Заря
  • Рус Тат
  • Кәгазьдән матурлык тудыручы

    Ходай биргән сәләтеңне ничек кенә яшерергә тырышсаң да, кайчан булса да барыбер калкып чыга ул. Бүгенге тормышыбыз булдыклылар белән матур. Оста кулда һөнәр бар, дип юкка гына әйтелмидер халык мәкалендә. Татар халкы электән үк кул эше осталары белән дан тоткан. Языласы мәкаләмнең герое да - үз куллары белән матурлык тудырырга...

    Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, кул эшләренә өйрәтү, гореф-гадәтләрне белү, аларны саклау буенча тиешле төшенчәләрне аңлату укытучыга тапшырылган әманәттәй изге бурыч ул. Үзеңдә булган белемне, тәүфыйк һәм иманны балаларга бирү - укытучының төп максаты. Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек. Әмма шу­ңа да карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Элегрәк Фәридә ханым бәйләү ягыннан безне гаҗәпләндерсә, хәзер матурлык тудыру, газета битләреннән төрле әйберләр үрүнең яңадан-яңа ысулларын үзләштерә. Ул төрле техникаларны кулланып эшләргә ярата. Бер урында гына тукталып тормыйча, гел алга, яңалыкка омтыла. Эшләгән һәрбер эшен яратып, бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара. Җан теләгән эш белән шөгыльләнүне бездә "хобби" диләр. Һәм аның белән кайда да булса акча эшләгәннән соң калган вакытта гына шөгыльләнәләр. Әгәр һәркем гомере буе "хоббие" белән генә шөгыльләнсә, тормыш күпкә файдалырак, тәртиплерәк булыр иде.


    Бүгенге көндә ул эшне курыкмыйча, дөрес башкарырга, оештырырга бар осталыгын бирә. Технология дәресләре - 5-8 сыйныф укучыларының көтеп алган, иң яраткан сәгатьләре. Технология ул коры фән - дәрес кенә түгел, укытучы аңа бөтен җан җылысын, сәләтен салган, могҗизалар дөньясына әверелдергән. Үзенең укучыларын бу төргә - кәгазь көпшәләреннән үрү техникасына тартырга тырыша, аларны киләчәктә тал чыбыгыннан үрүчеләр итеп күз алдына китерә. Төрле район, республикакүләм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Беренче чиратта бу эшләр балаларга зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек, матурлыкны, тирә-як белән гармониялелекне тәрбияли һәм тоя белергә өйрәтә. Әнә шундый талант иясе, мөлаем остазлары булу белән бәхетле, бик бәхетле дә инде аның укучылары.


    Сезне шушы шөгыльгә нәрсә этәрде дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:


    - Мәктәп системасында эшләгәч, балаларны нәрсә белән булса да кызыксындырырга кирәк бит. Минем максатым - дәресемне кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үткәрү. Бу эшкә күбрәк егетләрне тартырга тырышам. Хәзер теләге булган кешегә интернет челтәрендә барысы да күрсәтелгән. Бары тик теләк кенә кирәк.


    Фәридә ханым төрле милләт - татар, рус, керәшен курчакларын иҗат иткән. Хәзергесе вакытта башкорт, чуаш курчакларын ясау өстендә эшли. Аның өенә килеп керсәң, нур бөркелә, гөлләр арасында тегермән утырып тора, курчаклар, велосипед, машина, кораб дисеңме, хәтта гөл савытларына кадәр үрелгән. Болар барысы да аның иҗат җимешләре. Нәтиҗәдә сокланырга һәм истә калдырырга мәҗбүр итә торган матурлык туа. "Бу минем хоббием дисәк тә ялгыш булмас. Мин башта кәгазьдән тасмалар кисеп, көпшәләр ясыйм. Шушы көпшәләрдән төрле әйберләр тудырам. Аны үрүе берни түгел, соңыннан бөтен нечкәлекләренә кадәр ясап бетерүе генә четерекле. Бу эш сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Ләкин шулай булса да, аның белән шөгыльләнү миңа ошый. Кызыксынып эшлим, шушы кул эшеннән тәм табам", - ди Фәридә апа. Әмма Фәридә ханым үз шөгылен ташларга җыенмый, киресенчә, бу юнәлештә камилләшә генә бара. Аның шушы әйберләреннән җылылык, хатын-кыз нәфислеге бөркелә. Аның курчаклары һәм башка ясаган әйберләре беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Алар чынлап та зәвыклы итеп эшләнгән. Бу матурлыкка сокланып бетеп булмый. Кулы һөнәр белгән хатын-кыз хәзинәгә тиң, ул менә дигән әни, дәү әни һәм яраткан тормыш иптәше дә.


    Бу курчак-сыннарга карыйсың да, аерыла алмый торасың. Гүя, җанлы алар. Халкыбызның йөз-кыяфәте, яшәү рәвеше чагылган бу курчаклар ерак дәверләрдән безгә дәшәләр сыман, алар хәтерне уяталар, күңелләргә матурлык өстиләр. Кешеләрдә зәвык тәрбияләү, рухи байлыгыбызны барлауда никадәр зур әһәмияткә ия бу эшләнмәләр.


    Кыскасы, уку-укытуда да, балалардан чын мәгъ­нәсендә оста куллар ясау­да да уңышлар юлдаш булсын Фәридә ханымга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: