Заря
  • Рус Тат
  • Эзләнү, табу һәм ачышлар заманы

    Рәсми календарьда әлегә эзләп табып булмый торган тыйнак, дата шулай да күп кенә алексеевскилыларны битараф калдырмый: 6 ноябрьдә Алексеевск район музее үзенең беренче юбилеен билгеләп үтәчәк. Музейга һәркемгә таныш туган якны өйрәнүче, сугыш ветераны В. И. Абрамов 25 ел элек нигез салган. Тик бу тарих элегрәк 50нче еллар ахыры-60нчы еллар...

    Рәсми календарьда әлегә эзләп табып булмый торган тыйнак, дата шулай да күп кенә алексеевскилыларны битараф калдырмый: 6 ноябрьдә Алексеевск район музее үзенең беренче юбилеен билгеләп үтәчәк.

    Музейга һәркемгә таныш туган якны өйрәнүче, сугыш ветераны В. И. Абрамов 25 ел элек нигез салган. Тик бу тарих элегрәк 50нче еллар ахыры-60нчы еллар башында башлана, ул вакытта яшь укытучы, Кыркүл, аннан Лебяжье мәктәбе директоры Виталий Ивановичның кулына элекке заманнарның әһәмиятле беренче дәлиле килеп эләгә, табигате буенча тикшерүче илебез өчен мөһим ХХ гасыр башларындагы вакыйгалар шаһитлары белән очраша. Шулай итеп, укытучылар һәм укучыларның актив катнашында 1964 елда Алексеевск урта мәктәбендә музей ачыла. Ул чын эзләнү һәм батырлык, күп кенә балалар өчен тормыш мәктәбенә әйләнә.
    1975 елда, Виталий Иванович лаеклы ялга киткәч, өйрәнүләр белән шөгыльләнү эше тына. Тик туган якны өйрәнүченең йөрәгендә генә музей чаткылары сүнми. Ул яңадан коллекцияләр җыя башлый. Ә 1987 елның 6 ноябрендә район хакимияте башлыгы Алексей Иванович Демидов ярдәме белән Үзәк китапханәнең ике бүлмәсендә революцион, сугышчан һәм хезмәт даны музее ачыла, анда тикшерү эше буенча туган якны өйрәнүченең фикердәше Петр Иванович Куденцов зур эш башкара. Экспозицияне дуслары, хезмәттәшләре, якташлары үз куллары белән төзиләр. Аларның иң тугрылыклылары-Петр Ивановичтан соң күзәтеп торучы булган Михаил Васильевич Богомолов, бүгенге көнгә кадәр музейга чын күңелен биргән Әсхәт Харис улы Мортазин, үз куллары белән музей витриналарын ясаган Павел Алексеевич Просвиров, рәссам Алексей Николаевич Ильмушкин, фотограф Сергей Владимирович Тарсуков, беренче елларда да, хәзер дә музейга ярдәм итүче Павел Константинович Макаров, Фёдор Михайлович Марусин, Михаил Ильич Первушин һәм күп кенә башкалар.
    Тыйнак музей зур гына белем бирү һәм тәрбия эшен алып барды. Беренче елларда-җәмәгать башлангычларында, ә 1992 елдан - яңа район тарихи- туган якны өйрәнү музее исемен алып, Татарстан Республикасы берләшкән Дәүләт музее составында.
    1996 елда Виталий Иванович Абрамов җитәкчелекне яңа мөдиргә тапшырды, ә үзе гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның турында кайгыртып, музей советын җитәкләде. Ә музей исә китапханәнең яңа мәйданнарын биләп, үсүен һәм киңәюен дәвам иттерде. 1999 елда халык депутатларының район Советы президиумы карары белән ул "Туган як музее"дигән исем алды. Музейга яңа караучы, соңрак фондларны саклаучы Татьяна Николаевна Харитонова күп гомерен һәм көч-куәтен бирде. Кечкенә һәм ипле коллектив ел саен үз эшчән-легенең күп юнәлешләре буенча уңышларга иреште. Ә 2005 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты булып,"Елның иң яхшы музее" Дипломы белән бүләкләнде. Мондый музейга китапханәдә күптән инде урын кысан иде.
    Ниһаять, аның тормышын тамырдан үзгәрткән 2008 ел килде. Район башлыгы Владимир Константинович Козонков карары һәм аның турыдан- туры катнашы белән музей аерым бинага күчте. Музей хезмәткәрләре көче белән һәм Казан белгечләре К.Руденко, С. Матвеев, М.Новикова, М.Ледяева, О. Гасимов катнашында Алексеевск төбәгенең бай тарихын һәм үзенчәлекле мәдәниятен үзенчә чагылдыра алган заманча экспозиция төзелде. Музейның бердәм коллективы бик кызыклы эш алып бара, ә яңа экспозиция һәм бик тә мөһим нәрсә - музейдагы иҗади, яхшы халәт бирегә килүчеләрнең барысына да: балалар бакчасына йөрүче нарасыйлардан һәм мәктәп укучыларыннан алып, республика башкаласыннан һәм Россиянең күп шәһәрләреннән югары делегациягә һәм еш кына чит илдән дә килүче кунакларга да ошый.
    2008 елдан алып музей үзенә нигез салган Виталий Иванович Абрамов исемен йөртә. 25 ел эчендә күп кенә алексеевскилыларның булышлыгы аркасында без 13 мең экспонат тупладык. Дөресен әйткәндә, безгә хәзер әлеге иркен диварлар да кечерәк булып тоела башлады. Әмма һөнәри тәҗрибә шуңа ишарәли: теләк булганда музейны киңлеккә генә түгел, югарыга да үстереп була. Килер бер көн, Туган якны өйрәнү музее кояшка таба тагын бер катка өскә күтәрелер, дип ышанасы килә. Шул чакта район туган якны өйрәнү эшен үстерүдә яңа чор башланачак. Әмма бусы инде бөтенләй башка вакыйга... Юбилей белән сезне!

    Любовь Абрамова, Туган як музее директоры

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: