Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Заман белән бергә: педагоглар укый

Икенче октябрьдә безнең район укытучыларын һөнәри яктан үстерү буенча ике көнлек тренинглар башланды. Мондый өйрәнүләр "XXI гасыр өчен укытуны үзгәртеп кору" дип атала һәм башлап җибәрүчесе ТР Президенты булган "Татарстан Республикасында белем бирүнең сыйфатын камилләштерү" күләмле проектының бер өлеше булып тора. Проект мәгарифкә озак вакытлар буена тотрыклы ярдәм күрсәтәчәк "Киләчәк"...

Редакциягә мәгълүмати-методик үзәк директоры Венера Якупова хәбәр иткәнчә, октябрь аенда безнең районда 261 педагог укыячак. Беренчеләр булып тренингларны 2 нче Алексеевск урта мәктәбе укытучылары һәм аларның Кыркүлдәге хезмәттәшләре узды. Шундый ук дәресләр Зур Полянка урта мәктәбе укытучылары катнашкан бистәнең өченче мәктәбендә дә үткәрелде. Укытучылар мондый дәресләрдә үз тәрбияләнүчеләренең глобаль фикер йөртү һәм дөньяны прогрессив күрү күнекмәләрен үстерү, сыйныфта һәм мәктәптә уңай микроклимат булдыру, хезмәттәшлек аспектларын барлыкка китерү өчен кирәкле белемнәр туплаячак. Анкета узган беренче 100 педагогның 80%ы тренинглардан канәгать булуларын күрсәтте.

Бу эшкә җитди әзерлек алып барылды. Август аенда, мәсәлән, Educare Сингапур проекты кысаларында республиканың мәгълүмати-методик үзәкләренең барлык 600 методисты ике атналык курслар үтте. Шуларның 220 методист-тренеры укытучыларга алга таба булышу өчен сайлап алынды. Тренинглар алып бару өчен безнең районда үзәк методистлары Наталья Новикова, Оксана Антонова, Лаура Осянина, Венера Якупова өйрәнүләр узды.

27 октябрьдә 2 нче Алексеевск урта мәктәбе залында " Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү" проектын тормышка ашыру буенча аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән зона семинары үткәрелде. Анда Алексеевск, Чистай, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Нурлат, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Әлки районнарыннан 35 методист катнашты. Әлеге семинарга материаллар Educare компаниясе тренерлары катнашында әзерләнгән иде.

Тренинглар үткән педагоглар укулар турында болай ди:

- Зур рәхмәт, күптән мондый яңа юнәлеш белән кызыксына идем! Мин тулысынча канәгать!

- Тренингның яхшы психологик климаты өчен рәхмәт! Сәламәтлек сезгә!

- Тренинг булган белемнәремне хәтердә яңартты. Гадәти булмаган, креатив, ә иң мөһиме - кызыклы!

Кулланачакмын… Акрынлап кертәчәкбез…Бик әйбәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев