Заря
  • Рус Тат
  • Авылым кичләре

    Көзләрдә дә язлар була икән...

    Табигатьнең кыштан язга авышкан мәле. Кояшның җылы нурлары сарай түбәләрендәге карларны күптән эретеп, ызаннарда буразнадай сузылып ятканнарының да башларыннан ялмап үтә. Басулар ачылып килә, җир уяна. Чү, баш очында нинди тавыш дисәм, өчпочмаклап тезелешеп, каңгылдашып, кыр казлары кайтып бара түгелме... Күзләр зәңгәр күккә төбәлде. Аларның: менә без дә исән-сау кайтып җиттек, ни хәлләрегез бар? дигәндәй очып барышлый тавыш биреп китүләре күңелгә шатлык белән ниндидер моңсулык та сирпеп калдырды . Мондый матур манзараны бары туган якта гына күреп, бар күңелең белән тоеп буладыр, мөгаен.

    Әйе, кошлар кебек сагынышып кайта тормыш арбасын читтә тартучы авылдашлар да. Бу көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Нуриәхмәт Сафин авылдашлары - Кыр Шонталысы авылы халкына чын-чынлап бәйрәм алып кайтты.

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Дәүләт яшь тамашачы театры әзерләгән Р. Шәрифнең "Көзебезнең язы" мелодрамасы халык күңеленә хуш килде. Әйе, көзләрдә дә язлар була икән...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгән сәхнә әсәрендә сугыш аркасында бер-берсен югалткан ике гашыйкның дөньялар тынычланып ярты гасыр гомер үткәннән соң очрашу тарихы сурәтләнә. Тик кайда очрашалар, диген... чүплектә. Утлар-сулар кичкән, тыныч тормышта намуслы хезмәт юлын үткән өлкәннәр картлыкларын чөкердәшеп җылы, матур өйләрендә каршылыйсы урында, чүплектән шешә җыеп, тамак туйдырырга мәҗбүр. Әйе, азмыни безнең тормышта әдәп-әхлак саклап, тиешлесен дә алалмаган андыйлар?! Спектакльнең буеннан-буена тормыш фаҗигасен, борчулы-шатлыклы очрашу мизгелләрен ике артист уйнавы аша күрдек. Татарстанның атказанган артисты Халидә ханым Сөнгатуллина да, авылдашыбыз Нуриәхмәт абый Сафин да чын тормыштагыча күрсәттеләр вакыйганы. Авыл халкы тәэсирләнеп карады. Тансыклаганнар. Спектакльләр авылда күптән куелмаган икән. Хикмәт нидә дисәң, капиталь ремонттан соң мәдәният йортының тамаша залы спортзалга әйләнеп калган. Баштарак яшьләр кызыксынып йөргәннәр йөрүен, тик соңга таба спортны хезмәт белән бәйләгәннәр, күрәмсең. Хәер, андый шөгыль табасы килгән кешегә мәктәпнең бер дигән спорт залы да бар. "Сәхнә булмавы артистларга, аннан бигрәк тамашачы өчен кыен. Арттагы рәтләрдә утыручылар күрә алмый инде, дип борчылдым. Сәхнә булачак, диде Кәлимулла. Аннан инде Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары"н алып кайтырга да була", - ди 50 еллап артист тормышын тартучы Нуриәхмәт абый. Шушы гомер эчендә Татарстанның гына түгел, Рәсәйнең төрле өлкәләрендә сәхнә тоткан артист өчен туган авыл сәхнәсе, нинди генә булса да, барыбер иң бөеге, иң истә кала торганы, яшәргә-яшьнәргә көч бирә торганы.

    Бу театрлы кичә генә түгел, ә үзара очрашу-күрешү киче дә булды. Чәчәк бәйләмнәре белән Казан, Чаллы калаларыннан да кайтучылар бар иде. Күптән күрешелмәгән сыйныфташлары, үзе үскән урамнан күрше-тирә, әнкәсе Гыйззәтбану апа белән аралашып яшәгән өлкәннәр... Бар да үз хатирәләре белән уртаклашырга ашыкты. Игелекле эшләре белән дан тоткан фермер хуҗалыгы җитәкчесе Кәлимулла ага Хәммәтвәлиев, мәдәният йорты директоры Әлим Миндубаев, мәчет аксакаллары исеменнән кулына Коръән китабы тотып чыккан авыл мулласы Айрат Камалов, Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырып, ихлас теләкләрен җиткерделәр. "Җылы итеп кабул иткән өчен үзегезгә рәхмәт, авылдашлар! Барыннан да бигрәк олы рәхмәт сүзләрем - әниемә, рухы шат булсын. Аның тырышлыгы, аның хәер-догалары белән сезнең алда мин бүген", - диде ул дулкынланып. Җиденче дистәсен түгәрәкләп килүче халык артисты әнә шулай авылдашларына бәйрәм бүләк итеп, үзе, чын мәгънәсендә, олы имтихан тотты. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын, дип озатты аны авыл халкы.

    Надия ШӘЙХЕТДИНОВА

    Кыр Шонталысы

    Алексей ВАНГАЕВ фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: