Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җыр күңелне кузгата

Район мәдәният йортында күптән түгел генә талантлы композитор, канатлы җырлар авторы Ганс Сәйфуллин әсәрләреннән торган концерт булып үтте. Балачактан ук җырга-моңга тартылган Ганс Хәмит улы Татарстанның Баулы төбәгеннән. Башлангыч музыкаль белемне дә туган бистәсендә ала ул, Баулы музыка мәктәбендә укый. Үзенең иң беренче җырларын да шунда яшәгәндә үк, талантлы шагыйрь...

Район мәдәният йортында күптән түгел генә талантлы композитор, канатлы җырлар авторы Ганс Сәйфуллин әсәрләреннән торган концерт булып үтте.

Балачактан ук җырга-моңга тартылган Ганс Хәмит улы Татарстанның Баулы төбәгеннән. Башлангыч музыкаль белемне дә туган бистәсендә ала ул, Баулы музыка мәктәбендә укый. Үзенең иң беренче җырларын да шунда яшәгәндә үк, талантлы шагыйрь Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләренә яза. Концертта моң иясенең төрле елларда язылган матур җырлары яңгырады. Аларның күпчелеген Татарстанның атказанган артисты, гыйбрәтле язмышка ия Закир Шаһбан башкарды. Күзләрдән яшьләр китергән көйләрне тыңлаганда яланаяклы балачак, ишегалларына хәтфә булып түшәлгән бәбкә үләне, туган авылның онытылмас якты күңелле кешеләре, тузан өеменә күмелгән урамнар күз алдына килеп басты. Композиторның шагыйрә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган" Туган авылым урамы" җыры мин фәкыйрегезне генә түгел, ә бәлки, залны тутырып килгән өлкән яшьтәге тамашачыларны да ул кичтә хыял канатларында яшьлекләренә алып кайткандыр мөгаен.

Концертны алып баручы, Татарстан Республикасының халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров танылган музыкантның иҗатына бәя биреп: "Җыр-музыка язуның, гомумән, иҗат эшенең төп чыганагы-тормыш турында уйланудыр ул. Шигырьме, җырмы яисә башка сәнгать әсәреме- аның тамырлары яшәешкә барып тоташа. Тормышны үз йөрәгең аша үткәрми торып, яхшы әсәр иҗат итү мөмкин түгел, Ганс Сәйфуллин исә тормышның агын да, карасын да күп күргән, михнәтен татыган кеше, аның язылган әсәрләре халыкчан, алар халык күңелендә яңгыраш тапты, дигән фикерен әйтте. Дөрестән дә, Ганс Сәйфуллин Рәшит ага Ваһапов кебек бөек җырчы әле исән чагында аның дәресләрен алырга, аның концертларында баянда уйнап калырга өлгергән.

Моңлы һәм халыкчан җырлардан торган концерт программасын танылган артист һәм күпкырлы җырчы Равил Харисов чыгышы бизәде. Тумышы белән зыялы артистлар, Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә онытылмас образларны уйнаган Асия апа белән Шакир Харисовларның улы татар халкы җырларын башкару белән беррәттән, рус һәм инглиз телләрендә дә шәп җырлый. Ул үзенең чыгышына һәм үзе белән эшләгән иҗатташ дусларына карата да таләпчән,-ди Рәшит Сабиров.- Чөнки Равил сәхнәгә ялт итеп киенеп чыга, авыл клубымы ул, я булмаса зур концерт залларымы, аның өчен барыбер, ул тамашачыга һәрчак хөрмәт хисләре белән карый, һәрчак пөхтә, егетләрчә ыспай һәм ачык йөзле.

30 елга якын сәхнәдән төшмәгән талантлы эстрада җырчысының тавышы гаять үзенчәлекле, диапозоны киң- түбән баритоннан алып лирик тенорга кадәр. Аның репертуарында 500дән артык җыр тупланган. Ул элеккеге СССР, Балтыйк буе республикалары, Польша, Германия, Чехославакия, Болгария халыкара эстрада программаларында чыгыш ясаган.

Яшь чагында 15 елдан артык Мәскәү эстрадасында София Ротару, Иосиф Кобзон, Илья Резник кебек танылган шәхесләр белән эшләү насыйп була аңа. Аның очракы җырлары юк. Ул югары зәвыклы, озак еллар халык теленнән төшмәгән әсәрләрне үз итә. Ганс Сәйфуллинның җырларын башкаруы, күп еллардан бирле аның белән бергә иҗат итүе дә очраклы гына түгелдер.Татарстан Республикасының халык артисты Равил Харисовны аның тамашачылары үз-үзен тотышы, һаваланмыйча һәм борын чөймичә, гади кешеләрне хөрмәтләгәне өчен үз итәдер, мөгаен.

Хәзер җырчылар бик күп, аларны сәхнәдә чыгыш ясаганда бер күрәсең дә, матур, килешле киемнәренә, озын толымына сокланасың. Ә җырлары исә клуб ишегеннән чыкканчы ук онытыла, төс-кыяфәтләре дә хәтердән югала, эреп юкка чыккан кебек була. Ә менә зәвыклы, мәгънәле җырлары белән халык күңелендә урын алган, җыр сәнгатен кешеләргә якынайту өчен җиде кат тир түккән һәм бүген чыгыш ясаган талантлар тагын бер кат соклану хисләре тудыра, хөрмәт уята. Ихлас күңелдән рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев