Заря
  • Рус Тат
  • Авылда – зур бәйрәм

    Тукай безнең йөрәкләрдә ...Яздан аерып булмый Тукайны, Язда килгән, язда ул янган. Язы, киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югалмасын дөньядан. (Р. Фәйзуллин)

    Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп килгән яз ае - апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Хәзерге вакытта Алексеевск районы буенча аңа багышланган "Тукай язы" исемле акция атлый. Район мәдәни-күңел ачу учреждениеләрендә сөекле шагыйребезнең тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла, 23 апрельдә Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йортында да Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее көнен билгеләп үтү уңаеннан "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дип аталган зур әдәби-музыкаль кичә булып узды.

    - Чара Наилә Арсланова башкаруында "Туган авыл" җыры белән башланып китте, - дип яза әлеге чараның сценарий авторы, бәйрәмне югары дәрәҗәдә алып барган Диләрә Сибатова. - Бәйрәмгә Урманасты Шонталысы бию коллективының "Шүрәле һәм Былтыр" биюе, фольклор коллективлары һәм ансамбльләре чыгышлары, сәхнәләштереп күрсәтелгән "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләре һ.б.лар ямь өстенә ямь өстәде.

    Г. Тукай - чын халык шагыйре. Ул үз халкына, аның гореф-гадәтләренә, теленә һәм мәдәниятенә тирән ихтирам белән карады. Аның "Сөй халыкны, сөй гомерне, сөй халыкың дөньясын!" дип әйткән сүзләре туган халкына чиксез хөрмәтен чагылдыра. Шундый девиз белән эшләп килүче Коры Көрнәле авылыннан «Алтын ай», Урта Тигәнәледән"Ак калфак", Зур Тигәнәледән "Хыял" фольклор төркемнәре чыгышлары һәммәбезне дә таң калдырды. Бу төркемнәрдә катнашучы апаларга исәнлек-саулык, киләчәктә зур иҗади уңышлар теләп калабыз.

    Габдула Тукай кечкенәдән үк халыкның моң-зарын ишетеп үскән нечкә күңелле, зирәк акыллы бала була, шагыйрь булгач, аларны үз сазына салып җырлый. Халык көйләрен бик яратып тыңлый ул. Югары Майнадан Ксения Хәбибуллина башкаруында "Тибрәнә җыр күңелдә", Рамилә Хатыйпова башкаруында "Син - минем сагышларым", Кр.Бараннан Дима Барановның "Театр"ы, Юеш Көрнәле кызлары башкаруында "Сандугач" исемле җыр-моңнары бик зур тәэсирләр калдырды.

    "Күпме шигырьләргә

    сокландым мин,

    Күңелемә күчте ялкыны.

    Ә шулай да синең, Тукай

    ага,

    Шигырьләрең иң-иң

    якыны",

    - дип Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен оста-сәнгатьле итеп сөйләделәр Түбән Тигәнәле авылыннан Камил Сәхәбетдинов белән Айнур Гыйльметдинов. Ә инде бертуган Айзилә белән Алсу Мәүлетоваларның "Бала белән күбәләк" шигъри композициясе тамашачыларда елмаю катыш соклану тудырды. Аларны тамашачылар алкышларга күмделәр.

    Шулай ук Кр.Бараннан Аня Баранова, Дима Баранов, Валерия Зайцева, Зур Тигәнәледән Нәргиз, Югары Майнадан Ксения Хәбибуллина, Урманасты Шонталысыннан Фәнил Вәлиевнең чыгышлары да тамашачыларга ошады.

    "...Мә,Тукай, ал, тот

    кулымны!

    Дустың әрнеп җыр яза,

    Сагынып илнең зур

    шагыйрен

    Җырлый-җырлый

    моңлана.

    Бәйрәмебезгә үзешчән авторлар Габдулла Тукайга багышлап үзләре язган әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Түбән Тигәнәле авылыннан Гөлүсә Сибатова - "Тукайга мәдхия", Кыр Шонталысыннан Сәхлия апа Җиһаншина "Тукай турында уйланулар", Зур Тигәнәледән Рәзилә Хәйбуллина "Балачагым хыялы", Коры Көрнәледән Зөһрәбикә Гыймадиева "Юбилей уңаеннан" дигән шигырьләре белән шагыйрьнең һәр татар күңелендә мәңгелек икәнен расладылар.

    Бәйрәм күмәкләшеп зал белән бергә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

    Авылдашлар һәм бәйрәмдә катнашучылар шундый затлы бәйрәм оештырганнары, истәлекле бүләкләр тапшырганнары, мул итеп чәй өстәле әзерләргә булышканнары өчен район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр.

    - Шундый матур бәйрәмнәр телебезне, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә булыша, - дип бәйрәмгә йомгак ясады район мәдәният йортының методик кабинеты җитәкчесе Рәфидә Гатина. - Татарча мондый чаралар еш үткәрелгәнлектән, татар авыллары коллективлары бик матур, профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясарга өйрәнделәр. Бик затлы номерлар алып киләләр, бер-берсен уздырырга тырышып, андый чараларга бик зур әзерлек эшләре алып баралар. Образларга туры китереп, киемнәрне дә үз акчаларына үзләре тегәләр. Балалар да бик әйбәт әзерләнгән иделәр. Алар нинди образга кереп уйнасалар, шул образларны ачып бирүче киемнәр кигән иделәр. Тукайның тормышыннан алынган кадрлар һәм аның шигырьләренә төшерелгән мультфильмнар слайдларда күрсәтеп барылды. Чарада катнашмаган балалар да Тукай чоры балалары кебек киенгән иделәр. Бу да сокландырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: