Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск укучыларының ата-аналары рус теленнән ничек имтихан тапшырдылар

    Район мәктәпләренең булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти- әниләре йомгаклау имтиханнарының атмосферасын үз җилкәләрендә тойдылар-алар БДИ тапшырып карадылар.

    Мине бу чарага журналист сыйфатында гына чакырмадылар. Оештыручылар миңа иртәгеге чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары белән имтихан сынавын узарга тәкъдим иттеләр.

    Чакыру кабул ителде, өстәвенә, бөек һәм көчле телемдә үз белемемдә шикләнмәдем. Мин кызык өчен БДИның онлайн тестын узарга булдым. Мәктәп программасы курсыннан биремнәргә исәп тотып, мин, мәсәлән, тексттагы хаталарны төзәтергә, тыныш билгеләрен дөрес итеп куярга булыр, дип көттем. Ә юк шул, болар урынына экранда минем хәтеремдә бернәрсә белән дә истә калмаган сүзләр бар: оксюморон, анафора, профсоюз... бераз паникада булып, булачак БДИда хурлыкка калырга теләмичә, мин, тиз-тиз Википедиягә язып карадым. Ун минутлык турның хәлне төзәтмәячәген аңлап, бераз борчу, курку хисләре белән ата-аналар өчен БДИга юл тоттым. Икенче сыйныфта укучы улым: “Әни, борчылма, начар тапшырсаң да, бу бернәрсәгә дә йогынты ясамаячак. Мәктәпне тәмамладың бит инде…”, дип тынычландырды.

    Имтихан тапшыру пунктына килгәч, БДИ өчен мин генә борчылмавым ачыкланды: әти-әниләр, онытылып беткән кагыйдәләрне кабатлап, беркем белән дә сөйләшмичә утыралар. Сүз уңаеннан, бу көнне берничә җитәкче, шулай ук берничә депутат та имтихан тапшырды.

    Процедура башланды. Безгә үзебез белән сыйныфка тышсыз гына паспорт һәм зур булмаган шешәдә су гына алып керергә рөхсәт иттеләр. Теоретик экскурсиядән соң без барыбыз да металл эзләгеч аша узарга тиеш идек, ул металлы каеш, колак алка, аяк киемнәрендәге замокларга да чыңлап куя. Кабинетка мендек, «очраклы» утырту планы нигезендә бүленеп утырдык. Сүз уңаенда, балалар имтиханда нинди урыннарга утырачакларын белми. Аны компьютер билгели, һәр имтихан тапшыручыга номерны ул бирә. Шулай итеп, без күрсәтелгән урыннарга урнаштык. Ярты сәгатьтән артык безгә бланкны ничек дөрес тутырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Инде бу минуттан ук уйларым чуала башладылар, хәтта уч төпләрем тирләп чыкты. Имтихан мохите бөтен кешене биләп

    алды. Бланклар белән танышканнан соң, биремнәрне түземсезлек белән көттем. Биредә оештыручылар, әлбәттә, безнең хәлгә кереп гадәттәге БДИдагы 19 бирем урынына өч биремне генә үтәргә тәкъдим итте. Сынауның берсе - инша язу иде, моның өчен мин борчылмадым, инша язу- минем ипием. Алдагы ике бирем белән катлаулырак иде. Һәм, әгәр текстны интерпретацияләүне мин бик тиз башкарсам, текстта афоризмны эзләү белән - ничектер хәлләр озакка сузылды. Дөресен генә әйткәндә, бу биремне мин алда утырган иптәшемнән күчердем.

    Ул белеме буенча филолог һәм, мөгаен, дөрес җавапны беләдер. Кыска сораулардан соң инша язу вакыты җитте. Нәрсә өчендер белмим, әмма безнең аудиториядә җыелган кешеләрнең күбесе бу биремне иң катлаулысы дип санады. Минем өчен кәгазьдә үз фикерләремне кулдан язуы иде. Кулдан 150 сүз язу - менә бу сынау. Текстны клавишаларда җыярга ияләшеп, бармаклар кәгазь битендә чиста итеп язуга каршы булды, ә почерк һәр җөмләне язган саен җайлана башлады, кулым өйрәнде. Финал. Тагын бер кат үз җавапларымны тикшереп, эшемне тапшырдым.

    Җыелган ата-аналар, бертавыштан, җиңел булмады, дигән фикердә хис-кичерешләре белән уртаклаша башладылар.

    Кабатлап әйтәм, реаль имтиханнан аермалы буларак, укучылар 18 пунктка җавап бирәләр һәм инша язалар, бүген сыналучыларга өч бирем генә тәкъдим ителде. Әмма бу биремнәр -безгә БДИда катнашучыларга мәктәп елларының артта калуын, ә белемнәребезне яңартырга кирәк булуын аңлатты. Әмма башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Симашева билгеләп үткәнчә, «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясенең максаты белемнәрне тикшерү түгел, ә имтихан тапшыру шартларын бәяләү иде. Моның өчен катнашучыларга металл эзләгеч аша узарга, телефоннарны ике сәгатькә тапшырырга, утырту шартлары белән танышырга, имтихан үтү кагыйдәләрен тыңларга һәм шуннан соң гына биремнәрне үтәргә керешергә тәкъдим иттеләр.

    Һәм, гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акциядә катнашучыларның барысы да борчуны җиңеп чыга алса да, имтихан биремнәре барысына да җиңел бирелмәде. Видеокүзәтү камералары дөрес җавапларны эзләү теләген юк итте, алар, сүз уңаеннан, сурәтне генә түгел, тавышны да яза. Оештыручылар катнашучыларның сорауларына компетентлы итеп җавап бирделәр.

    Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Вера Егорова билгеләп үткәнчә, БДИны оештыручыларның төп бурычларыннан берсе - имтихан вакытында укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру: БДИ тапшыру кабинетлары кояштан саклаучы өстәмә пәрдәләр белән җиһазландырылган, бүлмәләрдә кулер куелган, ә күзәтүчеләр регламент кысаларында укучыларда килеп туган сорауларга җавап бирергә әзер.

    Рус теленнән БДИны язып, мин нинди нәтиҗә ясадым. Әйе, имтихан - ул стресс. Әмма мин соңгы мәктәп имтиханымны 2004 елда тапшырдым, ул вакытта БДИ форматы кертелергә генә күздә тотыла иде һәм минем өчен видеокүзәтү камералары астында БДИ язу гадәти түгел. Әмма безнең балалар мондый форматка әзер. Һәм алар кайчагында без - өлкәннәр белән чагыштырганда азрак борчылалар. Сынау имтиханнары, йомгаклау иншалары аларга бу хәлгә күнегергә һәм имтихан көнендә стрессны җиңәргә ярдәм итә. Ата-аналарга шуны искәртеп узасым килә, иң мөһиме балаларыгыз: беренчедән - сәламәт, икенчедән - бәхетле булсыннар, моннан да зуррак бәхет юк. Ә билге - ул бары тик билге генә, аларны төзәтергә мөмкин. Ак юллар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: