Заря
  • Рус Тат
  • “Бал корты”нда бәйрәм

    Шушы көннәрдә район үзәгенең 6нчы "Бал корты" балалар бакчасында (җитәкчесе Надежда Тарасова) "Туган тел атналыгы" булып узды. Ул "Без татарча сөйләшәбез" акцияләре кысаларында "Нәүрүз" бәйрәмен дә үз эченә алды.

    Бәйрәм Татарстан Гимны белән башланып китте. Зурлар һәм урта яшь төркеменә йөрүче урыс телле балалар яз турында күмәкләшеп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, татар халык биюләрен башкардылар. Алып баручылар Венера Халикова белән Резидә Исламованың рус балалары белән татар телендә шундый матур бәйрәм оештыруларына сокланып бетәрлек түгел иде. Аларның рус балаларын татарча өйрәтү өчен күпме тырышлык куюлары, күпме көч түгүләре таң калдырды…

    Менә балалар шулай ук татар телендә Яз хуҗасы - Нәүрүзбикәне чакырдылар. Нәкъ менә яз рухына туры китереп киенгән Нәүрүзбикә (тәрбияче Ләлә Фатыйхова) килеп чыкты. Ул балаларны бәйрәм белән котлады һәм аларга исәнлек-саулык теләде. Нәүрүзбикә балаларны халкыбызның борынгы уеннары, Сабантуй ярышларында гына була торган кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү, "Яулык" уеннарына җәлеп итте. Татар халык көе яңгырап торды, балалар барысы да активлар, уеннарда барысының да катнашасы килә. Аннары Нәүрүзбикә, балалар белән саубуллашып, китеп барды. Балалар бертавыштан аның артыннан "Сау булыгыз!" - дип кычкырып калдылар.

    Кыскасы, рус балалары татарча уйнадылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. "Нәүрүз"нең нәрсә икәнлеген белделәр, язның килүен якты кояшка, чәчәкләргә тиңләделәр.

    - Бу бәйрәмгә без бер атна эчендә әзерләнеп беттек, - ди әлеге балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Венера Якупова. - Бәйрәмне сөекле шагыйребез, классик татар поэзиясенә нигез салган Габдулла Тукайның туган көненә, "Туган тел атналыгы", "Мин татарча сөйләшәм" акцияләренә туры китереп әзерләдек. Һәрбер төркем атна буена төрле чаралар үткәрде, күргәзмәләр тулыланды, матур аппликацияләр, рәсемнәр, әкият геройларыннан композицияләр ясалды. Кечкенә генә булса да, милли музеебыз тагын күбрәк кечкенә кунакларны кабул итте, аларны халкыбызның борынгы киемнәре, йолалары белән таныштырды.

    Шуннан соң Венера Тәлгат кызы балалар бакчасын күрсәтеп йөрде. Һәр төркемнең үз кул эшләре күргәзмәләре, мәсәлән, "Безнең казанышларыбыз", "Тылсымлы конструкторлаштыру дөньясы" күргәзмәләре әзерләнгән. Аларда ата- аналар белән балалар тәрбиячеләр ярдәмендә бик матур итеп әкият геройларын, элек читекләргә төшерелгән татар халык орнаментларын, кызыклы- кызыклы рәсемнәр, аппликацияләр, тозлы камырдан өчпочмаклар, бәлешләр, чәк-чәкләр, тагын әллә нәрсәләр, балчыктан эреле-ваклы уенчыклар ясап бетергәннәр. Татар халкының да, рус халкының да классик шагыйрьләре һәм язучыларының китапларына, мәсәлән, Г.Тукай белән А.Пушкинның әсәрләренә багышланган стендлар, "Бала белән күбәләк" әкиятенә композицияләр ясаганнар. Бу композицияләрне һәр төркем күп итеп эшләгән. Иң нәни төркемнәрдә дә искиткеч "Самавыр янында чәй эчү", Г. Тукай, татар һәм рус халык ашлары почмаклары ясап куелган. Анда курчак әби белән бабай чәй эчеп утыралар. Өстәлгә тозлы камырдан ясалган тәмле ризыклар куелган.

    - Гомумән, ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирәбез, - дип сүзен дәвам иттерә Венера Тәлгат кызы. - Бөтен күргәзмәләргә ата-аналар бик теләп үзләренең кул хезмәтләрен куялар, актив катнашалар. Теләктәшлекләре өчен без әти-әниләргә бик рәхмәтле.

    Бакчада төрле чаралар дәвам итә. Кыскасы, биредә һәр нәрсәдә миллилек чагыла, милли рух хөкем сөрә. Балалар өчен бөтен шартлар тудырылган. Балалар да, ата- аналар да балаларының бу бакчага йөрүләренә бик канәгатьләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: