Заря
  • Рус Тат
  • Туган як тарихын өйрәнүчеләр берләшә

    2016 елның 13 февралендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Казан" мили-мәдәният үзәгендә Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенын уздырды.

    Бу җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән 150 дән артык делегат катнашты. Алексеевск муниципаль районыннан да форумга вәкилләр чакырылган иде. Болар - тарихчы, туган як тарихы буенча китаплар авторы Бәдертдин Шәйхетдинов, С. Баттал исемендәге Зур Тигәнәле авылы туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Зарипова һәм Шәмә тулы булмаган урта белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Ольга Константинова. Бу хакта Бәдертдин Шәйхетдинов менә ниләр язып җибәргән:

    - Соңгы арада республикада төбәк тарихын өйрәнү буенча шактый эш башкарылды.Төбәк тарихын өйрәнүче энтузиастлар көче белән авыллар һәм шәһәрләр тарихына багышланган күп кенә китаплар һәм төбәк тарихын өйрәнү характерында аерым районнар буенча төрле төрдәге энциклопедик басмалар, белешмәләр нәшер ителде. Республика төбәк тарихын өйрәнүдә мөһим адым ясалды, дип әйтеп үтелде җыелышта. Җыен үткәрү залларында авыл тарихлары буенча олы-олы стенд-күргәзмәләр оештырылган иде. Җыенга алексеевскилылар да буш кул белән бармадылар, әлбәттә. Форумга "Алексеевский район. История и современность", "На Камских берегах", "Тигәнәле - туган җирем", "Олы юлда - Олы Тигәнәле", "Повествование о Шаме" һәм районыбыз тарихына багышланып, соңгы ун-унбиш еллар эчендә нәшер ителгән китаплар тәкъдим ителде. Җыенда мәртәбәле тарих галимнәре чыгыш ясады. "Илебездә 4300 татар авылы исәпләнә, ә күпмесе юкка чыккан, аларның барысын да өйрәнергә кирәк. Татарстандагы салалар тарихын өйрәнгәндә, татар гына түгел, ә бөтен милләтләрнең авыллар тарихын язу да мәҗбүри", - дип ассызыклады тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

    Форум быел көз Татарстанда Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр съездына әзерлек кысаларында барды. "Аның нәтиҗәсе буларак, Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятен төзү күздә тотыла. Әлеге иҗтимагый оешма Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләячәк. 2016 елда14 муниципаль район, 7 шәһәр, 7 шәһәр тибындагы бистә, 1056 авыл һ.б тасвирламасы булган энциклопедиянең беренче томы тәмамланачак", - дип әйтеп үтелде.

    Сүз һәрбер районда туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятьләрен булдыру турында да алып барылды. Җыен үзенең резолюциясен кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: