Заря
  • Рус Тат
  • Алар ат урынына җигелеп тартканнар

    Шушы көннәрдә Урта Тигәнәле авылы мәдәният йортында сугыш чоры балаларына багышланган зур концерт булды. Анда районыбызның татар авылларыннан килгән үзешчән артистлар катнашты. Концертка авылның әби-бабайлары, апа-абыйлары, мәктәп укучылары чакырылган иде. Аны пенсиядәге укытучы Энҗе Камалова белән китапханәче Равия Сафина алып барды. Мәдәният йортының фойесында ук мул табын әзерләнгән иде. Бирегә...

    Сәхнәне тутырып, моңлы көй агыла. Менә ут сүнде, бөтен дөньяны караңгылык биләп алды. Кулына керосин лампасы тотып, Энҗе ханым килеп чыкты:

    - Нинди шомлык, нинди тынлык бу, кешеләр, күршеләр? Нәрсә бу? Сугыш, сугыш башланган, сугыш! Ачы сугыш! Нинди сугыш, тагын сугышмы? - дип өзгәләнә үзәккә үтәрлек кайгылы тавыш белән Энҗе ханым. - Урта Тигәнәле авылыннан сугышка 338 кеше китә, шуларның 191е әйләнеп кайтмый. Түбән Тигәнәледән 192 кеше китә, 113е кайтмый, "Кызыл Октябрь" поселогыннан 34 кеше китә, 18 кеше яу кырында ятып кала. Инде 70 елдан артык вакыт үтсә дә, сугыш турындагы киноларны, китапларны, шигырьләрне, әсәрләрне тыныч күңел белән укый алмыйбыз, - дип дәвам итә ул. - Бүген залда утыручы кунаклар - сабый чакта ук ятим калган, "әти" сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле бала чакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. Бик яшь килеш коточкыч сугышның хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган алар. Кайберләре әтиләрен бер күргәндер, кайберләре кечкенә булу сәбәпле атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр. Алып баручы авылдашларының исемлеген укып чыга. Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигыре яңгырый. Бу шигырьне тыңлаганда күз алдына тирән чокыр казучы, аннары шул чокыр кырыена басып, балаларын кысып кочаклаган хәлдә дошман солдатларының мылтыктан атуын көтеп торучы, аннары балалары белән берәм-берәм шул чокырга егылып төшүче кешеләр күз алдына килеп баса. Балаларның: "Әнием, минем үләсем килми", - дип ачыргаланып кычкырулары ишетелә сыман. Бу шигырьне ничә тапкыр гына укысак та, Энҗе ханым башкаруында ул бөтенләй башкача яңгырады, үзәкләрне өзде.

    Концертта номерлар бер-берсен алмаштырып кына торды. Гөлфәния Казилованың "Һаваларда торна тавышлары", Алия Сибгатуллинаның "Дога кылыйк", Наилә Арсланованың "Син кайтмадың", Асия Сибгатуллинаның "Кара урман", Урманасты Шунталысыннан Земфира, Эльвира, Ранил Вәлиевларның "Гармун алыйк әле, дуслар", Сәрия Гатинаның "Олы юлның тузаны", Данис Закировның "Киек казлар" җырлары, "Глория" төркеме кызларының, Урманасты Шунталысы авылы "егете"нең биюләре һәм башка биюләр һәм җырлар тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Сугыш темасына багышланган җырларны, алып баручылар укыган шигырьләрне тыңлаганда залда утыручыларның күзләреннән яшь акты. Чөнки бу җырлар һәм шигырьләр күңелләргә үтеп кереп, аларның иген иккән, көлтә бәйләгән, фермаларда иң авыр эшләрне башкарган, ир-егетләр җаваплылыгын үз өсләренә алган авыр һәм дәһшәтле балачак елларын, сугыш гарасатлары күптән тынса да, кайтмый калган ирләрен гомерләре буе көткән әниләрен хәтердә кабат яңартканнардыр...

    Менә ул заманны хәтерләтеп бизәлгән сәхнәгә тырмаларын, сәнәкләрен күтәреп, "Ак калфак" фольклор төркеме килеп чыга. Җәйге матур, кояшлы иртә. Болында чүт-чүт итеп кошлар сайрый, чикерткәләр черкелди, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Кызлар-егетләр сөйләшә-сөйләшә, җырлый-җырлый печән чаба, печән җыя башладылар. Шул арада төш вакыты да килеп җитә. Бераз тамак ялгап алалар да, тагын эшкә тотыналар. Моңсу җырлар күңеллерәк җырларга алмашына тора...

    Пенсионерлардан гына оештырылган икенче "Ак калфак" төркеме "Шәл бәйләдем" дигән җырны җырлый-җырлый сәхнәгә килеп чыга. Ак ефәк шәлләр белән бииләр, "Йөзек салыш" уеннары уйныйлар. Йөзек салынган кешегә җәза бирелде. Зәмзәмия апа Сәхауова, Рәшит абый Сәхауовның баянда уйнавына кушылып, бик матур җыр башкарды, Гөлфирә Камалова шигырь сөйләде, ул шигырьнең асылы безнең апаларыбызның авыр вакытта да ак шәлләрен салмаулары турында иде, ә Рәшидә Курмаева очып-очып татар халык биюен биеде. Башка төрле уеннар да уйнадылар ханымнар...

    Тагын бер сәхнәләштерелгән әсәр күрсәтелде. Бу юлы Коры Көрнәле авылы мәдәният йортының "Алтын ай" фольклор төркеме сугыш вакытында хатын-кызларның фронтка киткән ирләренә оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәрүләре турында иде. "Йөрәк җылыбызны биреп бәйләгән оекбаш-бияләйләребез барып җитсен дә, ирләребез, улларыбызның аяк-кулларын җылытсын иде, фашизмны җиңеп, исән-сау кайтсыннар иде", - дигән теләкләрен теләделәр алар. Бу күренеш тә бик матур булды. Хатын-кызларның, бер өйгә җыелып, сөйгән ярларына, улларына, бияләйләр бәйләп кич утыруларын хәтерләтте.

    Яу кырларыннан килгән өчпочмаклы солдат хатларыннан да кадерлерәк нәрсә юктыр. Энҗе ханым Роза апа Мөхәммәтшина 73 ел буена саклаган әтисенең әнисе Нюра апага бөтен күңел җылысын биреп, үзенең уй-хисләрен салып язган хатларын укыды. Әтисе сугышка киткәндә Роза апа туып кына калган була әле. "Бик сагынам сезне, Нюра. Ну, бернишләп тә булмый. Кайчан күрешәсебезне дә белмибез әле. Кайчан сугышка керәсебезне дә белмибез. Он фәлән кадәр тора иде. Мондый кыйммәтчелек вакытында нишләп бетәрсез икән? - дип бик кайгырып яза ул. - Роза да зур үскәндер инде (аңа 10 яшь була). Мин кайтканда мине үз аяклары белән каршылар инде"... Тик ул фронттан әйләнеп кайтмый шул - яу кырында ятып кала. Балаларның ятимлеге, әнисенең толлык газабы шуннан башлана...

    Һәр җыр һәм шигырь музыка белән үрелеп барды. Залда концерт буена шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Баштарак, концертка балалар да чакырылды, дип әйтеп китүем тикмәгә генә түгел. Аның барышында укучылар сугыш чоры балаларының авыр язмышларын, сәхнәгә куелган слайдлардан сугыш хроникасын карап кайгырдылар, фаҗигале хәлләрне тыңладылар. Бу өлкән һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучыларга тормыш кыйммәтләренең бәһасен күтәрү, аларда кешелеклелек, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам хисләре тәрбияләү өчен кирәк иде. Концерт үз максатына иреште, дип уйлыйм.


    Концерт тәмамланганнан соң авылның мулласы Рәмис хәзрәт вәгазь сөйләде, сугышта гомерләре киселкгән, сугыштан кайтып тыныч тормышта вафат булган авылдашлары рухына багышлап, Коръән укыды. Бу да залда утырган балаларга һәм тамашачыларга бик файдалы булды.

    Алып баручылар Энҗе Камалова белән Равия Сафинага, Рәисә Курмаевага, артистларга да авыл халкы олы рәхмәтен җиткерә. "Мондый концертлар бик кирәк, - диләр алар. - Монда без үзебезнең фамилияләребезне ишеттек. Көзге, кышкы озын төннәрдә өйдә утырганчы бергә җыелып концертларга йөрү кешегә юаныч, яшәргә көч бирә, күңелләрне күтәреп җибәрә", - дип өйләренә таралыштылар.

    Әлеге концертның инициаторы - район мәдәният йорты методисты Рәфидә Гатина, оештыручылар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре. Концертның химаячесе - авыл Советы башлыгы Әлхәт Зәйнуллин. Мәдәният хезмәткәрләре "Глория" бию төркеме кызларына шундый матур киемнәр тегәргә акча биргәне кирпеч заводы директоры Рәмис Кәбировка зур рәхмәт әйтәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: