Заря
  • Рус Тат
  • Безнең районда Илһам Шакиров иҗатына гашыйк кешеләребез, иң сөенечлесе, яшьләребез бар

    Илһам Шакиров дәвамчылары Алар безнең, яңа бу заманның Иң алдынгы сәнгать батыры! Шигърияттә - Тукай, музыкада - Сәйдәш, Сәхнәләрдә - Илһам Шакиров

    15 февральдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы ордены, «Алтын Аполлон» бүләге иясе мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировка 81 яшь тулды. Бу уңайдан республикабызның төрле район һәм шәһәрләрендә төрле чаралар узды. Шул хакта 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗметдинова язып җибәргән.

    - Илһам Шакиров җырга-моңга бай Сарман төбәгендә, урман кочагында сыенып утырган Яңа Бүләк авылында, иген игеп игелекле көн күреп яшәүче Гыйльметдин ага белән Нуриәсма апа гаиләсендә алтынчы бала булып 1935 елның 15 февралендә дөньяга килә. Теләнче Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга керә. I курста башлангыч музыка белемен үзләштергәч, консерваториягә күчә. Студент елларында ук радио аша чыгышлар ясый, тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй җырлары белән таныла.

    1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый.

    Ул барыннан да элек, татар халык җырларын оста башкаручы буларак таныла. "Кара урман", "Гөлҗамал", "Сибелә чәчәк", "Әллүки", "Тәфтиләү", "Бик еракта идек без" кебек халкыбызның күңел җәүһәрләре белән халык күңелен бик тиз яулап ала.

    Илһам Шакиров халык җырларын башкару белән генә чикләнми, аларны җыюга һәм популярлаштыруга да зур әһәмият бирә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә онытылыбрак торган халык җырлары яңадан җырлана башлый.

    Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Ул - "Гөлмәрьям", "Очрашу җыры", "Идел буе каеннары" кебек үзенчәлекле ритмик көйләрнең авторы. Легендар якташыбыз репертуарында татар халык җырлары, классик әсәрләр (арияләр, романслар) һәм заманча татар эстрадасы җырлары белән беррәттән казах, үзбәк, әзербәйҗан, каракалпак, башкорт милли музыка әсәрләре дә бар.

    Илһам ага Шакиров - ул чын мәгънәсендә легенда, мәшһүр татар җырчысы, татар халкының горурлыгы, халкыбызның рухи илһам чишмәсе. Бу исем аңа юкка гына бирелмәгәндер. Аның исеме дә илһам чыганагы. Гасырлардан - гасырларга, буыннардан - буыннарга ядкарь булып барырлык халкыбызның күңел көзгесе.

    Безнең районда да Илһам Шакиров иҗатына гашыйк кешеләребез, иң сөенечлесе, яшьләребез бар. Аның башкаруындагы "Кайткан чакта Сарман буйларына", "Әдрән диңгез", "Китмә, сандугач", "Ак калфак" һәм башка шундый үзәккә үтеп керерлек моңлы җырларын тыңларга һәм җырларга ярата Алексеевскиның беренче мәктәбенең 11Б сыйныф укучысы Зәринә Хәлилова.

    Казан федераль университеты үткәргән күренекле галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XI Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе быел мәшһүр татар җырчысы - моң сандугачыбыз Илһам Шакиров иҗатына багышланган иде. Анда төрле фәннәр буенча 10 юнәлештә эш тәкъдим ителде. Районыбызның күп кенә укытучылары, укучылары фәнни хезмәтләре белән көчләрен сынап карадылар.

    Без дә укучым Зәринә белән катнашырга уйладык. Сайлап алган номинациябез Илһам ага Шакировның иҗаты буенча үзенә күрә бер тәкъдир итү иде. Бу номинациягә Татарстаныбызның төрле төбәкләреннән 78 эш килгән булып чыкты. Сайлап алу турына үткән эшләр арасында Зәринәнең дә иҗат җимеше бар иде. Ниһаять, 27 февральдә сайлап алу турына үткән укучылар фәнни җитәкчеләре белән мәркәзебезнең 14 нче гимназиясенә чакырылдык. Районыбыздан 4 укытучы, 2 укучы бардык.

    Конференцияне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәт ачып җибәрде. Ул Илһам Шакиров репертуарыннан "Кара урман" җырын башкарды һәм мәшһүр артистыбыз турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Чыгышны шул ук мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция белән баеттылар.

    Әлеге конференцияне оештыручыларның чыгышлары һәрберебезне таң калдырды. Татар халкының "Ак калфак"ы, "Кара урман"ы нәрсә аңлатканын да белдек. Җиңүче укытучыларыбызга дипломнар да тапшырылды.

    Сайлап алу турына үзләренең методик эшкәртмәләре белән районыбыз укытучылары да үтте. Болар - "Татар моңына маяк куйган шәхес" исемле методик эшкәртмәсе белән 2 нче Алексеевск мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Антонида Васильева, "Ай янында якты йолдыз - Илһам ага Шакиров" исемле сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе белән Родники мәктәбеннән Рәмзия Рәхмәтуллина, Юеш Көрнәледән биология укытучысы Галина Хәйбуллина, аның укучысы Дарья Толокнова күбәләкләр коллекциясе белән чыгыш ясадылар. Югарыда санап кителгән катнашучыларыбыз сертификатлар алдылар. Илһам Шакиров иҗатына багышланган шул конференция кысаларында үткәрелгән олимпиадада катнашып, Рәмзия Рәхмәтуллина III дәрәҗә дипломга лаек булды.

    Илһам ага Шакиров иҗатын киң яктырткан тәкъдир итүе белән безнең Зәринәбез фән кандидатлары, доцентлардан торган жюри әгъзаларын да таң калдырды. Үзенең моңлы аһәңле тавышы белән "Ак калфак" җырын башкарганда залда утыручылар илаһи моң дәрьясында тирбәлделәр. Ә ахырдан ул бөтен залны күтәреп, Илһам Шакиров башкаруында "Туган тел" җырын җырлатты. Нәтиҗәдә Зәринәбез абсолют җиңүче булып беренче урынны яулады.

    Зәринә Хәлиловага укуында зурдан-зур уңышларга ирешүен, бердәм дәүләт имтиханнарын иң яхшы билгеләргә тапшырып, үзе теләгән уку йортына укырга керүен, моңлы тавышын, шәфкатьлелеген, зирәклеген беркайчан да югалтмавын, әти-әнисенең генә горурлыгы булып калмыйча, халкыбызның ак калфаклы данлы кызы булып Татар дөньясында дәрәҗәле үрләр яулавын теләп калабыз!!!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: