Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эльмира Шәрифуллина: «Балачагымның иң олы педагоглары - әбекәй белән бабакай булды»

Бездә кунакта - иң яратып укыла торган шагыйрә Эльмира Шәрифуллина.

9 апрель көнне Г.С.Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск мәктәбендә күп еллар дәвамында инде традициягә әверелгән иҗади очрашуларның чираттагысы узды. “Әдәби кунакханә” дип исемләнгән шигърият бәйрәменә татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән, гомерен иҗатка багышлаган лаеклы шәхесләребезнең берсе- Язучылар берлеге әгъзасы, “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, Әлмәт нефтьчеләренең “Саҗидә Сөләйманова” исемендәге бүләге иясе Эльмира Шәрифуллина һәм танылган якташыбыз, «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре», «Татмедиа җәмгыятенең «Татар- информ» агентлыгы журналисты Надия Шәйхетдинова чакырылган иде.

Кичәнең беренче өлешендә шагыйрә Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллинаның кыскача биографиясе белән танышып киттек.

Ул 1947нче елның 4нче июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туа. Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, 1966нчы елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Мамадыш шәһәрчегендә Пионерлар йорты директоры сыйфатында хезмәт юлын башлый. Мәктәптә балалар укыта. Бер ел Казанда эшләп ала. Кияүгә чыкканнан соң, мөгаллимлек һөнәрен 1968-1970 елларда Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә дәвам иттерә. 1970нче елдан башлап 1997нче елга кадәр Казанда әүвәл телевидение һәм радио тапшырулары комитетында редактор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» һәм «Мәгариф» журналлары редакцияләрендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1968-1973 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1997 нче елдан ул -Казан педагогия көллиятендә укытучы хезмәтен башкара, актив рәвештә иҗат эше белән шөгыльләнә.

Эльмира Шәрифуллина иҗаты татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Таң чыгы кебек саф, нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп. Бу урында аның иҗаты турында каләмдәшләренең җылы сүзләрен искә алып китсәк тә урынлы булыр.

Күренекле язучы Ләбибә Ихсанова исә Эльмира ханым турында болай ди: “Шигырьдә булсын, прозада булсын, Эльмираның теленә күпләр игътибар итә. Гади, хисле, җыйнак яза белә ул. Заманча булсын дип яңа сүзләр ясап маташмый, халык күңеленең тирән коесыннан чумырып ала да, көн дә кулланылган гап- гади сүзләрне шундый мәгънәле итеп бер җепкә тезә ки, ана телебезнең байлыгына, мәгънәви көченә сокланмыйча кала алмыйсың”.

“Шагыйрә көчәнми, кыланмый, аның сүзләре көчле, табигый. Әгәр Эльмира Шәрифуллина чын талантка ия булмаган булса, хәтта шәхси фаҗига да аны шагыйрь ясый алмаган булыр иде, дигән Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах.

Эльмира ханым кунакларга үзенең тормышындагы аеруча мөһим булган мизгелләргә тукталды.

Әлбәттә, быел игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы темасына кичәдә көнүзәк темаларның берсе буларак басым ясалды. Кайчандыр үзе дә укытучы булып эшләгән Эльмира Шәрифуллина үзенең “Татар теле мөгаллиме” шигырен күңелләргә үтеп керерлек итеп укып, татар телен үстерү һәм саклап калуда туган тел укытучыларының роле ни дәрәҗәдә зур булуын янәдән искәртеп китте. “ Бу залда утыручы һәр укытучы- “Туган тел” дип җан атып торучы шәхесләр,- дип, Эльмира ханымның фикерен дәвам итте кичәне алып баручы Роза Кутуева. -Яна-көя, үзенең укучыларында да туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша татар теле укытучысы. Сүз белән дә, кылган гамәлләре белән дә, һәм, әлбәттә, шагыйрьләребезнең шигырьләре аша да. Эльмира Шәрифуллинаның туган телгә, Тукаебызга мәдхия җырлаган “Без- Тукайлы халык” шигыре үзе генә дә ни тора!” Укытучыларының сүзләрен куәтләп, Ислам Хәлилов, Адилә Мәхмүтова, Эльвина Казилова, Камилә Хәсәншина авторның визит карточкасына әверелгән бу көчле аһәңле шигырьне зур горурлык белән тамашачыларга да җиткерделәр:

Язы барның җирдә җыры булыр,

Язлар бирде Сине бу җиргә.

Зур җаннарга гына насыйптыр шул

Гасырларга үтеп керергә.

Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без- бәхетле,

Без- шагыйрьле халык,

Без - Тукайлы халык мәңгегә!

“Эльмира Шәрифуллинаның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар: ул балалар дөньясын искиткеч органик, табигый рәвештә зурлар тормышы белән бергә үреп бирә белә,” -дип язган танылган шагыйрә Бикә Рәхимованың сүзләрен дәлилләп, Миләүшә белән Зилә Гаязовалар, Камилла Зарипова шагыйрәнең кечкенәләр өчен язган шигырьләрен сөйләделәр.

Шул рәвешле, Эльмира Шәрифуллинаның чыгышын тамашачы истәлек – хатирәләрнең әдәби иҗат белән үрелеп барган гаҗәеп моңсу да, татлы- ләззәтле дә шигъри тәлгәшләре итеп кабул итте. Шул шигъри тәлгәшләр арасында меңәрләгән хатын-кыз язмышын үз эченә алган, колач җитмәслек зур тема- хатын-кыз, әниләр темасы да урын алды. Шагыйрәнең “Галиҗәнап әнкәй” шигыре барлык әниләргә дә мәдхия булып яңгырады.

Син - гап-гади татар килене бер,

Син - гап-гади татар хатыны,

Син иң бөек яшәү чыганагы,

Галиҗәнап әнкәй, алтыным!..

Аннан сүз якташыбыз, мәктәптә традициягә әверелгән татар иҗат вәкилләре белән очрашуларын оештыруда һәрвакыт ярдәм итеп торучы Надия ханым Шәйхетдиновага бирелде. Ул кунакларга үзенең ничек итеп журналистикага беренче адымнарын атлавын, нинди мәртәбәле иҗатчыларның үзенә хәер- фатиха бирүләрен бераз юмор хисләре дә өстәп сөйләде, әле генә табадан төшкән бик мәгънәле һәм мәртәбәле, көн кадагы проблемаларын үз эченә алган публицистик язмасы белән таныштырды.

Гомумән алганда, бистәбезнең 3нче мәктәбендә үткәрелгән “Әдәби кунакханә”дә укытучылар да, мәҗлес кунаклары да рәхәтләнеп шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар, рухи азык алдылар, ял иттеләр.

Кичәне алып баручы Роза Кутуева очрашуга килеп чыгыш ясаган Эльмира Шәрифуллина белән Надия Шәйхетдиновага зур рәхмәтләрен җиткерде, иҗат уңышлары теләде. Алдагы елларда да шулай матур итеп кабат очрашулар насыйп булсын, дип теләде. Шулай ук Роза Мәгъсумовна очрашуга килгән барлык укытучыларга, шул исәптән, чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән хезмәттәшләре Венера Минакова белән Сиринә Гариповага рәхмәтен белдерде.

Яңа очрашуларга кадәр, хөрмәтле хезмәттәшләр, милләттәшләр, кадерле кунакларыбыз!

Барыгыз да сау- сәламәт булыгыз, - дип язгы кәефләр теләп, кунакларны озатты 3нче Алексеевск мәктәбенең туган тел укытучылары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев