча тулаем алганда 3878 малай һәм кыз ял итәргә тиеш. Шулай итеп, июньдә сигез мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләде, анда 490 укучы ял итте, ун мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренда 275 бала ялын файдалы итеп үткәрде. "Васильево" шифаханәсендә 250 укучы үз сәламәтлеген ныгытып кайтты. 30 июньнән 13 июльгә кадәр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырган "Олимп" палата лагере эшләде. Хәзер "Биләр каласы" палата лагере ачылды, анда 20 июльгә кадәр, ул үз эшен төгәлләгәнче, 60 бала көч җыячак. Хәзерге вакытта "Сәләт" яшьләр форумы бара, анда 5000ләп кеше катнашачак, шулардан 110 бала - Алексеевск районыннан.
Вакытлыча хезмәт эшчәнлегенә 183 укучы җәлеп ителде, алар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән килешү нигезендә эшләп, мәктәп территорияләрен һәм мәктәп яны кишәрлекләрен төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев